Фронтның алгы сызыгындагы япан кырда аңкы-миңке хәлдә кар өстендә яткан пулеметчы Хәйрулла Акмаловны канэчкеч фашистларның явыз овчаркалары, «һау-һаулап» өреп, аңына китерде.
Акай күзле немец солдаты аның яралы аягына дагалы итеге белән китереп типкәч, егетнең күзеннән очкыннар сибелеште. Аны йөк машинасы кузовына утын төягәндәге сыман болгап аттылар. Әсирлектән газаплырак үлем генә бардыр. Җәһәннәмгә тиң Освенцим концлагеренда яшәү белән үлем арасында тартышып, коточкыч михнәтләр чикте ул. Сугыш бетәр алдыннан совет солдатлары азат ителсә дә, егеткә бәхет елмаймады.
Тоткынлыктан котылганда чыкмаган җаны гына калган, яңаклары суырылып, күзләре эчкә баткан, тәнендә карга чукып алырлык ите булмаган, яралары төзәлмәгәнгә күрә, бөтен гәүдәсе әрнеп сызланган 25 яшьлек егетне, илен саткан хаинга тиңләп, трибунал каршына бастырып, кырыс хөкем иттеләр. Тугыз ел срок чәпәп, зәмһәрир салкын котыпка – Колымага олактырдылар. 1953 елда амнистиягә эләкте. Кансыз НКВД офицерлары, усал төрмә сакчылары күрсәткән тәмуг газапларыннан котылгач та, туган җиренә – кояшлы Үзбәкстанына, әти-әнисе янына кайтырга рөхсәт итмәделәр.
Аптыраганнан Тау ягының Кошкай авылына, әтисенең туганнан туганнарына кайтып егылды ул. Кочак җәеп каршы алмасалар да, сыендырдылар. Сугыштан соң ир затларына, аеруча белгечләргә кытлык зурдан иде. Азрак тернәкләнгәч, Мөрем авылындагы МТСка тракторчылар бригадиры булып урнашты. Эшчән авыл кызы Әнисә белән гаилә корып, йорт-җир җиткезеп, тыныч кына яши башладылар. Бер-бер артлы өч кызлары туды. Тамаклары тук, эше көйле, өе ямьле, гаиләсе имин, күңеле тыныч иде.
Яңа ел алдыннан МТСның еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Иртә яздан кара көзгәчә басуларда баш күтәрми эшләгән механизаторларга сугыштан соңгы чорда беренче мәртәбә уч тутырып алырлык хезмәт хакы исәпләнде. Ниһаять, тормышлар рәтләнеп, үз эзенә төшә башлады, дип сөенештеләр.
Бригадир Хәйрулла, үзе яшәгән Кошкайда һәм тирә-күрше салаларда көн итүче тракторчыларга өләшәсе шактый зур суммадагы акчаны хатыны тегеп биргән брезент сумкасына тутырып, кошевкасына чыгып утырды. Малкаена ара-тирә сызгыргалап, борын астыннан күңелле җырлар көйли-көйли, чанага түшәлгән печәнгә кырын ятып, авылга таба җилдерде. Әтиләреннән «куян күчтәнәче» көтеп торучы сөекле кызларын, сөйкемле бичәсен сөендерергә ниятләп, ир кибет каршысына килеп туктады. Дилбегәне баганага бәйләде.
Чанадагы печәннән дәү сумканы тартып чыгарды. Сәмәннең үзенә тиешлесен санап алып, кесәсенә салды. Риясыз ир, акча тулы букчаны кибеткә күтәреп кермәде, аны-моны уйлап тормыйча, чана башындагы печәнгә күмеп куйды. Кемдер читтән генә үзен күзәтеп торадыр дигән уй башына килмәде. Кибеттә тәм-томнан тыш, бер «урыс малае» сатып алды, урамга чыгуга, шешә авызыннан гына голдыратып эчеп җибәрде. Эченә җылы керде, дөньясы түгәрәкләнде, сөенечтән күңеле мәтәлчек ата башлады. Урамга чыккач, толыбына төренеп, чанага сузылып ятты. Әллә аруы җиткән иде, әллә ач карынга кабымлыксыз йотылган шайтан суы үзенекен итте, ир изрәп төште һәм әвен базына чумды. Акыллы мал – Юртышкай хуҗаны исән-имин өенә алып кайтып җиткерде. Әнисә, салмыш ирен көч-хәлгә алып кереп, чишендереп урынга яткырды. Атны тугарып, алдына печән салды.
Хәйрулла бер букча акчаның югалганын икенче көнне генә белеп алды. «Әнисе, салып кайтуымны өнәмичә, сумканы син яшереп куйдыңмы? Бир инде, ялыктырма! Аны бүген үк тракторчыларга таратып чыгарга кирәк», – дип хатынын аптырашта калдырды.
Күпме акча югалганын белгәч, хатын әүвәле тораташтай катып калды, аннан соң кычкырып еларга тотынды.
Үзбәкстаннан кунакка кайткан каенанасы Зифа карчык гаепсез киленгә нахак бәла якты. «Улым, дөресен әйтүемә хәтерең калмасын. Бәлагә таруыңа үзең гаепле. Гөлстанда калымы түләнеп беткән ярәшкән кызың Гөлшан калганын онытмагансыңдыр. Ул сине ничәмә-ничә ел өзелеп көтте. Өйләнүең турында ишеткәч, күпме ачы яшь түкте, хәсрәтеннән юләрләнә язды. Әйләнеп кайтуыңа тәмам өметен өзгәч кенә, карт үзбәккә кияүгә чыгып, бәхетсез булды. Монда гаилә корып та әллә ни мантымагансың икән. Тол хәерче кызына өйләнгәнсең. Берни түгел, хатының акчаны үз анасына илтеп биргән! Кодагыйга яңа йорт сатып алырга җыеналардыр», – дип, канга тоз салды. Карчык, туйганчы чәпчеде дә Гөлстанына кайтып китте.
Өйдә тынычлык югалды, көн саен диярлек, әрләш-талаш купты. Котырынган ир дүртенчегә авырлы хатынының эченә типте. Карынында алты айлык нарасые үлгән ананы табиблар көч- хәлгә коткарып калды.
Әҗәтне түләр өчен, йортларын, сыерларын саттылар. Чарасызлыктан Әнисәнең анасының салам башлы, җир идәнле кысан өенә кайтып керделәр.
Бу күңелсез хәлдән соң Хәйруллага карата мөнәсәбәт үзгәрде. Аны, ышанычсыз бәндәгә санап, бригадирлыктан төшерделәр. Ир үз-үзен кая куярга белмәде. Хезмәттәшләре аннан йөз чөерде. Ничарадан-бичара йортка кергән киявен каенанасы игәүләде. Хәйрулла хатынының караңгы чыраен күралмас дәрәҗәгә җитте. Ул биредәге бөтен гаделсезлекләргә берьюлы нокта куярга уйлап, гаиләсен ташлап, авылдан чыгып югалды. Әтиледән-әтисез итәк тулы балаларын кочаклап, тормыш терәге исән-сау килеш, нибары егерме сигез яшьтә тол калган хатын, үзләрен аяусыз язмыш кочагына ташлап качкан иренә рәнҗеп бер еласа, тыныч-тигез тормышларын пыран-заран китергән каракны мең мәртәбә каргап, кайнар яшь түкте.
Хәйрулла китеп бер ел үтмәде, Югары очтагы Сәйфинең гаиләсе нарат бүрәнәләрдән бик матур йорт өлгертеп керде, күрше авыл базарыннан нәселле сыер сатып алдылар. Балаларын Мәскәү тиклем Мәскәүгә алып барып, «энәдән-җептән» киендереп кайттылар. Кинәт баеп китүче гаиләнең хуҗабикәсе Халисә, көтү куарга чыккач: «Насыйп мал теш сындырып керә икән ул. Ирем «латарый»га мең тәңкә (совет акчасы белән. – Авт.) отты», – дип шапырынды. Бурзай Сәйфиенекеләргә саллы акчаның кайдан килгәнлеген чамалаган Әнисәнең йөрәгенә ут капса да, тотылмаган карак карак түгел шул.
Харам мал – баш казыгы, диюләре хак икән. Сәйфине урманда эшләгән чагында агач басты. Тернәкләнә төшкәч, таякка таянып, сөйрәлеп булса да, ихатасында йөри ала башлаган иде. Бәдрәфкә кергәч, нерв өянәге тотып егылып, үз нәҗесенә тончыгып үлде. Эшкә урнашырга калага киткән олы уллары Нәҗип юкка чыкты. Өрлек кебек егетнең ни үлесен, ни тересен тапмадылар. «Уналты яшьлек кызлары Фәнзиләне колхозга ферма төзергә килгән әрмәннәр җыйнаулашып көчләгән икән», – дип, авылда чыш-пыш таралды. Яманаты чыккан бичара кыз үз-үзенә кул салды. Сизгер ана йөрәге өсте-өстенә өелеп килгән авыр хәсрәтләрне күтәрә алмады, Халисәнең акылы җиңеләйде. Әле елап, әле җырлап, вакытсыз чаларган чәчләрен тузгытып, изүләрен җилгә ачып куеп, урам буйлап «хәер сорашып» йөри башлады.
Халисә, төсе уңган яшькелт брезент сумкасын асып, беркөнне Әнисәләргә килеп керде. Еллар узгач шактый таушала төшсә дә, кайчандыр эче тулы акчасы белән югалган букчаны танып алган хуҗабикәнең йөрәге дерт итте. Бергә яши башлаган елда Хәйрулласына эшкә алып йөрергә дип тегеп биргән брезент сумканың уң як почмагында Әнисә үз куллары белән тамбурлап чиккән Х.А. хәрефләре – иренең инициалы ярылып ята иде...
Хәмидә Гарипова,
Казан.
Комментарийлар