...Аерылмасак иде шул без. Бер-беребезне күптән белсәк тә, бу җыр күңелдә нидер кузгатты. Мин үзем дә сизмәстән: “Сәйдә!” – дидем. Ул миңа томырылып карап алды да, “Заһир!” дип куйды. Шулай итеп, без кичке уеннарда бер-беребез белән сөйләшеп йөри башладык. Ә беркөнне мин аны озата кайттым.
...Авыл тып-тын. Игенчеләр кырда. Күктәге ак болытлар җирне иркәлиләр төсле. Авылга башак исе таралган. Бүген иртәдән кояш кыздыра. Әнием мине үзе белән уракка алып барам дигән иде, ләкин кечкенә сеңлем янында каз бәбкәләре сакларга өйдә калдырды. Күпмедер вакыт елаган сеңлемне юатып утыргач, икәүләшеп әнием янына басуга киттек. Иелеп камыл уручы әниемнең канлы кулларын күреп, сеңлем белән “әни” дип кочаклап алдык. Кояш та байый бит инде тиздән, ә алар эшли дә эшли.
Еллар үтте, менә без дә әниебезнең кул арасына керә башладык. Ничектер тормышлар да җайланып бара иде. Күршедәге Гарифулла абыйның улларына солдатка чакыру кәгазе килде. Без авыл яшьләре кызыгып, аларны озатып калдык.
Һәр кичне авылда яшьләр җыелып, су буенда төрле җырлы уеннар уйныйбыз. Гармун моңланып торганда җырлыйсы килә бит ул.
...Таһир – Зөһрә кебек бер-берсеннән,
Аерылмасын безнең исемнәр...
Аерылмасак иде шул без. Бер-беребезне күптән белсәк тә, бу җыр күңелдә нидер кузгатты. Мин үзем дә сизмәстән: “Сәйдә!” – дидем. Ул миңа томырылып карап алды да, “Заһир!” дип куйды. Шулай итеп, без кичке уеннарда бер-беребез белән сөйләшеп йөри башладык. Ә беркөнне мин аны озата кайттым. Безнең сөйләшеп сүзләребез бетмәде.
Менә яз көне миңа да солдатка барырга дип чакыру килде. Кич белән су буенда очраштык, без бер-беребезне ташламаска дип сүз дә бирештек. Шулай итеп солдат хезмәтенә киттем, ә Сәйдәм мине көтәм дип, елап калды...
Шулай итеп, солдат хезмәтемне башладым, ә хатлар ике арада йөреп торды. Солдатта мине сапер булырга укыттылар. Кайтырга күп вакыт та калмады, менә шул татлы мизгелләр белән туган ягымны, Сәйдәмне сагынып, һәр көнемне уйлап яшим. Ләкин бер көнне иртән торуга барыбызны сафларга тезделәр. Без, солдатлар, ни уйларга белми торганда, командирлар финнар белән сугыш башлануын хәбәр итте.
Безне шунда ук ашыгыч рәвештә сугышка әзерли башладылар. Күп кенә солдатларның хезмәтләрен тутырып кайтыр вакытлары җиткән иде. Мин тиз генә әти-әнигә, Сәйдәмә хат яздым. Сугышның кайчан бетәчәген, ничек бетәчәген беркем дә белми. Без сугышка киттек.
Андагы салкын кыш үзәкләребезгә үтте, ләкин җиңү турында уйлар, туган якны өзелеп сагынулар, бигрәк тә, җаннарыбызны телгәләде.
Шулай да, нинди генә авырлыклар күрсәк тә, бергә хезмәт иткән солдатларның үлеме белән очрашсак та, киләчәккә булган ышаныч яшәүгә өмет, туган илгә кайту хыялын якынайта иде. Без бу мәгънәсез сугышта җиңәчәгебезгә ышана идек.
Язгы бер матур көндә безне мобилизовать итеп туган якларыбызга кайтардылар. Дүрт ел үтеп тә киткән. Әнием, әтием, сеңлем белән очрашу мизгелләре... Аларны сөйләп тә, аңлатып та булмый. Без бер-беребезне бик сагынганбыз. Кайту шатлыгыбызны уртаклашырга авылдашлар җыелды, һәрберсе сораша, хәл белешә. Ә минем күзем гел ишектә, Сәйдәне көтәм. Соңгы араларда хатларын да сирәк язды. Соңгы айларда бер дә хәбәре булмады. Шулвакыт күрше егете Сәлим керде:
– Заһир абый, мин сезнең кемне көткәнегезне беләм. Көтмәгез инде сез аны. Ул да сезне сагынып көтте, сез дип яшәде. Ләкин әти-әнисе аны көчләп диярлек күрше авыл егетенә кияүгә бирделәр.
– Сәлим, барсам бер генә күреп булыр микән соң?
– Заһир абый, барма син. Үзем белешермен, тиздән килми калмас ул.
– Их, Сәлим энем, мин аны күрер өчен дип, өзелеп сагынып кайтттым бит! Ник болай булды бу!? Каһәр төшкән сугыш! Ник безне аерды икән?!
– И, Заһир абый, авылда кызлар күп бит ул. Бүген су буенда кичке уен була. Тиздән Сабантуйлар җитә. Шулай да мин сезнең хәлне аңлыйм. Заһир абый, кичке уенга бергә чыгарбыз яме.
Еракта җыр тавышлары ишетелде.
Уналтыга кадәр ике яшьне
Бергә йөртте авыл кочагы...
Их, үзәкләрне өзә бу җырлар!
Кичке уен бик күңелле булды, яшьләр җырлап биеделәр, тик миңа нидер җитми, күңелем каядыр ашкына. Уеннан соң акрын гына өйгә кайтып киттем. Сәйдә белән йөргән урыннарда булдым, үзәгем өзелеп сагынам бит сине Сәйдәм! Ник көтмәдең, ник болай эшләдең?! Мин сине бик яратам бит!
Шулай итеп колхоз эшендә йөри башладым. Ә уемда гел Сәйдә, аның белән хыялланып сөйләшеп йөрим.
Бүген көн дә ничектер серле кебек тоелды. Кошлар бигрәк моңлы итеп сайрый, күктәге болытларда да әллә нинди матурлык бар иде. Шушы хозурлыкка сөенеп колхоз эшенә барам, хыялланып Сәйдә белән сөйләшәм. Ничек аны күрергә, ничек кенә аны күзләрем белән булса да иркәләргә?!
Шул вакыт баш очымнан гына каркылдап олы гына карга очып үтте. Мин әлләни игътибар да бирмәдем. Менә эшкә дә килеп җиттем, ләкин шул вакытта колхоз рәисе йөгереп килеп, сугыш башлануын хәбәр итте. Авыл умарта оясы кебек шаулый, кемдер елый, кемдер нәрсә икәнен дә аңышмый. Эшемне ташлап өйгә йөгереп кайттым. Әни, сеңлем ишетеп аптырап калганнар. Мин тиз генә авыл советына киттем, кулыма повестка да тотырдылар. Ә күңелемдә Сәйдә... Соңгы тапкыр булса да күрәсе иде бит!.. Бу сугыш тиз генә бетәчәк түгел! Их, нишләргә? Шулай да тиз генә җыендым һәм күрше авылга йөгердем. Бер генә тапкыр күреп калыйм дип авылга килеп җиттем. Кая торганнарын белә идем, шулай да берәрсе чыкмасмы дип көтә башладым. Менә капка ачылды, нишләргә дә белмичә басып катып калдым. Бу Сәйдә иде. Мин аңа таба омтылдым, ләкин ярамый дип калдым. Бу безнең соңгы тапкыр бер-беребезне күреп калуыбыз булды. Их, бу каһәр суккан сугыш!
Шулай итеп, мин сугышка киттем. Сугыш сугыш инде ул. Хатларны да сирәк яздым, дөресен генә әйткәндә язарга да вакыт булмады. Мин язмышыма ачулы, саф, беренче мәхәббәтемнән аерылуыма бик үпкәле идем. Сугышта нинди генә авырлыклар күрмәдем, яраланып госпитальдә ятсам да, тагын сугыш кырына киттем. Җәяүләп Берлинга кадәр барып җиттем. Сугышта күрсәткән батырлыкларым өчен медальләр, орденнар, Сталинның рәхмәт хатларын да алдым. Фронт газеталарында да мактап яздылар. Бөек Ватан сугышы бетеп, бер ел үткәч кенә туган ягыма кайта алдым.
Авыл үзгәргән... Үзгәргән дип кеше азайган. Ирләр азайган.
Мин Сәйдәне сораштым, ире сугышта үлеп калган. Ә үзе бала тапканда үлгән, малай тапкан. Их, Сәйдә! Нигә болай булды бу безнең язмышлар! Ник?! Ник?! Бу сорауны мин үземә гомер буе бирдем.
Рәмзия Муллахмәтова
Комментарийлар