16+

"Сәлам. Хәлләрең ничек? Без барыбер бергә булачакбыз..."

Социаль челтәр аша бер ханым минем белән үз тормышыннан алынган хәлне уртаклашты. Битараф кала алмадым аның бәян иткәннәренә. Үзенең рөхсәте буенча, бу чынбарлык хәлләрне сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.

"Сәлам. Хәлләрең ничек? Без барыбер бергә булачакбыз..."

Социаль челтәр аша бер ханым минем белән үз тормышыннан алынган хәлне уртаклашты. Битараф кала алмадым аның бәян иткәннәренә. Үзенең рөхсәте буенча, бу чынбарлык хәлләрне сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.

Язганнарын, сөйләгәннәрен үзгәртмәдем дә: ничек бар – шулай яздым, исемнәре генә үзгәртелгән.
...Мәдинә саташулы уйларыннан айнып киткән кебек булды. Аның каршында даими рәвештә кибеткә кереп, бер казылык ала торган таныш таксист басып тора иде. Бүтән әйбер алганын хәтерләми дә Мәдинә аның. Атнага бер-ике мәртәбә кереп, шул бер казылыгын алып чыга ул. “Сәлам!” – диде ир, гадәттәгечә елмаеп. “Сәлам, каян киләсең, якташ?” – диде Мәдинә дә, сүз юктан сүз ясап. “Болгарга клиент илттем, – диде ул. – Онлайн түләп буламы? Казылык кирәк иде”. 
Күп кеше онлайн аша түли хәзер, ияләшеп бетте Мәдинә, шуңа тиз генә телефон номерын әйтте дә, казылыкны төреп биреп тә җибәрде. Ир тиз генә саубуллашып чыгып киткәч, Мәдинә җиңел сулап куйды. Аның тарафыннан үзенә карата ниндидер игътибар барлыгын сизә сыман иде хатын.
“Якташ” дип шаярткан булып, кулларын сузып, кочакламакчы да булганы бар.

12 ел Газизе үлгәнгә. Мәдинә янына килеп сүз каткан, яисә кул озайткан кеше юк иде әле. Бик нык сүккән иде шул чакта Мәдинә Вагизны. Исемнәре дә аваздаш бит әле – Газиз-Вагиз. Шул хәлләрдән соң алар арасында ниндидер аңлатып булмый торган киеренке халәт калды. Оялу, тартыну хисе иде ахры ул. Мәдинә каушый иде аны күрүгә, ә Вагиз шул бер таяк казылыгын ала да, туры карамыйча, тиз генә чыгып китәргә ашыга. Нәкъ бүгенге кебек.

...Мәдинә, иртән уянып, тәрәзәгә күз салды. Кояш инде байтак күтәрелгән. Әзрәк иркәләнеп ятты да, Аллаһка тапшырдым дип, урыныннан кузгалды. Иң беренче эше – балаларына уңышлы эш көннәре теләп, смс язып җибәрә. Иртәнге намаздан соң ике кызына, биш оныгына, елый-елый, изге теләкләрен тели. Балалары һәр иртәләрен әниләренең теләк-фатихалары белән башлап җибәрәләр. 
Бүген дә смс җибәрүгә, җавап килде. Чит-ят номердан иде ул. Чү, фотосы Вагизныкы түгелме соң?
“Мин сине күкләрдән эзләдем,
Ә син янәшәмдә икәнсең...”

Нәрсә диеп әйтмәкче була бу адәм? Җавап озак көттермәде. “Мин Вагиз. Хәерле иртәләр!” Соңыннан йөрәк рәсеме. Мәдинә ни дияргә, нәрсә уйларга да белмәде. Бераз ачуы да килеп куйды: 62 яшенә җитеп, шундый смс алырмын диеп уйламаган иде. Җавап язмаска уйлады, дәшмичә калуны кулайрак күрде. Әмма күңелгә кергән корт көне буе тынычлап эшләргә ирек бирмәде аңа. Телефоны кулын пешерә иде аның. Берничә кат тыңлады ул җырны. Бигрәк матур.
Аның Газизе дә бик матур җырлый иде шул. Шул моңлы тавышы белән үзенә каратты да инде. 45 ел вакыт үткән шул инде аларның беренче очрашуларына. Башта бер дә ошатмаган иде Газизне. Ә кемне ошатканы булды соң аның? Артыннан ничә егет йөрде, берсе дә ошамый иде. Кыз бик усал шаярта иде алар белән: “Иртәгә чыгам”, – дип кереп китә иде. Кыз билгеләгән урынга килеп, озак көтә иде аны егетләр.

Ә Газиз барыбер тапты Мәдинә күңеленә үтеп керерлек юлларны: бер елдан алар өйләнештеләр. Бик матур яшәделәр. Тик Газиз кыска гомерле булды, 53 яшендә дөньядан китеп барды.

Ялгыз түгел иде Мәдинә – ике кызы, биш оныгы бар. Газизе үлгәнгә 12 ел вакыт узды. Бүтән ирләргә күтәрелеп тә караганы булмады аның. Дөньяда ир затлары яшәми кебек тоела иде аңа. Күз салучылар да булмады түгел. Авыз да ачтырмады Мәдинә... 

Шундый уйлар белән көне үтеп китте. Өенә кайтты. Ялгызы гына яши ул: кызлары икесе дә гаиләләре белән Казанда. Теләр-теләмәс кенә тамак ялгап алды да, үзенең яраткан шөгыленә – төрек сериалын карарга утырды. Ничә еллардан бирле шушы сериаллар “эчендә” яши. Күңелдәге бушлыкны шулай тутырырга өйрәнде. Ире үлгәннән соң озак рәтләнә алмады. Өстәвенә, өендә ялгыз булуы да җанга салкынлык бирә. Ярый әле, кызлары ноутбук алып бирделәр үзенә. Шуннан сериал карарга өйрәнде ул.

Менә бүген дә ноутбугын кулына алды. Телефоныннан вай-фай җибәрергә дип, телефонын ачты. Берничә смс күреп алды: кызлары “хәерле төннәр” теләгән иде, дусларыннан берничә хәбәр күрде һәм, “Тәмле төшләр сиңа, тыныч йокы!” сүзләрен укуга, йөрәге ешрак тибә башлады. Бүген сериалда да, кыз белән егет бер-берсен өзелеп яратуга карамастан, һаман әрләшәләр. “Ник аңлашмыйлар инде, кеше сүзенә ышанып, бер-берсе белән сөйләшмиләр”, – дип, шуларга ачуланып утырганнан соң, бөтенләй сүндереп үк куйды. 

Күзенә йокы кермәде. "Йокысыз үтелгән төннәр” исемлеген тулыландырган тагын бер төн үтте. Җаны шомлана, күңелендә тынычлык юк иде аның.
Иртән, нәрсәдер көтеп, телефонын ачты: “Хәерле иртә, матур көннәр сиңа” дигән сүзләр һәм таныш смайлик. Иң беренче килгән уй: “Юк, моны биздерергә кирәк, нәрсәгә яза, каян алган минем телефон номерын?”

"Нәрсә кирәк сиңа? Каян алдың минем номерны?"
"Мин кичә сиңа бер җыр җибәргән идем, аңлагансыңдыр дип уйлаган идем. Телефон номерыңны белер өчен, кичә акчаны онлайн аша түләдем".
"Нәрсә кирәк сиңа? Нигә миңа язасың?" 
“Син дә ялгыз, мин дә ялгыз, очрашыйк". 

"Синең хатының бар. Мин дә ялгыз түгел, балаларым бар. 2 кызым, 5 оныгым бар, 17 яшь олысына. Син нәрсә сөйлисең, нинди очрашу?!"
"Мин инде дүрт ел ялгыз, хатын белән аерылган".
"Ә мин ялгыз түгел, миңа бер кеше кирәкми. Миңа бүтән язма, зинһар".
...Ә җибәргән җырлары... йөрәккә үтеп керерлек.
"Таң ата да сызылып-сызылып,
Сагынам сине өзелеп-өзелеп,
Белмисең хәлләремне..."

"Мин бит сине, мин бит сине
Өзелеп яратам,
Исемеңне күңелемнән
Көн дә яңгыратам..."

Мәдинәнең иртәсе көн саен "Матурым, хәерле иртәләр сиңа" смсы белән башланып, "Тыныч йокы, тәмле төшләр сиңа, матурым" белән тәмамлана башлады. Ә көндезләрен мәхәббәт җырлары тыңлый. Кара исемлеккә кертеп тә, бетереп тә карады Вагизның номерын, ә ул барыбер яңадан килеп чыга.
Мәдинә инде ияләшеп тә килә, ахры. Ә йөрәге белән бу турыда уйларга да курка: Мәдинә бит Вагиздан өлкән, 7 яшькә бугай. Вагиз үзен 1965 елгы диде. Ә Мәдинә 1959 елгы, яшь аермасы 6-7 ел.

"Син бит минем энекәшем яшендә".
"Андый яшь аермасы күп кешеләрдә бит. Сиңа 62не биреп булмый, ә минем өчен син 18дә генә". 
Бу сүзләр Мәдинәнең күңеленә ут салалар иде, билгеле. Түзде ул, озак түзде.

"Ярамый, Мәдинә, синең балаларың, 16-17 яшьлек оныкларың бар, кешеләр нәрсә әйтер, кеше күзенә ничек карарсың, ул бит синнән яшьрәк”, – дия-дия, озак үзенә-үзе карышты ул. Чәчәкләр дә тотып килеп карады Вагиз, театр, концертларга да чакырды. "Минем яныма чыгып, янәшәмдә генә утырып тор инде", – диеп, машинасында утырырга да чакырды – берсенә дә ризалашмады.

Әмма назга сусаган күңел ашкынды, йөрәк аның сөю турында җырларын тыңлаган саен ешрак тибә башлый иде. Ашый алмый, йоклый алмый башлады хатын. Ә Вагизның туктар исәбе дә юк. Хатын, бәлки, бу хискә бирешмәс тә иде... Аның Газизенең алымнарын куллана иде Вагиз, Газизенең дәвамы төсле тоелып китә иде ул.

Вагиз үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, күз алдында гөлт итеп ут кабынган кебек булды, һәм Мәдинә, хәлсезләнеп, ирнең беләгенә чытырдатып ябышты. Шул чактагы халәте узган вакыйгаларны яңадан яңартты шул. Нәкъ шулай ук аның Газизе дә: “Матурым, чык миңа кияүгә”, – дип, иңнәреннән тотып, ике күзенә тутырып караган иде бит! Язмыш көлүеме әллә бу? Газизе җибәрдеме әллә бу ир-атны, сөйгәненең ялгызлыктан интеккәнен күреп?
Мәдинәнең бармаклары Вагизның беләгенә батып кергән төсле, ә үзе агарынган булган, ахры, ир аны ипләп кенә машинаның утыргычына утыртты.

Әйтерсең лә, 44 ел вакыт узмаган, аңа бары 18, һәм аңа сөйгән егете кияүгә чыгарга тәкъдим ясый! Сулышы капты, авызыннан сүзе чыкмады, тәнен дулкын-дулкын хәлсезлек биләп алды. Ярый әле Вагиз уйларга бер ай вакыт бирде, кызулык белән ризалашып та куйган булыр иде Мәдинә.
Шушы ай эчендә аларның башыннан кичкәннәрне романтик сериал төшерерлек иде. "Айга алып мен", – дисә, айга дә алып менәргә риза иде Вагиз Мәдинәсен. Шәһри Болгарга экскурсиягә баргач: "Әйдә, "Ак мәчет"кә кереп никах укытып чыгыйк", – дип үгетләп тә маташты Мәдинәне. "Бер ай вакыт көт", – дип бармак янады хатын.

Дус хатыннары да төрлесе төрлечә киңәш бирде. Кайсы: "Язмыш тарафыннан җибәрелгән бүләк бу сиңа. Аллаһка тапшыр да, бергә кушылып яшәгез. Балаларың урнашкан, гаиләләре бар. 12 ел ялгыз яшәдең бит инде, туймадыңмыни ялгызлыктан? Газизең ачуланмас, каршы килмәс иде", –диючеләре дә булды. "Ул бит синнән яшь, нәрсәгә ул сиңа, альфонстыр әле", – дип пошаманга салучылары да табылды.
Яшь дигәннән, Вагиз Мәдинәдән 14 яшькә яшьрәк булып чыкты. Бер дусты паспортын карарга кушкач сораган иде Мәдинә, шунда чын яшен әйтте аңа Вагиз. Аңа әле 48 яшь кенә икән бит! Билгеле, шуннан соң Мәдинә бик ачуланды аны, яныннан куды, телефонын ачып та карамас булды, сөйләшмәде. Бүтән номердан шалтыратып, капка төбендә көтеп утырып, барыбер сөйләшергә җаен тапты Вагиз. "Син минем өчен 18дә генә, үзең теләмәсәң бер кешегә әйтмәбез яшебезне. Синең бит кулларың да кызларныкы кебек, нәфис", – диеп сөйде ул Мәдинәнең кулларыннан.

"Икенче яшьлек китте синең", – дип шаяртып көлә иде дуслары. Чынлап та, күзләренә нуры кайтты Мәдинәнең, яшәүгә дәрт уянуын сизде, инде ничә еллар виртуаль тормышта яшәгән хатын, яңа көнгә сөенеп, ямь табып яши башлады. Күңелендә яңадан-яңа шигырьлар туды. Вакыт төшенчәсе үзенең чынбарлык мәгънәсен җуйды кебек. Бер ай вакыт бөтен бер гомергә тиңләште аның өчен. Әмма вакыт туктамый шул. Ул уза. Узды бер ай да... 

Җавап көтә Вагиз. Нәрсә дисен Мәдинә? Көзге талпыну иде бу халәте аның. Әбиләр чуагында була торган матур җылы көннәр. Әмма көндезләрен генә җылыта шул кояш. Ә кичләре, иртәләре – суык! Күргән кайгы-хәсрәтләре Мәдинә өчен эзсез узмады шул, саулыкка бик зур зыян салынган, гомере дә бик чикле калган. Нәрсә диде доктор снимокны караганнан соң? "Башыгызда мина замедленного действия бар дип уйлагыз: кан басымыгызны күтәртергә ярамый, авыр физик эшләр, иелеп эшләүләр катгый рәвештә тыела", – дигән сүзләре һаман колакта яңгырап тора. Даими рәвештә дару эчеп, үлем көтеп яши торган башы белән, үзеннән 14 яшькә кече ирнең башын бәйләсенме? Мәдинә яраткан кешене югалту ачысын үзе татыгач, беркемгә дә ул кайгының килүен теләми. Ничекләр генә биздерергә соң Вагизны? Тиздән ул бит җавапны сораячак.

Кеше язмышларына нәрсә генә язылмый икән шул. Кеше сөйләсә, ышанмас иде Мәдинә бу хәлләргә.
...Гомер юлымнан үтәргә булалмадың, тиң парым. 
"Балаларым каршы", "Син миңа кирәкмисең, минем өчен син таксист Вагиз гына", "Уллыкка алыйммы әллә мин сине..." – Вагизга әйтелгән бу җөмләләр Мәдинәнең йөрәген пешерә иде. Ләкин кирегә юл юк. Үзенә тиңне, үз яшендәгене, сау-сәламәт, картайган көнендә дә таяныч, терәк булырлык хатын табарга тиеш ул.

 Һәрбер кешенең бәхетле булырга хакы бар. Мәдинә дә бәхетле. Тормышының мәгънәсен тапты. Төннәрен төшендә Газиз-Вагизен күрә. Нишләптер, ул аларны берләштерә иде дә кебек. Әллә аны, дөрестән дә, Газиз җибәрдеме икән? Яратуы нык иде бит Газизенең. Вагиз да нәкъ Газиз сөйләгән сүзләрне сөйли бит, карашы да шундый ук ягымлы, назлы.

Мәдинәсенең ямьсез җөмләләреннән соң бер атнага югалып тора да Вагиз, яңадан шалтырата башлый: "Сәлам. Хәлләрең ничек? Без барыбер бергә булачакбыз..."
Хыялый... Мәдинәнең карары нык. Аллаһ аны ярдәменнән ташламас. Бар да узар...

Ирина Хәмидуллина,
Чистай.
Фото:  https://www.freepik.com/

 

Язмага реакция белдерегез

23

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading