16+

“Шуның аркасында гына балам кара җир астында ята, гомеренә рәхәт күрмәсен”

Тик бер теләк, бары бер теләк күңелен актарып, бәгырен айкап, җанын өшетеп тора – бала табасы килә Язиләнең.  Инде менә ничәмә-ничә еллар шушы үзәк өзгеч теләк белән яши. Бирми Аллаһы Тәгалә бала, насыйп итми аңа карынында йөрәк җимешен йөртергә.

“Шуның аркасында гына балам кара җир астында ята, гомеренә рәхәт күрмәсен”

Тик бер теләк, бары бер теләк күңелен актарып, бәгырен айкап, җанын өшетеп тора – бала табасы килә Язиләнең.  Инде менә ничәмә-ничә еллар шушы үзәк өзгеч теләк белән яши. Бирми Аллаһы Тәгалә бала, насыйп итми аңа карынында йөрәк җимешен йөртергә.

Әни булу бәхетеннән шулай ук гомерлеккә азат микән ни?! Кечкенә генә бәхет төенчеген күкрәгенә кысып, аннан бөркелеп торган сөт исләрен иснәргә, төймә кебек күзләренә багарга, нәни бармакларына кагылырга, “ыгы-ыгы” дигәннәрен ишетергә... Юк... Төшләрендә күреп саташа, өннәрендә хыялланып җәфалана...
Язилә кечкенәдән бик җитез, шаян һәм искиткеч чибәр булып үсте. Мәктәптә укыганда, әле үзе кечкенә сыйныфларда булса да, аңа өлкән малайлар күз атып йөрде. Язилә: “Абый”, – дип эндәшеп йөргән егетләрнең күбесе аңа гашыйк иделәр. Әти-әнисе бу уңайдан бераз борчылдылар.

Намазлыгына баскан саен, әнисе Аллаһы Тәгаләдән кызын саклавын, яклавын сорады: “Яман күзләрдән, усал уйлы кешеләрдән балакаемны ерак йөртсәң иде...” Их, кайчакларда газиз әнкәйләрнең теләге дә кабул булмый икән...
Чыгарылыш кичәсеннән соң су буена яшьләр җыелган җиргә Язилә үзенең сөйгән егете белән барды. Егет-кызларның күбесе шулай – парлашып килгәннәр иде. Нияз исемле сыйныфташы, Язиләне егете белән күргәч, кара янды. Кызга күз атып кына түгел, чын-чынлап гашыйк иде егет, әмма беркайчан да хисләрен белгертмәде. Нинди чибәр Язилә кайда да, тумыштан йөзе бер якка чалшайган Нияз кайда дип уйлады. 

Бу кичтә Нияз үзенең ямьсезлеге өчен язмышына карата еллар буена җыелып килгән ачу-үпкәләрен чыгарырга булды. Чирәм өстенә җәймә ябып ясалган табын өстендә исерткеч эчемлекләр дә юк түгел иде. Ниязга әнә шунысы бигрәк тә көч һәм дәрт өстәп җибәрде булса кирәк. Гап-гади төрткәләшү, бәйләнешү әллә ни зурга китмәс иде дә, арада аек егетләр күп – аларны аерырлар иде... Язиләнең сөйгәне ватык шешәгә башы белән килеп төште шул. Ул шешәне Нияз әтәчләнеп башына сугып ваткан иде... 

Башта кан эчендә яткан егетнең хәле ул кадәр үк авыр түгелдер дип уйладылар, пыялага эләгеп киселгән генә. Әмма аңына килмичә, инде салкыная ук башлагач, аны күтәреп диярлек авылга чаптылар. Язилә бу минутларны исенә төшергәч, әле хәзер дә дертләп китә. Иң матур, иң рәхәт, мәхәббәттән очынып, киләчәккә ал хыяллар белән янган вакыт, гомумән гүзәл яшьлеге белән әнә шул мизгелләрдә хушлашты бугай ул. Кияүгә чыгарга, күп итеп балалар алып кайтырга, икәү бергә бик бәхетле булырга хыялланган егете әнә шундый мәгънәсез үлем белән китеп барды...

Су буенда ук җан биргән булган ул...
Әлеге фаҗиганең кайтавазы гомере буена йөрәген телгәлисен аңлый иде Язилә. Ә менә егетнең әнисеннән рәнҗү сүзләрен ишеткәч, бөтенләй югалып калды. “Шуның аркасында гына балам кара җир астында ята, гомеренә рәхәт күрмәсен”, – дигән... Язилә барды хәсрәткә чумган ана янына. Гаебе булмаса да, гафу сорады, “Кичерегез!” – дип алларына тезләнде.

Гәрчә үзенең нәрсәдә гаепле булуын аңламады кыз... Ул яратты, ул бөтен күңеле белән яратты бит әлеге ананың улын. Ярату гаеп мени? Ярату гөнаһ мени? Эчкерсез, саф хисләр утында янды алар сөйгәне белән, мәхәббәтләрендә гөнаһ табы юк иде. Әмма кайгы сөреме күзләрен генә түгел, аңын да томалаган иде шул ана кешенең. Язиләгә тагын да ямьсезрәк сүзләр ишетергә туры килде ул көнне.

Әле алай гына да түгел, Ниязның әти-әнисе дә Язиләнең бәгырен телделәр. Сугышкан өчен унбиш тәүлек утырып алды да, Нияз читкә китеп югалды, шуннан бер дә кайтып күренмәде. Болай да кечкенәдән ким-хур булып үскән улларын исән килеш югалтуларында Язиләне гаепләп туймадылар Ниязның әти-әнисе, күзен ачарлыгын калдырмадылар...
– Кызым, укырга кер, башың белән укуга чум, шулай онытылырсың, – диде әнисе Язилә. 

Газизенең сүзләрен тыңлады ул. Бер-бер артлы ике югары белем алды, бик яхшы эшкә урнашкач та, өстәмә белем бирү курсларында белем туплавын туктатмады. Артыннан игътибар күрсәтеп йөрүчеләр, сүз катучылар, ялгыш кына кагылып үпкәләтергә тырышучылар да юлында күп очрады чибәр Язиләнең. Әмма йөрәген җиде кат йозак астына бикләп куйган иде шул, берәүне дә янына да, җанына якын җибәрмәде. Яшьлегендә өзелеп сөйгәнен оныта алмады. Аның рухына елый-елый догалар кылды, ялларга әнисе янына кайтканда намаз укырга өйрәнде. Шулай күңеленә бераз булса да тынычлык тапты. 

Әмма еллар бара, кияүгә чыгарга, бәби алып кайтырга кирәк дигән уйлар бимазалый башлады Язиләне. Аннан ялгызлыкның ачылыгын ялгызлар гына аңлар! 
Димләп таныштырдылар Язиләне Дамир исемле ир белән. Хатыны вафатыннан соң, икенчегә өйләнүе иде аның. Язмышымдыр дип, йөрәгенә каршы барып булса да, Язилә никахка ризалашты. Ир заты күргәне булмаган Язилә тормыш коруларына берәр ай чамасы булуга ук: “Шушы яшеңә җитеп бер иргә дә кирәгең булмады мени?” – кебек авыр сүзләр ишетте. Кыен булды, бик кыен иде Язиләгә. Холыксыз Дамир аның йөрәген көн саен чукып торды. Тора-бара хатыны акчасына гына яши башлады, эшеннән китте. Аллаһы Тәгалә бала да бирмәде ичмаса. Яши алмыйлар, ярты ятим булмасын балалары дип, насыйп итмәгәндер инде...

Өч ел буена түзде дә, Язилә аерылышудан башка чара тапмады. Бу вакыткача түзүе дә әти-әнисе алдында яхшысынмау белән генә бәйле иде. Шушы яшеңдә кияүгә чыгып аерылып йөр инде, имеш. Кемлеген аңлап алу белән качарга кирәк булган да бит, үткән инде хәзер. 

Шөкер, яхшы кешене очратты Язилә. Дүртенче дистәсен ваклаганда булса да, очратты. Җаннары тәңгәл иде аларның, икесе дә кайгы ачысын татыган. Булачак иренең сөйгән кызы суга батып үлгән булган, шуннан соң кызлар ягына борылып та карамаган. Язилә кебек укуга бирелгән, эш дип чапкан. Бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып яшәп ятулары. Әмма... гаилә дияр өчен бер кечкенә генә бала җитми шул аларга. Аралары да тагын да якынаеп, җылынып китәр иде. Ике арада барыбер ниндидер упкын саклана бу баласызлык белән... Бер-берсен гаепләмиләр, икесе дә Аллаһы Тәгаләдән сорап яшиләр. Ире дә Язиләгә ияреп намаз укый башлады. Намазлыкка башыңны бәрә-бәрә укып сорасаң да, Аллаһы Тәгалә язганнан узып булмавын да яхшы аңлый Язилә, әмма бу җир йөзенә әни булыр өчен яратылган хатын-кыз күңеленә моны аңлатып була ди мени соң?! Иреннән качып кына илереп-илереп елый ул, күз яшьләрен аз түкмәсә дә, кипми әле яшь тамчылары. Ул күзләрдән кайчан шатлык яшьләре тамар инде...

Кадрия ХАММАДИЕВА.
Исемнәр үзгәртеп бирелде.
Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading