Тәкъдир сынавына түзеп, гомеренең ятакка береккән сигезенче елы үтеп бара. Хәрәкәтсез. Селкенмичә. Авыр, әлбәттә, ләкин түзә. Бәхетенә бер генә бармагы тыңлый үзен. Әле анысын да әнисе бәйләп куя. “Таяк”ка әйләнгәч кенә эшкә ярый – телефон, планшет экранына, телевизор пультына төртә ала.
Интернет дөньясын күзләгәндә егетнең авырту-сызланулары да беразга гына булса да онытыла.
Ишекне ачмый...
Алексеевск районының Кыр Шынталасы авылында яшәүче 33 яшьлек Руслан Әхмәтшин юл фаҗигасенә юлыкканнан соң кулга кала. Әти-әнисенең озак көтеп, Аллаһыдан гаҗизләнеп сорап алган баласы ул. Бүген аңа 33 яшь. Җир җимертеп яшәрлек чагы. Ләкин егет ятакка береккән. Гомерлеккә.
Күрешкәч, үзен дә, әти-әнисен дә кызгандым. Авыр сынау. Ләкин кичәргә кирәк. Әнисе Нурия апа да саусыз – паркинсон чире елдан-ел ныграк тезләндерә. Әтисе Рәшит абый да олыгаеп килә. Бәдәнле егетне каравы җиңел түгел, нишләсеннәр, үз каннарыннан яралган җан. Кайчандыр йөгереп йөргән Русланның кулларында әле өмет бар, ә менә гәүдәсенең күкрәктән аскы өлеше кызганычка каршы, берни тоймый.
Руслан юл һаләкәтенә очраганчы Нурия апа белән Рәшит абый Әхмәтшиннар Казандагы фатирларын сатып, авылга кайтканнар. Йорт алганнар. Куанып яшәп ятканда, капкаларына менә шушы хәсрәт сугылган.
– Рәшит белән икебезнең дә икенче никахыбыздан туган бала ул. Беренче иремнән балам булмады. 6 ел бергә яшәгәч аерылыштык. Үпкәләтү, рәнҗетүләренә түзәр дә идем, читкә йөргәнен белдем. Кызулык белән киемнәрен чемоданга тутырдым да, машинасына үзем чыгарып аттым, – дип сөйли Нурия апа.
Ир тузынган хатынына кулын селкеп китеп бара. Инде җиңел булыр дип уйласа да, хатын ялгыша. Сыңарлык күңел халәтен тагын да авырайта. Әрнү янына сагыш өстәлә. Ә ир кичен кайта. Йөрәгенең йөз җиреннән йөз тавыш: “Керт!” - дисә дә, хатын ишекне ачмый.
– Рәшит белән икебез дә бер заводта эшли идек. Хатыны яман шештән үлгән, кулында ике ир бала – Эльбрус белән Илдус. “Балаларга әни кирәк, Нурия... Чык миңа кияүгә. Рәнҗетмәм, килешеп яшәрбез”, - диде ул. Баласыз калмыйм, кешенекен булса сөеп үстерим, дип ризалаштым. Рәшит мине ике бүлмәле фатирына җитәкләп кайтты. Эльбруска – 8, Илдуска 7 яшь иде. Икәүләшеп моңсу гына миңа карап торалар. Кочып алам дисәм ятсыналар. 8 ай әнисез яшәгәннәр бит. Яшермим, башта бик авыр иде, ләкин кешенекеме, үзеңнекеме, балалы тормыш барыбер икенче инде, күңелле тормыш, - ди Нурия ханым.
Балалар үсә. Әтиләренә караганда Нурия апа артыграк иркәли. Ире: “Яхшы киемнәрен әрешкә генә киерт”, – дисә дә газизләрен яклый. “Саклар өчен түгел, киертер өчен алдым. Үзләре киеп туздырсыннар”, – дигән бер сүзе бәхәскә нокта куя. Җитә бер вакыт – балалар тормыш юлына аяк баса. Әти-әни үз бурычын үти: бергә алган 3 бүлмәле фатир сатып, Эльбрус белән Илдусны куышлы итәләр, ә үзләренә тигән өлешкә авылдан искерәк кенә йорт юнәтәләр.
– Рәшит абыегыз башта үз ягына каерды. Әлки районының Татар Мулласы авылына кайтсам, кемне беләм? Хатын-кыз хәйләкәрерәк бит. “Син уйла, ә мин үземнекләр янына күченәм”, - дидем. Рәшит миңа иярде. Һәр кешегә үзнең туган авылы якын. Без 8 бала үстек. Дүртебез яшь әнидән, әти бер. Мин – беренче оя баласы. 5 яшемдә әнисез калдым. Әни яман шештән үлеп китте. Үги әни кулында үстек. Бик яхшы әни булды ул. Әтидән тапкан беренче баласын 4 яшендә машина таптады. Сеңелләрем белән кибет янына чыршы бәйрәменә килгән идем. Ике сеңлем җитәкләшеп кайтып китте. Урам борылышында ук үзебезнең авыл кеше Суфия исемлесен бәрдереп киткән. Салган баштан. Декабрьнең 31 көнне, - дип сөйли Нурия апа.
Бәби тәме...
Хак Тәгалә, кеше баласын чын йөрәгеннән үз итә беүен генә көткән диярсең, рәхмәтен ирештерә – Нурия ханым бәбигә уза. Башта үз халәтенә ышанмыйчарак йөри әле әлбәттә.
- Рәшит белән кавышкач, Русланыбыз туды. Өч бала әнисе булып яшәдем, Аллаһыма рәхмәт. Эльбрус белән Илдус авылга еш кайталар. “Әни!” дип, сүз арасында гына да ничә мәртәбә әйтәләр икән?! Рәшит көнләшеп тә куя: “Синең яннан китмиләр дә, нәрсә генә серләшәсез?” – ди. Әни, дип зурлауларына рәхмәт. Руслан теге чакны үзебез белән авылга кайтты. Ул чакны аңа 25 яшь иде. Болай да шәһәрдә үскән, авыл җирендә ямь күрмәде, кире Казанга китеп урнашты, – ди әңгәмәдәшем.
Ул көнне Руслан юл һаләкәтенә кадәр булган өлешен үзе дә анык хәтерли. Эштән соң авылга кузгала. Танышлары машинасына утыра. Пассажир булып. Артка.
- Рульдә хатын-кыз иде, артында ук баласы, янында егет кеше – дустым. Апрель ае бу, унбише көнне. 2016 ел. Кичке сәгать җиде белән сигез арасы. Лаеш борылышына җиткәч, безнең машина юл астына төшеп китте. Алдындагы машинаны узарга керешкәч, каршыга машина килүен күреп, янындагы егет рульгә ябышкан, – дип искә төшерә Руслан ул көнне.
Кирәксез хәрәкәт машинаны юл читенә борып төшерә. Руслан, бәхетсезлегенә каршы, саклык каешын да эләктермәгән була. Араларында аңа гына зыян килә дә. “Ашыгыч ярдәм” хезмәте килеп җиткәнче 4 сәгатьләп җирдә ята. Каты имгәнүдән тыш егет үпкәләренә дә салкын тидерә.
- РКБ да гына аңыма килдем. Ят җир икәнен дә беләм, аңлыйм кебек, аңламыйм. “Мин кая соң?” – дип сорадым әле. Ике сүз белән генә аңлаттылар. Умыртка баганасының муен өлеше сынган булып чыкты. Шуңа өстәп пневмания башланды. Сулау авырлашкач, табибларга муенымны тишәргә туры килде. Махсус дисклар куйдылар, трубкалар, – ди Руслан.
Әти-әнисенә иртән хәбәр итәләр. Табиблар: “Умырткалыгы ике җирдән сынган, улыгыз аякка басмый”, – дип кистереп әйтәләр. Ләкин әти-әни улын тереләсенә өметләндерә.
- Ике атнадан мине өйгә кайтарып җибәрделәр. Мин ул чакны үземне җайланырмын, терелеп кабат аякка басармын дип уйладым. Бер елдан томография үтәргә килдек. Әни чыгып киткәч, табибтан үзем сорадым. “Юк, үз аягыңда бүтән йөрмисең”, – диде. Күз алларым караңгыланды. Яшисем килми башлады. Яшәүмени бу? Сызланудан кайчак куырылып киләм. Әнигә гел йоклата торган дару салырга кушам. Берәү генә җиңмәгәч, дозасын арттырырга кушам. Кулларым ярый әле, авырдан гына хәрәкәтләнә, ләкин кашык тота алмыйм мин. Әти-әни ашата, эчертә. Абыйларым кайткач, мунчага алып барып юындыралар. Ләүкәгә сузып салалар да чабалар. Берни сизмим. Чиләкләп тәнемә салкын су сибегез дим. 200 литр су сыешлы кисмәк тора, шуны бетереп чыгабыз. Мунчадан соң тынычлап йоклыйм, – ди Руслан.
Көнне даруда үткәргән егет ничек кенә тырышмасын, тернәкләнә алмый. Уколның бер төрлесе генә дә аена 150 мәртәбә салына. Ә авыртуын басар өчен көнлек 500 сумлык дару эчәрга туры килә.
- Сызлану да гаҗәп, әле бер җир сызлый, әле икенче җиргә күчә. Аптырагач, әнигә тәнемне уарга кушам да, ул да арый. Куллары хәлсез. Тик минем гарипләнеп, түшәмгә карап ятасым килми, – ди Руслан.
Дустына рәхмәтле ул, Русланны өч мәртәбә Мәскәүгә алып барган. Операция ясаткан. Русланны кулларында гына күтәреп диярлек йөрүе өстенә, үзе үк караган.
- Кулым иңбашымнан аерылып китә шикелле, сызлавына түзәрлек түгел иде. Кулымдагы нерв җепселе кысылган. Ләкин икенче юлы барганда ковид чорына туры килдек. Хастаханәне бер көн эчендә бушатып, безгә кайтып китәргә куштылар. Тернәкләндерү үзәкләренә йөрер идем, бөтен акча даруга китә. Әле бит даруларның да бушлай бирелергә тиеш булып та, килеп җитмәгәннәре күп, аларын сатып алабыз. Әнинең үз дарулары да бик кыйммәт. Ә миңа даими массаж кирәк. Ул да түләүле. Менә шунлык кына ярдәмгә өметләнәм дә, – ди Руслан.
Ятып торган хәлдә яшәүдән арыган егетнең күңелендә бүген яшәүгә яңа өмет уянып килә. Интернет челтәрендә үз сәхифәсен ачкан. Үзе кебекләргә терәк булырга ниятли. Шөгыльләнгән видеоларын урнаштыра, күңеле халәте турында яза. Аяусыз тормыш дулкыны ярга каккан кешеләр күп, алар өчен Руслан аралашу мәйданы төзегән.
Руслан бүген акчалата ярдәмгә мохтаҗ.
– Рульгә ябышкан егеткә суд үз җәзасын бирде – ул миңа 800 000 сум акча түләргә тиеш дә, тик канун карарын үтәмичә тилмертә, – ди Руслан.
Арабызда Русланга ярдәм итәргә теләүчеләр табылса әйбәт булыр иде дә. Шәфкать, мәрхәмәтебезне кызганмыйк, хәлдән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк. Тамчыдан да күл җыела ди безнең халык.
P.S.: саубуллашканда Русланга бер сорау бирдем. Сөйгәне булгандыр...
– Бик яраткан кызым бар иде, кавыша алмадык. Юл һәлакәтенә юлыккач, бераз аралаштык әле. Бер мәртәбә кайтты. Әниләр мине караваттан идәнгә төшерделәр, атна буе янымда мине карады. Әни минем нинди хәлдә булуымны аңласын дигәндер. Киткәч шалтыратты. “Үз бәхетеңне тап”, – дидем. Елады да, ялынды да. Мин ир буларак аны бәхетле итә алмыйм, шушы халәтемдә җан асрыйм. Ләкин тереләсем, бик тә аякка басасым килә, – диде Руслан.
Русланга ярдәм итәргә теләүчеләр аның 2202 2056 7979 4963 номерлы картасына акча сала ала. 8 900 323 6000 номеры да картага беркетелгән.
Комментарийлар
1
0
Бик авыр хәл.
0
0