16+

Насыйп ярны ташлаганмын...

Фаяз белән бер авылда, бер урамда уйнап үстек. Ул – беренче мәхәббәтем. Бик сабыр, тыйнак егет иде ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга киттем, ул авылда калды. Аралар шулай өзелде.

Насыйп ярны ташлаганмын...

Фаяз белән бер авылда, бер урамда уйнап үстек. Ул – беренче мәхәббәтем. Бик сабыр, тыйнак егет иде ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга киттем, ул авылда калды. Аралар шулай өзелде.

Шәһәр шәһәр инде ул. Монда бар да башкача. Казан мине дә – авылдан килгән гади бер кызны үз эченә алып кереп китте. Шәһәр егете белән танышып, шуңа гашыйк булдым. Тик Фаязны да онытмадым, Казан егетен аның белән чагыштырдым. Әмма кирегә юл юк, ул инде үткәндә калды.

Шулай итеп, Казан егетенә кияүгә чыктым, кызыбыз туды. Тормышыбыз гына барып чыкмады. Кул күтәрде, теләсә нинди ямьсез сүзләр әйтте. Көннәрдән бер көнне кызымны алдым да чыгып киттем, икәү фатир снимать итә башладык. Һәм нәкъ шул көннәрдә бер дә уйламаганда телефоным шалтырады. Ул Фаяз иде. Кич буе сөйләштек. Фаяз бер тапкыр да өйләнмәвен, мине генә яратуын әйтте.

Озакка сузмыйча, кавыштык. Ул шәһәргә безнең янга күченеп килде. Насыйбым Фаяз булган икән бит. Тиздән безнең улыбыз туачак. Бәхетемә күз генә тимәсен.

Айсылу, Казан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

27

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading