16+

Сынаса да сыный икән. Янгында пешкән Илфар абый вафат

Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылы кайгы кичерә.

Сынаса да сыный икән. Янгында пешкән Илфар абый вафат

Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылы кайгы кичерә.

Йортлары янып, тәннәре утта пешкән гаилә башлыгы Илфар Исмәгыйлев таң белән өзелгән...

Табиблар тырышлыгын да, мәрхүм Илфарның яшәргә үҗәтләнүен дә әҗәл җиңгән. Утлы ишек аша урамга атылганда тән өслегенең 70 проценты пешкән иде шул. Үз тәнен ут яласа да, бирешмичә, аяксыз хәләле Гүзәлияне уттан коткарган ирнең бакыйлыкка кузгалуы кызганыч. Гүзәлиянең бер аягын кискәч, аңа терәк булып, авырлык китермичә яшәгән кеше иде бит ул.  Ләкин үлем - бер хак. Гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз.

Моңарчы чыккан язмага сылтама: Әтнәдәге янгын: “Әтинең янгын эчендә калганын күргәч, әни бик курыктым, ди...”

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading