Каты авырып киттем. Көз дә, кыш та мин рәтләп аякка баса алмадым. Ырматиз суккан диделәр. Буа бүлнисенә дә алып йөргәннәр. Кеше була алмас дигәннәр, ахры. Үзем дәү әни (әби) белән әнкәйнең янымнан китмичә диярлек терле юллар белән дәвалауларын хәтерлим. Язга таба аякка баса башладым.
Өйнең ишегеннән ерак түгел генә тирес күче өелә башлады. Әткәй вафатыннын соң озак тормый сыерыбыз да үлгән иде бит, каян килә икән ул тирес дим? Әнкәй белән абый ерак түгел урнашкан атлар конюшниеннан чана тартып ташыйлар икән. Бераз өелә башлагач, әнкәй салам ягып, казанда су җылытып, аны бу күчнең уртасына сала. Тирес күче үзе үк пар чыгарып янып утыра башлады.
Март ахырлары. Дәү әни, әнкәй, туганым апа тирес күченең уртасын казып төшеп, мине күтәреп чыгып, шул тишеккә утыртып күмеп куйдылар. Тирә-якны томалап, башым гына күренеп калды.
Комментарийлар