16+

"Син ана кеше буларак мине кабул итәрсең кебек. Мин балага уздым..."

Күрше ахирәтләр белән җыелышып, кем генә кешене сөйләмәгән дә, кайсыларыбыз гына гайбәт сатмаган икән? Күпләрегез «Юк, - минем кеше сөйләгәнем булмады», дип кул селтәр. Әмма шулай сөйләшеп утырган вакытларны искә төшерәм дә, гаять гыйбрәт алырлык язмышлар турында тыңлаганбыз икән бит дим.

"Син ана кеше буларак мине кабул итәрсең кебек. Мин балага уздым..."

Күрше ахирәтләр белән җыелышып, кем генә кешене сөйләмәгән дә, кайсыларыбыз гына гайбәт сатмаган икән? Күпләрегез «Юк, - минем кеше сөйләгәнем булмады», дип кул селтәр. Әмма шулай сөйләшеп утырган вакытларны искә төшерәм дә, гаять гыйбрәт алырлык язмышлар турында тыңлаганбыз икән бит дим.

Үзара сөйләшкәндә ул хәлне үзең белән булыр дип һич кенә дә башыңа китермисең икән. Мин иң элек сүзне ишеткәннәремнән башлармын...
Сыер көтүе кайтканчы дип, өч-дүрт күрше хатыннары капка төбенә җыелышып, көнбагыш чиртеп утырабыз. Шунда беребез сөйли башлый:

—   И кызлар, баланы кулда гына тотып, сәламәт кенә үссен дип бар гомеребезне бирәбез. Ә нәтиҗәдә ул үсә төшкәч, ата-анасына арты белән борылып баса. Югары оч Назыйм кызын әйтәм әле. Гаиләле кеше белән йөри ди, балага узган.
 Без ул вакытта көнбагышларыбызны онытып, тизрәк дәвамын сөйләгәнен көтеп, авызына карап торабыз. Барыбызны да теге олы ир кызыксындыра бит. Назыйм кызының нинди яхшы тәрбиядә үскәнен дә беләбез, шуңа күрә бу хәлгә ышанмый торабыз.

— Кемнән дип, силсәвиттән инде, кызлар. Яшь чибәркәйләр белән шаярырга яратканын беләсез бит. Башта күзен генә кысса, соңыннан хатынына «бүләк» ясый. Назыйм кызы турында хатыны беләдерме – анысы миңа ачык түгел. Нинди тәрбияле кыз диген син, ә!
Бу урында мин сүзне кирегә борып, сыерларны күзәтә башлыйм. Намус кушыпмы, Назыйм кызын хурлап, аннары соң силсәвитнең данын төшереп утырасы килми башлый. Ни дисәң дә, икесе дә – адәм баласы. Берсенә дә начарлык телисе килми. 

Хәер, бу сөйләшүдән соң инде байтак еллар узды. Ул арада Назыймның кызы башкага кияүгә чыгып, башлы-күзле булды. Силсәвит дигәнемнең дә тормышы үз көенә дәвам итте. Әмма баланың шул иргә охшавы күрше ахирәтнең сүзен исемә төшерде. Авыл халкы да эчтән генә сөйләп, тыштан берни белмәгән кыяфәт чыгарып йөрде. Мин дә күңелдән генә ике бозык кешене сүгеп, башкалар янында сүзгә кушылмадым. Бер дигән акыллы, бердәнбер кызыбыз үсеп килә иде. Кызым Сәмирә медицина көллиятен тәмамлап, югары уку йортына читтән торып укуга керде. Ходайга мең шөкер, бездән кайтып акча сораганын да хәтерләмим. «Мин укудан соң кафеда эшлим», - дигәненә без дә ышанганбыз инде. Өстәвенә өйгә алып кайткан эштәге дус кызы да яхшы гаиләдән кебек күренә иде.

Сәмирәбез укуының соңгы елында үзен сәер тота башлады: көн-төн телефоннан сөйләшү, бизәнеп йөрү, кыска күлмәкләр киеп урамга чыгу – бу гадәтләрнең кызыбызда моңарчы күренгәне булмады. Әтисенең төртмәле сүзләренә дә колак салмагач, түзмәдем, тавыш күтәрдем. Ә ул, әнисенә дөресен сөйләр урында, бүлмәсенә кереп кенә бикләнде. Уку йортыннан шалтыратып, кызымны куачакларын хәбәр иткәч, мин бөтенләй аңсыз калдым. Бишкә генә укыганын, бер дәресен дә калдырмавын ачык белә идем бит. Сәмирәнең җавабы бер генә булды: «Мин хәзер зур кыз инде, үз тормышым белән яшәргә ирек бирегез!» - диде ул.

Үз тормышы дигәнен аңларга озак вакыт кирәк булмады. Телефоннан берөзлексез сөйләшүе ниндидер калын тавышлы ир заты өчен булган икән. Өстәлдә онытылып калган телефонына шалтырткан шул кеше белән сөйләшеп, аның кызыма кем булуын сораштым. Калын тавышлы ир минем белән озак сөйләшеп тормады. «Самирочкага әйтерсез әле, миңа кичекмәстән шалтыратсын». Кызым әлеге кешене эштәге зур дәрәҗәле Фәнил Рифатович дип таныштырды. Башка юлы шалтыратуларны алмаска дип кисәтте. Ә мин ана буларак, аның һәр адымын диярлек күзәтеп тордым. Эзли торгач, кызымның төнге клубта эшләгәнен ачыкладым. Аның өчен төне буе елауларым... Иремә әйтмичә генә, Сәмирәнең үзенә аңлатып карадым, ә ул минем бер сүземә дә колак салмыйча, өйдән үк чыгып китте. Шуннан соң ике атна буе кайтып кермәде. 

Өченче атна киткәч, ишектән тәмам шешенеп беткән кызымның килеп керүен күргәч, ничек эндәшергә белмәдем. Сәмирә ишек төбенә килеп егылды да, «Әнием, гафу ит мине», - дип аягымнан кочаклады. Тезләнеп гафу сорады балам. Аны көчкә тынычландыргач, аш бүлмәсенә чәй эчәргә кердек. Кызым башта сүзен башлый алмый интекте, хәлләребезне сорашты. Үзенекен сорамасам да, сөйләргә кирәклеген аңлагандай, сүзен башлады:

—  Әни, мин синең сүзеңне тыңламаган өчен үземне бик гаепле хис итәм. Минем хәзер бер дустым да юк, син генә дөрес аңларсың дип ышанам. Син ана кеше буларак мине кабул итәрсең кебек. Мин балага уздым.

Кызым минем соравымны да көтмичә, «Фәнил Рифатовичтан», - диде. Ул адәм белән минем дә телефоннан сөйләшкәнем, аның турында ишеткәнем бар иде бит. Әмма кызымны шулай мәсхәрәләр дип һич кенә дә башыма китермәдем. Сәмирә йөзе белән өстәлгә капланып, елый башлады:
— Ул мине ярата иде бит, әни. Күрешкән саен бергә булырбыз дип кабатлады. Минем өчен таулар күчерергә әзер кеше иде бит ул! Аның вәгъдәләренә ышанып, мин аңа барлыгымны бирдем! Балабыз буласын әйтеп сөендерим дип, өенә бардым. Ишекне ачкан сабый бала минем күземә күтәрелеп карады да, «Сезгә әни кирәкме, апа?» – дип сорады. Ул арада машинасын тоткан икенче малае йөгереп чыкты. Анысы уенчыгын читкә ыргытып, «Әти, безгә кунак апа килгән!» – дип сикеренде. Фәнил мине күргәч, агарынып китте. Аш бүлмәсендә кайнаган хатыны белән «Квартираны бутаган ул хатын», - дип таныштырды. Мин, уртак җимешебез яткан эчемне кысып, подъезд төбендә төн үткәрдем. Ул бит миңа өйләнмәгән ир булуын әйткән иде. Ә хәзер аның баласын йөртәм. Бу хурлыкны кая гына куеп бетерим? Гөнаһларымны ничек юыйм, әни?

Сәмирә минем кулларымны үбә-үбә шушы мизгелдә тәүбәгә килде. Ә минем ул мизгелдә күрше хатыннары белән Назыйм кызын сөйләшкәнебез исемә төште. Силсәвит белән шул кызны хурлый-хурлый нәрсә генә сөйләшмәгән идек бит без ул кичне! Хәзер урамга чыксам, шул хатыннар минем кызымның язмышын сөйлиләр кебек тоелды. Мин тышка чыкмас, кеше белән аралашмас дәрәҗәгә җиттем. Һәр ишетелгән сүз, төрткән бармак миңа – кызын кешечә тәрбияли алмаган анага төбәлгән кебек тоелды. Ул вакытта кеше каршында түгел, ә Аллаһы каршында гаепле булуымны аңладым. Кызыма, әни кеше буларак, төпле киңәш бирә алдыммы икән? Хәтерләмим.

Өч ел узып, хәлләр бераз көйләнгәч кенә үз тормышыма кайттым. Балалар бакчасына барган саен, юлда хәзерге тормышым өчен шөкер кылам. Бакча дигәннән, оныгыбыз үсеп килә. Кызым белән киявем шәһәрдә эш диеп гөрлиләр. Үткәндәге хаталарга күптән нокта куелса да, һәр әйткән сүзнең уктай үткен, куркыныч булын аңлыйм барам кебек. Балаларыбыз бәхетле булсын, я Ходам!

Гүзәлия, Арча
 

Язмага реакция белдерегез

22

0

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading