Сездә басылган язмаларны укыйм да шаклар катам. Кешедә – үзеннән өлкәнрәк ир, яшь сөяркә, миндә генә кешечә булмады инде. Бар да киресенчә, иремә – 26, үземә – 30, сөяркәмә – 68 яшь.
Ләкин без сөяркәм белән йокламыйбыз, әллә нәрсә уйлый күрмәгез тагын. Эш шунда: мин әтисез үстем һәм әти назын һәрвакыт читтән эзләдем. Эзләдем һәм таптым. Ул миңа ачылып сөйләшер, бушаныр өчен кирәк. Киңәшен дә бирә, мине кайгырта, игътибарыннан өзми. Акча белән дә булыша.
Беркөнне уйга баттым... Аның белән аралашуым, очрашуым иремә хыянәт буламы? Ул мине назлый, иркәли, ләкин без мәхәббәт белән шөгыльләнмибез. Ул булганда, күңелгә тыныч.
Чулпан Д.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар