16+

“Үстердем бит, хәзер син мине карарга тиешсең!”

Әнием балачактан ук: "Үсеп буй җиткәч, син мине карарга тиеш", дип үстерде. Әтием белән аерылганга да мине гаепләде ул. Янәсе, ата тиешле кеше минем тууымны теләмәгән. Берара өйләнәм дип ышандырып йөргән дә, әниемнең корсаклы икәнен белгәч, җилләр искән моннан.

“Үстердем бит, хәзер син мине карарга тиешсең!”

Әнием балачактан ук: "Үсеп буй җиткәч, син мине карарга тиеш", дип үстерде. Әтием белән аерылганга да мине гаепләде ул. Янәсе, ата тиешле кеше минем тууымны теләмәгән. Берара өйләнәм дип ышандырып йөргән дә, әниемнең корсаклы икәнен белгәч, җилләр искән моннан.

Шуңа күрә һәр алынган кием, һәр әзерләнгән ризык "Син миңа рәхмәтле булырга тиеш. Башкалар кимәгәнне киясең, башкалар ашамаганны ашыйсың. Үскәч, син мине карарга тиеш", дигән сүзләр колагымда гел яңгырап торды. Ана назы турында әйткән дә юк инде. Ярый әле ике йорт аша яшәүче әбиемә барып сыена идем. Кызының юньсезлеген күрепме, чәчемне тарап үрә, назлы сүзләре белән иркәли, җылы кочагына алып сөя иде җанашым.

Үсмер чакта клубка чыгуыма да каршы булды әни, "барма, йөрмә, ни калган анда сиңа, йөремсәк булма, йөреп тапкан бала карыйсым юк. Син дә җиткән", дип җанны кимерә иде. Шәһәргә китеп, уку йортына кергәч, җиңел сулап куйдым. Тик әни анда да тынычлыкта калдырмады, фатир алып, шәһәргә күченеп килде. Янәсе, бозыклык кылып ятмыймы анда? Һәр адымымны, телефонымны тикшерүләр...

Тик акыл керә башлаган иде шул инде миңа. Булачак иремне очраткач, әнигә бу хакта әйтеп тә, сөйләп тә тормадым. Бер ел тирәсе кача-поча очрашып йөрдек Илдар белән. Өйләнешәбез дигән сүзгә көч-хәл белән ризалашты әни. Ләкин бер шарт белән – без аның белән яшәргә тиешбез. Ризалаштык. Тик ирем бер ай үткәч, качты бездән. Әниемнең кысылмаган җире калмады, ул гына хаклы, без аңа баш ияргә тиешбез. Иремне бар дип тә санамады. Түзде, түзде дә Илдар, киемнәрен алып чыгып китте. 

— Әниең акылга сайдыр синең, югыйсә, болай кыланмас иде. Булды, җитте. Яшисең килсә, фатир арендалап яшәрбез. Әмма әниең янына аягымны да басмаячакмын, - диде Илдар. "Мин әниемне карарга тиеш", дигән сүзләремә каршы ирем:" Йә ул, йә мин", диде дә кырт кисте. Аның артыннан чыгып китәргә риза булдым. Инде әнием чиргә сабышып чакырып ята, безгә бәддогалар укый. Миңа нишләргә? Сезнең киңәшегезне көтәм. 

Ләйсән.
Фото: freepik.com


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    6

    0

    Эле эниегез уз акылында, узен йортэ икэн торсын тыныч кына уз квартирасында, балалар тормышына кысылып йормэсен. Э син уз тормышынны жайла.

    • аватар Без имени

      8

      1

      Син сенлем язуын буенча ана назы куреп усмэгэнсен инде, эниен сине картаайган конендэ узенэ хезмэтче итеп ясарга устергэн,эгэр иренне яратасын икэн аны да югалтма инде,э эниен сине анламас дип уйлыйм,ул узен генэ ярата курэмсен, синен бэхетсез булуында анын эше юк. Уз тормышынны узен кара, эгоистларны жинеп булмый аларны

      • аватар Без имени

        6

        0

        Ирең белән яшә.Әниең янына баргалап тор,ял көннәрендә.

        Мөһим

        loading