Мал табибы, машина йөртүче, слесарь-сантехник... махсус хәрби операция зонасында илебез сагын яклаучы, саклаучылар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк. Аларны һәрберсен бары бер хис берләштерә - ватанпәрвәрлек.
Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай татар халкының борынгыдан килгән батырлык, кыюлык кебек гүзәл сыйфатларын үзенең шигырендә аеруча образлы итеп тасвирлый алган:
... Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез...
Әлеге шигьри юлларга мисал итеп Саба районы Тимершык авылы егете Ленур Биктимировны китерергә була. Нәкъ бөек шагыйребез язганча, көчле, куәтле дә ул, җигелеп эшли дә. Һич көтмәгәндә махсус хәрби операция зонасына китүе дә башкалар өчен көтелмәгән була. Ә Ленур бу хакта озак уйлана, барысын да мең кат сүтеп, мең кат ялгый. Сораулы карашларга бер җавап: "Башка егетләр ил сагында булганда, мин тынычлап йоклый алмыйм".
Балачак
Тимершык авылы гомер-гомергә көрәшчеләр, итекчеләр белән дан тоткан. Менә шул гүзәл якта Шаһинур һәм Гөлсинә Биктимировлар гаиләсендә уртанчылар булып игезәк уллары дөньяга килә. Берсенә Ленур дип кушсалар, икенчесен Ленар дип атыйлар. Ярашлы бит. Ике игезәкнең тормышы да бер-берсе белән үрелеп бара. Әтиләре Шаһинур гомере буе колхозда бригадир булып хезмәт куя. Бүгенге көндә дә җирле хуҗалыкта эшләвен дәвам итә, быел аңа 61 яшь тулган. Әниләре Гөлсинә апа авыл балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән, әле дә эшен дәвам итә. Аңа 56 яшь.
– Гаиләдә без 3 бала. Апам бар әле минем, – дип хатирәләргә биреләбез Ленур белән. – Мәктәптә укыганда игезәк сыңарым белән үзебезне нинди генә спорт төрләрендә сынамадык. Төп һәвәсебез көрәш иде. Аллаһының рәхмәте кушып, ярышларда сынатмаганбыз, күрәсең. Атнаның һәр 3 көнендә республиканың төрле шәһәр-районнарында үткәрелгән ярышларда катнашып килдек. Мәктәптә берничә таләпчән укытучы бар иде, аларның: “Җырлап, көлеп, көрәшеп кенә кеше булып булмый”, дигән сүзләре күңелгә нык сеңеп калган. Үпкәләгәнмендер инде. Ә мин хәзер мондый сүзләргә искә алып төрттереп куям: “Аллага шөкер, көрәшеп, җырлап та, кеше булдык, кәчтүм-чалбардан йөрибез”, дим. Кемгәдер безнең мисал тормышында этәргеч булсын.
Җыр-моңга һәвәслеккә килгәндә, Ленур, һич икеләнеп тормыйча, әти-әниемнән килә, ди.
– Әти ягыннан бөтенесе дә диярлек җырчы-биючеләр. Әнием җырламаса да, шигырьләр язып, гел мәдәни чараларда катнашып килде. Әнинең әтисе тальянда бик матур итеп суза иде. Бүгенге көндә дә әти-әнием клубта нинди чара үткәрелә, шунда алар чаба. Авылның активистлары, чын патриотлары. Горурланам алар белән, – ди Ленур. – Тимершык урта мәктәбен тәмамлап, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга кердем. Кечкенәдән җырчы булу теләге бар иде.
Яшьлек
– Беренче курста укыган мәлем, – ди Ленур. – Әти-әнидән акча сорамыйм дип автомойкага төнге сменага эшкә урнаштым. Көндез укуга киләм, әле өстәвенә буш вакытлар булса, “Динамо” спорт үзәгенә барып, шунда көрәш буенча күнекмәләргә керәм. Ничек өлгердем икән диген син, кызык хәлләр булды инде. Лекция вакытында йоклап китәм дә, укытучылар, яки курсташларым мине уята. Рәхмәт остазларыма, хәлемә керә белделәр. Автомат рәвештә ябып бардым сессияләрне. Әле курсташларым белән аралашып торам, алар шакката, студент вакыттагы Ленур белән бүгенге Ленур җир белән күк арасы, шундый оялчан идең син, диләр. Әле ат спорты белән җенләнә дә идем. Үземнең чабышкы атым бар иде. Аның белән нинди генә ярышларда катнашмадык без. Хәтта ки алдан ук 1 майга сессияне ябып кайтып китә идем. Чөнки атны ярышка әзерлисе бар. Әти күрше авылдан бер данлыклы ат асраучылардан, хезмәт хакыннан билгеле бер сумманы тотып калу нисбәтеннән, колын алып бирде үземә. Әлеге Йолдыз кушаматлы колынны җитәкләп үстердем. Ярышларда беренчелектә булдык. Әмма күз тигәндер, күрәсең, җан бирде якын дустым. 2009 елда көллияттә укуны бетердем. Айдар Фәйзхрахманов төркеменә чакырулы идем. Әмма районга, дөресрәге, авылга чакырып кайтардылар, янәсе, бераз эшләп тор да тиздән сине район клубына алабыз. Директор булу теләге көчле булгандыр инде, авылга кайтып киттем.
Авыл клубында эшли башлый егет. Җәен клуб тирәли чүп утый, кычыткан чаба, ә кичен яшьләр белән төрле чара үткәрә.
– Уйладым да диплом тотып, кычыткан чабып йөреп булмас дип, тамада кәсебенә керештем. Беренче тапкыр апамның туен үткәрдем. Остара башладым. Бөтен кешегә ошады. Китте атна саен заказ. Үскәч зур бизнесмен булам дигән хыялым бар иде. 2012 елда автомойка төзедем дә шуны ачып җибәрдем. Районда иң зур авылларның берсе бит Тимершык. 2013 елда кибет, бераздан соң ял итү урыны ачып җибәрдем. Әти белән әни сөт җыю белән шөгыльләнеп алды. Аны киңәйттем, 100 башлык мал өчен ферма төзедем. ләкин авыл хуҗалыгында акча эшләп булмаганга төшендем, ул шул килеш тора. 2019 елда дустыма кибетемне, ял итү урынын саттым, дөньяны барыбер куып җитеп булмый. Тамадалыкта 2015 елга кадәр бик күп иде заказларым, торгынлык чоры булып алды. Декоратив агачлар үсүче питомнигым бар. Шулар табыш китерә, әлхәмдүлилләһ. 2023 елда үз теләгем махсус хәрби операция зонасына китү теләге белән яна башладым,֪ – ди җырчы, тамада Ленур.
Махсус хәрби операция
– Мобилизация игълан ителгәч, күрәм, әзмәвердәй ир-егетләр кача башлады, кемдер хастаханәгә кереп ятты, икенчеләре чит илгә качты. Таныш-белешләргә дә: «Повестка килгән икән, нишләп бармыйсыз?» – дидем. «Нишләп үзең бармыйсың?» – диделәр. «Повестка килсә, барам», – дидем. Апаның ире дә мобилизациягә эләкте. Миңа повестка килмәде, болай булмый дип, Казанга барып хәрби комиссариат белән 23 августта контракт төзедем. Минем китәсен беркем дә белми иде. Дусларга 2 көн кала гына әйттем. Иртәнге 6да чыгып киттем, китүе барыбер читен булды. Гаиләм капка төбендә озатып калды. Җай чыкканда яза идем. Минем кая киткәнне барыбер аңладылар инде. Гаилә дә, дуслар да минем үзсүзле икәнемне белә.
Луганскида булганда мине 15 көнгә Белгород өлкәсенә укырга җибәрделәр. Квадрокоптер белән эшләү һәм координаталар өйрәнү буенча укып кайттым. Башта без оборонада тордык, аннан Херсон өлкәсенә күчерделәр. Крынки бистәсен штурмларга барырга тиеш идек. Квадрокоптер белән өчәү разведкага киттек. Алдан барган егет минага басты. Егетләр исән калмаган. Мине квадрокоптер тартмасы саклагандыр. Шулай да, миндә 17 кыйпылчык иде, сул аяк һәм кул сынган иде. Уң аякның бармак өлешләре юк, алар киселгән. Херсоннан Севастопольгә очканда гына аңга килдем. Кайда беренче ярдәм күрсәткәннәрдер – белмим. Яралы һәм үлеләрне ташый торган машина үтеп бара торган булган, шунда салып җибәргәннәр. Севастопольдән – Сочига, аннан 12 декабрьдә Мәскәүгә кайтардылар, – ди ул ул. – Мәскәүдән кайтуны да андагы дуслар оештырды, монда каршы алдылар. Монда кайткач машина бүләк иттеләр. Шундый якын, игелекле, шәфкатьле дусларым булуына бик шатмын. Өйдә мине хатыным, 4 яшьлек кызым көтеп торды. Алар хакына Аллаһы тәгалә гомер биргәндер.
Хәзерге вакытта Ленур Ульян өлкәсендә хәрби – табиб комиссиясен үтеп йөри. “Алда ни буласын белмим, әмма табиблар яраклы дип таба икән, кире МХОга китәм”, ди хәрби үзе.
Комментарийлар