Махсус хәрби операция барышында Татарстаннан тагын бер хәрби Апас районы Сатмыш авылы егете 36 яшьлек Данияр Гайфетдинов һәлак булды.
- Данияр яу кырында җан биргән! И бер Аллам... - бу сүзләрдән соң Ләйсәннең күзалды караңгыланып китте. Аяклары җирне тоймый, гәүдәсе үзенеке кебек түгел, баш миен бары тик бер генә сорау бораулый, тик ул сорауны кычкырып кабатларга курка...
Шулкадәр яратып кавышканнарны Ходай болай гына сынамый калмас инде. Әнә бит, Таһир-Зөһрәләрне, Ләйлә-Мәҗнүннәрне ничекләр сынаган.
Ләйсән тормыш иптәше Данияр белән үткәргән һәр көнне искә алырга риза. Алар аның күңелендә якты бер хатирә булып сакланыр.
“Күз алдымда тора”
- 2017 елның августында социаль челтәр аша таныштык без аның белән, - дип сөйләде безгә Ләйсән. - Икебез дә тумышыбыз белән Апастан. Ул мине күреп-белеп йөргән, күрәсең. Чөнки аның туганнан-туган апасы безнең белән янәшә урамда яши. Хәлләрне сорады, танышырга ярыймы, дип язды. Мин әллә ни җитди игьтибар итмәгән идем. Интернет аша аралашуы кыен, телефон номерыңны бирмисеңме, шалтыратыр идем, дип язды ул тагын. Телефонымны яздым. Аралашыр өчен генә биргән идем, югыйсә.
Ул вакытта Данияр Казанда эшләп йөри. Ә Ләйсән Апаста, район үзәгендә социаль яклау бүлегендә эшли.
- Интернет аша языша башлап, бер ай үткәннән соң күрешергә килде. Ике метрлы егет. Төс-биткә матур. Әмма мин аны бары дус итеп кабул иттем. Шулай да бик үҗәт булып чыкты ул. Әни белән танышулары да кызык килеп чыкты. Әни башка урамнан кайтып бара. Ә мин Данияр белән басып торам. Әни шунда ук “Син Алсу апа малае түгелме”, дип сорады. Шуннан әни белде инде. Данияр Казанда эшли, ә ялларда авылга кайта иде. Вакыт тигәндә күрешеп тордык. Ул шәхси оешмада электромонтер булып эшләде. 3 ел аралаштык без аның белән, ә 2020 елның октябрендә никах укыттык, — ди Ләйсән.
Яшьләр Апаста, Ләйсәннең әнисе янында яши башлый. Казандагы эшен ташламый Данияр. Атна дәвамында эштә булып, ялларын ашкынып икенче яртысы янына кайта.
- Казанда тулай торакта бүлмә арендалап яшәде. Болай яшәп булмый, дип районга кайтты. Чөнки ул анда, мин монда. Биредә “Таттелеком”га эшкә керде. Соңгы арада бер оешмада машина йөртүче булып эшләгән иде. Былтыр 26 сентябрьдә повестка килде. Авыл җирлегеннән шалтыраттылар. Үзебез барып алдык. Бер көн эчендә җыенып китте, ЭКСПОда чагында янына барып йөрдек. Ә аннан соң роталары белән Белгород янында яшәделәр. Аннан соң Луганск ягына җибәрделәр. Мотоукчылар ротасына куйганнар иде аны. Исән-сау кайткач, өйләнешербез, дип сүз куешкан идек. “Төшеп калган малай түгел бит мин, әйдә, өйләнешик”. диде. 28 сентябрьдә ЗАГСка барып язылыштык, нидер сизенгән, дип әйтимме соң. Данияр ялда булган көннәр төш кебек кенә. Кешегә бәхет өчен күп кирәкми бит. Яныңда өзелеп яраткан кешең булып, һәр иртәне аның янәшәсендә уяну, кара-каршы чөкердәшеп чәй эчү дә бәхет. Мин шуңа шатлана идем. Ул сөенеч озакка барыр шикелле тоелды. Әмма китәр вакыты да җитте. 1 октябрьдә янә махсус хәрби операция зонасына китте.
10 октябрь көнне Даниярга 36 яшь тула. Алда күпме яуланмаган үрләр, ак хыяллар...
- Иртәнге 5нчедә шалтыратты ул, “Безне кертәләр”, диде. Кая икәнен белми, кәефсез үзе. Чөнки алда билгесезлек. Беренче булып аларның взводын керткәннәр. Штурмга, контрактниклар янына. Бик көчле бәрелеш булган. Бик күп югалтулар. Балтачтан Рафаэль абый да Данияр янында иде. Яралылар күп булгач, бер кисәк икмәкне дә бергә бүлеп ашаган егетләр яу кырында үзләренекен ташлап калдырырга тырышмый. Данияр бер яралы иптәшен алып чыга, икенчесе артыннан кереп китә. Ә каршы як дроннар ярдәмендә аларның һәр хәрәкәтен күзәтеп тора икән. Менә шул чакта алар өстенә снаряд килеп төшә. Данияр Луганск җирендә мәңгегә күзләрен йома, - ди Ләйсән.
Иренең штурмга кереп китүен белсә дә, начар хәбәр турында уйларга тырышмый ул. Бар да әйбәт булыр, дип үз-үзен тынычландыра.
- 10 октябрьдән бирле билгесезлектә яшәдек. Баштан 200нче дип тә әйттеләр. Аннан соң волонтерлар “Ул исән, 300нче”, диде. Белгородта госпитальдә икән дигән сүзләр дә йөрде. Өсләренә мина төшкәч үк җан биргән ул. Балтачтан Рафаэль абый белән бергә булдылар, ялга кайткач та сөйләшеп, шалтыратышып тордылар. Бер үк көнне һәлак та булдылар. Иремнең беренче никахыннан Салават исемле улы бар. Ялга кайткан саен, аның янына барып йөрде. Ул бик йомшак холыклы малай. Әти дип кенә тора иде. Әтисенең үлеме турында ул әле дә белми. Тәкъдир китабына кемнәргә ни язылган, нинди сынаулар әзерләнгән – боларны белү мөмкин түгел шул... Әлеге кайгыны ничек тә күтәреп булмый. Гел күз алдында ул. Телефонны алгач та, язар, шалтыратыр сыман. Көтүнең мәгьнәсез икәнен белсәм дә, күңел түрендәге бер өмет чаткысының бирешәсе килми. Һаман саен Даниярны көтә, - ди Ләйсән күз яшен яшермичә.
“Биш лачыным – биш терәгем”
Данияр Алсу апа һәм Данияс абый Гайфетдиновлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.
- 1970 елда Сатмышка кияүгә чыктым. 30 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Ирем ферма мөдире булып хезмәт куйды. Биш балабызның барысын да хезмәтне сөяргә, төгәллеккә өйрәттек. Кызганыч, әтиләре 2007 елда вафат булды. Беренче улыбыз Данис Казахстанда хезмәт итеп кайтты, полициядә эшләде. Хатыны вакытсыз үлде, кызлары ятим калды. Инде кияүгә бирдек. Оныкчыгыбыз бар инде. Икенче улыбыз Алмаз исемле, авылда яши. Өченче улыбыз Нияз армиядә хезмәт иткәннән соң, Чечняда кайнар нокталарда булды. Дүртенчесе Данияр хәрби хезмәтен Ростов шәһәрендә үтәде. Төпчек улыбыз Данил Иваново өлкәсендә хезмәт куйды. Улым Данияр 26нчы сентябрь көнне мобилизациягә эләгеп, илебез тынычлыгы өчен көрәшкә китте. Солдат анасы булу – бер дә җиңел түгел ул. Мин дә гомерем буе улларым өчен борчылып, аларны солдат хезмәтеннән көтеп яшәдем, - ди Алсу апа.
“Биш лачыным – биш терәгем”, дип горурланып сөйли ана.
- Анда киткәннән соң Данияр элемтәгә бик сирәк чыга башлады. Күп дигәндә ярты минут сөйләшә идек. Улым 11 октябрьдә штурмга кергән. Шул ук көнне үлгән. Даниярның үлеме турында кич хәбәр иттеләр. Олы яшьтәге ир шалтыратты, исәнләште. “Ростовта сезнең улыгыз моргта ята”, ди. Егылып китә яздым. “Нинди билгеләре бар, санагыз”, ди. Мин санап киттем. Бу танып белү процессы булган икән. Икенче көнне военком янына киттем, ул берни белми. Казан прокуратурасына шалтыраттым, шулай итеп Даниярны эзләү эшләре башланды. Аның һәлак булуына һич тә ышанасы килми бит. Ике улым, ике туганым Ростов шәһәренә Даниярны танып белү өчен китте. Моргтан хәбәр иттеләр. “Безнең Данияр”, диделәр дә чак кына хушымны җуймадым, - ди Алсу апа.
Данияр 11 октябрь көнне үлгән, 18е яу кырыннан чыгара алганнар. 29 октябрьдә махсус борт белән Казанга кайтарганнар. Биредә моргларның берсендә мөселманнарча юып, кәфенлиләр. 30 октябрь көнне хәрбине Сатмыш авылына алып кайтып җирлиләр.
- Улымны соңгы юлга озатырга бик күп кеше килде, - ди әни кеше. - Барысына да чиксез рәхмәтлемен. Язмыш аяусыз инде. Балама 36 тулды да, икенче көнне Аллаһы Тәгалә үз хозурына алды да. Догаларыбыз кабул булгандыр инде. Үзе белән бөтен документлары, акчасы, жетоны бар иде. Алар юк, бары телефон гына калган. Менә шуннан карап, теге моргта эшләүче кеше шалтыраткан да. Юкса, кайчан табар идек тә, кайчан мәңгелек йортына иңдерер идек...
Алсу апа безгә Даниярның авылдашлар төркеменә җибәргән аудио хәбәрен дә җибәрде.
“Хөрмәтле авылдашлар. Сәгать 8дә, Алла боерса, Казаннан кузгалабыз. Китәбез Украинага. Көтеп калыгыз. Туган илебезгә, туган якларыбызга исән-сау кайтырга насыйп булсын. Илебез тыныч булсын. Җиңеп чыгып, сезнең янга сөендереп, шатландырып кайтып җитәргә насыйп итсен, Ярабби Ходаем. Белгәннәрегезне укып торыгыз. Егетләр, бергә булыйк. Бердәмлек – барлык каршылыкларны җиңә. Хушлашмыйм, көтеп калыгыз. Барыгызны яратам. Аллага тапшырдым, егетләр. Лә иләһә илләллаһ, мүхәммәдр расүлуллаһ”, — дип саубулллаша Данияр.
Бүген Алсу апа истәлекләр белән яши. Улы турында сәгатьләр буе сөйли ала. "Балаларымның һәрберсе якын, әмма иң яратканым, якыным Данияр булды", ди ул.
Данияр Гайфетдиновның гаиләсе, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Әлеге язмабыз аның рухына дога булып ирешсен иде.
Комментарийлар
2
0
Аллахы тэгалэбез якыннарына сабырлыклар бирсен! Бик авыр хэбэр, районыбыз белэн бергэ кайгырдык
0
0
1
0
Иннэ лиллэхи вә Иннэ илэхэйхи ражигун
0
0