16+

«Сине тапкач, әти өйгә кертмәде. Кемнән таптың, шул карасын, диде...»

Галиянең күңелен кинәт кенә моңсу уйлар биләп алды. Алардан күпме генә арынырга теләсә дә, булдыра алмады… Нәрсә көтә мине тагын, нинди сынаулар... Ходай кайгы-хәсрәт кенә бирмәсен.

«Сине тапкач, әти өйгә кертмәде. Кемнән таптың, шул карасын, диде...»

Галиянең күңелен кинәт кенә моңсу уйлар биләп алды. Алардан күпме генә арынырга теләсә дә, булдыра алмады… Нәрсә көтә мине тагын, нинди сынаулар... Ходай кайгы-хәсрәт кенә бирмәсен.

Җитәр инде, күпме түзәргә була бу язмыш сынауларына... Шул уйлар белән башын катырып йөргәндә сискәндереп телефон шалтырады... Баскан җиреннән кузгала алмыйча бераз шаккатып торды Галия.

“Ярый, Ходай язмаган эш булмас әле”, – дип, үз-үзен юата-юата, трубканы кулына алды.
– Исәнмесез... – диде берәү калтыранган тавыш белән... – Мин сезне ничә еллар эзлим... Зинһар тыңлагыз, трубканы куймагыз, үтенәм. Бәлки очрашырбыз, минем сезгә сөйлисе сүзләрем бик күп.

“Сез кем, мине кайдан беләсез?” – дисә дә, күңелендә ниндидер өмет туды Галиянең.
– Әйтегез, кайда, кайчан? – дип ризалыгын белдерде ул. Трубканы тотып, башында кайнаган уй-хисләрдән аптырап басып торганда кинәт ишек шакыган тавышка айнып китте.
– Гафу итегез, көтәрлек түземлегем калмады...Үлеп китсәм, үзем белән алып китәм бит гөнаһымны... – елый-елый, хатын Галиянең алдына килеп тезләнде.

Көтелмәгән бу хәлдән аптырап калды Галия...
– Апа торыгыз, ни эшләвегез бу, сез кем буласыз? Бәлки мине берәрсе белән бутыйсыздыр, – дия-дия, апаны аякка бастырырга маташты.
– Юк, юк, юк... Мин сине беркем белән дә бутамыйм. Синең кай җиреңдә нинди миңнәрең барын да, аяк бармакларыңның нинди формада икәнлеген дә беләм. Тик мине куа күрмә, тыңла зинһар, – диеп ялварды хатын. 

Галиянең йөрәккәе, сулык-сулык килеп, өзелеп төшкәндәй булды. Күңеленә шом керде. Нәрсә сөйли бу марҗа, диеп, эченнән генә ачуланып та куйды. Ай-ваена карамыйча, түр башына илтеп утырткач, хатын тынычлангандай булды... Яшьле күзләрен Галиягә төбәп озак кына текәлеп карап торды һәм, әкрен генә: “Минем исемем Валентина, мин – синең әниең”, – диде. Бөтен кыяфәте, бар күзәнәкләре белән каршы булырга тырышса да, Галиянең йөрәге  “дөрес, дөрес”, дигәндәй гөрселдәп типте. Нишләптер ерак балачактан исендә калган ялтыравык күлмәкле, фәрештәне хәтерләткән хатын-кыз күз алдына килеп баскандай булды.

Менә кайдан икән минем зәңгәр күзләрем, сары чәчләрем... Менә ни өчен икән миңа Валя кызы диюләре. Бала чакта күршеләрдән шул сүзне ишетеп әнисеннән сорагач, ул аңа елмаеп: “Әйе, кызым, син бит өйдә тудың, сине Валя исемле врач апаң каршы алды, менә шуңа әйтәләр алар”, – дип, башыннан сыйпый-сыйпый тынычландыргач, ул сүзләрне күпме генә ишетсә дә игътибар итмичә үсте Галия. Әлбәттә, апасы белән сеңелесенең озын-озын кара чәч толымнарына карап, шикләнгән чаклары булгалады. Ул чакларда "син әбиеңә охшагансың, әнә аның да чәчләре кыска, сирәк" дип юаттылар. Күңеленең бер читендә ниндидер шик кысылып калса да, Галия башка бу теманы кузгатканы булмады.

Мәктәпне бетереп авылдан чыгып киткәч бөтенләй яңа тормыш башланды. Укыганда тулай торакта төрле милләт яшьләре шау-гөр килеп бергә-бергә дус, тату яшәде. Дуслары аңа Галиночка дип яратып дәшәләр иде. Аның татар кызы икәненә ышанучы да булмады, син шаяртасың диләр иде.

Аннан үзенең Гамилен очратты. Саф сөюләр белән гомергә бергә булырга вәгъдә итеп кавышты алар. Ләкин, әллә араларында чын мәхәббәт булмады, әллә Ходай насыйп итмәде, балалары булмады. Тора-бара Гамиле эштән соңарып кайта башлады, аннан берничә көнгә югалып йөри торгач, беркөнне чемоданын җыйды да: “Башканы яратам, тиздән безнең балабыз туачак”, – дип чыгып китте. Ялгыз калудан йөрәге сыкранса да, Галия кабул итте Гамилнең китүен.

Бала бәхете бирә алмавына үзен гаепле тоя иде ул. Гамиленең бала яратуын, ничә еллар бала туасын өмет итеп яшәгәнен яхшы белә иде. Шуңа аның бәхетенә комачаулыйсы килмәде. Тиз арада гариза язып, тыныч кына аерылыштылар. Галиянең, язмышына буйсынып, тавыш күтәрми генә риза булуына Гамил дә аны кызганды бугай. Судсыз гына бүлештеләр. Машина белән дача Гамилгә булды, ә фатир Галиягә калды.

Ялгызлык. Күңел бушлыгы... Өйгә иртә кайтмас өчен озак итеп кибетләрдә, паркларда үз уйларына чумып йөри башлады ул. Танышырга теләүчеләр дә шактый булды. Әмма ул,  мәңгегә бергә булырбыз, мин сине беркайчан да ташламам, диеп вәгъдәләр биргән Гамиле ташлап киткәч, берсенә дә ышанмады.

Менә шулай кинәт кенә ялгыз калып, яраларыннан сыкрап йөргәндә, Аллаһы Тәгалә сынау итепме, бүләк итепме шушы марҗаны китереп кертте.

Марҗа... Минем әнием марҗа... Димәк, кечкенә чакта берәр нәрсә кылана башласа, әнисенең: “Кит, төртенчек, юләр марҗа”, – диеп көлүләре юкка булмаган. Юк, юк әнисе дә, әтисе дә бик яратып үстерде аны... Апа-абыйлары белән дә дус-тату булып үстеләр. Әгәр дә алай булмаса, качып яткан шиге көчәеп, аның төбенә төшмәгән булыр иде мени ул. Әлбәттә эзләгән булыр иде, үзенең кем баласы икәнен.

Аның уйларын аңлагандай: “Мин сине беркайчан да истән чыгармадым. Синең бәхетле гаиләдә үсүеңне белеп сөенеп яшәдәм. Үзем бу бәхетне бирә алмавыма өзгәләнсәм дә, синең өчен җаным тыныч булды”, – диде хатын.
– Ә сез мине кайда калдырдыгыз, мин ничек татар гаиләсендә үстем соң? – дип, кинәт сорап куйды Галия. Бу сорауны әллә көтмәгән иде Валя, әллә кабат баласы белән аерылу хисләрен исенә төшерүе авыр идеме, калтыранып куйды.
– Үз кулларым белән биреп калдырдым мин сине, үз кулларым белән, – дип сүз башлады көтелмәгән кунак. – Яшь чак, үзем әле бала гына. Сине тапкач, әти өйгә кертмәде. Кемнән таптың, шул карасын, диде. Ә синең әти дигән кешең безнең районга практикага килгән бер шәһәр егете иде. Бергә булабыз, практикам беткәч мин сине үзем белән алып китәм дисә дә, сүзендә тормады. Көннәрдән бер көнне бер хәбәрсез китеп югалды.

Сине табып больницадан чыккач, әтинең өйгә кертмәвен белгәнгә күрә, сине күтәрдем дә, кая барырга белми автовокзалга кереп, беренче автобуска утырып киттем... Миңа кая барса да бер түгел мени?! Бара торгач бер татар авылында тукталдык. Мине ниндидер бер эчке көч этәреп чыгарды кебек. Бер куак ышыгына утырып сине имездем дә, әкрен генә урам буйлап киттем. Авыл матур, йортлары җыйнак, гөлләр тулы бакчалар, урамнарда балалар уйный. Татарлар балаларны бик яраталар дип күп тапкырлар ишеткәнем бар иде. Менә бер йорт яныннан узып барганда ишек алдында берничә баланың шундый матур итеп уйнаганнарын күреп туктап калдым. Озак басып торганмын күрәмсең, өйдән урта яшьләрдәге бер хатын килеп чыкты. Ул миңа татарча нидер әйтә, ә мин аңламыйм. Кулы белән ишәрә ясавыннан өйгә чакырганын аңладым. Минем татар булмавымны белгәч, ул русчага күчте. Хәлемне аңлап, сине коендырды, яңа ак җәймәләргә төрде. Ачык йөзле бу татар хатыны безне әниебез кебек кадерләде.

Көннәрдән беркөнне, кич, ире эштән кайткач алар сөйләшкәннәр күрәмсең. Үзем урнашып, тормышны җайга салганчы сине аларда калдырып тора алуымны әйттеләр. Синнән аерылу бик авыр булса да, бу йортта сине яратуларын күрү күңелемә тынычлык бирде.

Тик бер бәхетең булмаса булмый икән шул. Язмыш мине кыек юлдан алып китте. Көннәр уза торды, ә мин үз тормышымны төзи алмадым. Бервакыт кайттым мин синең янга, сиңа 5 яшь тулгач. Минем ул чакта тормыш та җайланган кебек иде. Янымда бай тормышлы баһадирдай ир-егет, үзенең бизнесы бар. Синең турында сөйләгәч, алып китәргә әзер икәнебезне белгертеп, сөйләшергә барган идек.

Миннән хәбәр булмагач, алар инде сиңа таныклык ясатып үз исемнәренә яздырып куйганнар. Исемеңне генә бөтенләй үзгәртмичә татарчалатып Галия дип яздырганнар. Шунда син, мине таныгандай, бер дә читенсенеп тормыйча итәгемә менеп утыргач, туйганчы кочып, сөеп, муенсамны киертеп калдырган идем...

Хәтерли, әйе, хәтерли ул муенсаларны Галия. Күпме еллар шул матур, мөлаем апаны исенә төшереп, аның йөзен, матур күлмәген, бигрәк тә ялтыр-йолтыр килеп торган төймәләрен күз алдына китереп, киенгәндә аңа охшарга тырышты ул... Муенсаларын мәктәпкә укырга кергәнче салмады. Мәктәптә кияргә рөхсәт итмәгәч кенә салды ул аларны. Югалганнар дип уйлаган иде инде. Әнисе җыеп куйган икән. Мәктәпне тәмамлап, чыгарылышка җыенганда чыгарып бирде Галиягә! Бу синең өчен бик кадерле бүләк, югалтма, дигән иде шул. Менә ни өчен әйткән икән ул аны. Әле хәзер дә исән алар, назлап төреп куйган җирдә сакланалар. Күрсәтер, һишчиксез, күрсәтер ул аларны.
– Тик хыялыбыз барып чыкмады, – дип, Галиянең уйларын бүлеп, уфтанып куйды Валя. Гошаны атып үтерделәр, бизнесын алдылар, мине йортыннан куып чыгардылар... 

Күпме вакыт узгандыр. Алар сөйләшеп, елашып, аңлашып, тынычланганда караңгы тешкән иде инде.
– Менә хәзер барысын да беләсең. Ышанасыңмы, кире кагасыңмы – синең эш, – диеп китәргә җыена башлады Валя.

Галия, төнгә каршы кая барасың, дип, Валяны үзендә калдырды. Аңа бернинди дәлил дә, документ та кирәк түгел иде. Ул йөрәге белән тойды якын кешесен. Менә хәзер аның кайгыртыр кешесе бар... Эштән кайтып кергәндә аны буш өй каршы алмаячак. Якын кешесе көтеп торачак.

Бер атна узгач, алар икәү барып, Валя яшәгән авылдагы ишелергә торган кечкенә генә йорттан, аның бер чемоданга сыйган бар байлыгын алып килделәр.

...Хәзер марҗа әнисе белән бергә яшиләр. Валя әнисе, гөнаһларын юар өчен, чиркәүгә йөрсә, Галия – үзен үстергән әти-әнисе һәм әби-бабалары рухына дога кылырга мәчеткә йөри.

Залия Нуриәхмәтова.

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

8

0

6

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading