Украинада һәлак булган майор Алмаз Әгълиев белән 21 август көнне әтисенең төп нигезендә – Арча районы Яңа Кырлай авылында хушлаштылар...
Яшь геройның әти-әнисе, тормыш иптәше әлеге гомерлек югалтудан күзләрен дә ача алмый. “Соңгы минутка кадәр минем улым түгелдер, хатадыр дип көттем”, – дип өзгәләнә әнисе Нурия ханым.
Батыр егетне соңгы юлга озатырга якын туганнарыннан тыш, Казан һәм Арча районнары хәрби комиссариат вәкилләре, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, хәрби хезмәттәшләре, дуслары кайткан иде.
“Фронтның иң алгы сызыгында булды”
32 яшьлек Алмазны һәркем уңай яктан гына искә ала. Хәрбиләргә хас булганча, аз сүзле, якыннары, иптәшләре өчен утка-суга керергә әзер булган чын каһарман, диләр аның турында. Моннан тыш, үзенең кул астында хезмәт куючылар өчен чын мәгънәсендә намуслы һәм ярдәмчел, таләпчән җитәкче дә, ышанычлы дус та, киңәшче дә.
Әтисен үрнәк итеп куйган егет кечкенәдән үк хәрби булырга хыяллана.
– Үзем дә кораллы көчләре сафында хезмәт иттем, – дип сөйләде безгә Алмазның әтисе Хәмит абый Әгълиев. – Тормыш иптәшем, Мамадыш кызы Нурия безнең авылга музей карарга килгән иде. Отпускка авылга кайткан идем, ошаттым кызны, 20 минут сөйләшеп тордык. Шунда уйламыйча: “Кияүгә чык миңа”, – дидем. Ул ризалашты. Яшьлек юләрлек бит. 20 минутлык аралашу безне гомергә бәйләп куйды. Өйләнештек тә, Новосибирскига киттек. Олы улыбыз Әгъзәм дөньяга килде. Бераздан Красноярскига күчерделәр. Биредә 1990 елның 22 февралендә Алмаз туды. Кечкенәдән игелекле бала булып үсте ул. Абыйсы Әгьзәм белән бер-берсенә терәк булдылар. Аның киләчәктә командир булып хезмәт итәчәге күкләрдә язылгандыр, күрәсең. Берәр кая җибәрегез әле, дип рөхсәт сораса, менә шуны-шуны эшлә, аннан соң чыгарсың, дия идем. Ә ул шуны минут эчендә эшләп куя. Ничек өлгерде икән, дип баш вата идем, серен күрше хатыны чиште. Баксаң, урамдагы малайларны җыеп керә дә, аларга эшләргә куша. Үзе моның өчен прәннек, кәнфит бирә аларга. Менә шулай судан коры чыгарга өйрәнде ул, аңарда җиткәчелек итү, кешеләрне тыңлата белү өчен барлык сыйфатлар да бар иде.
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Алмаз хәрби һөнәр үзләштерә, Новосибирскидагы Югары Хәрби училищеда белем ала. 2010 елдан бирле иң кайнар нокталарда – хәрби конфликтларда катнаша. Әле Сириядә, әле Таулы Карабахта. Һәрчак фронтның иң алгы сызыгында.
“Әти, анда минем улларым”, – диде”
Әти-әнисенең шул еллар дәверендә ут эчендә яшәвен күз алдына да китерү кыен. Инде менә 2022 елның феврале дә Әгълиевлар гаиләсенә шом алып керә. Алмазны Украинада барган махсус хәрби операциягә җибәрәләр. Үзе дә элек хәрби әмердән-әмергә яшәгән Хәмит абый моңа әзер була. Ә менә Нурия апа баласының исәнлеге өчен көн дә дога кыла.
Әгълиевлар улларының элемтәгә чыгуын һәр минут саен көтеп яши. Ул шалтыратса яки кечкенә генә бер хәбәр булса да, күзләребез ачылып китә, өебезгә нур иңә иде, ди алар. Әмма разведчик булып хезмәт иткән яраткан уллары белән сөйләшү бәхете гел елмаймый.
– Разведчик алгы сызыкта бит ул. Аның хатасы кешеләр үлеменә китерергә мөмкин. Иң куркыныч һөнәрләрнең берсе ул фронтта. Украинада барган операциядә улым ике тапкыр контузия алган, каты яраланган, – дип сөйли Хәмит абый. – Чолганышта калган ике очучыны алып чыккан. Курку белмәс булды. Без хәзер Казанда яшибез. 20 февральдә отпускка кайткан иде. Соңгы тапкыр күрешүебез булган, ике көннән соң Украинага китте. «Улым, ял бирделәр бит. Безнең белән бул, кал, ял ит», – дип тә карадым. Ул күңеле белән анда, сугышчылары янында иде. «Әти, анда минем улларым, энеләрем. Мин аларны калдыра алмыйм», – диде ул.
«Хәрби кеше яшеренеп утырмый»
Хәрби операция барышында майор Алмаз Әгълиевны разведбатальон командиры вазифасын башкаручы итеп билгелиләр. Сентябрьдә подполковник хәрби дәрәҗәсе бирелергә тиеш була.
– Әнисе һәрчак аңа, үзеңне сакла, дип әйтә килде. Ә ул” «Хәрби кеше яшеренеп утырырга тиеш түгел», – дип әйтә иде. Улыбызның үлеме турында безгә 17 августта хәбәр иттеләр. Алмазның иптәшләре иң элек абыйсы Әгъзәмгә шалтыраткан. Ул миңа: «Әти, Алмазыбыз башка юк инде», – дип кенә әйтә алды. Шунда барысын да аңладым. Яу кырында камалышта калган яралы сугышчыларны алып кайтырга барганда минометтан ут ачканнар. Шунда ике майор, шуларның берсе улыбыз Украина җирендә мәңгегә күзләрен йомган. Берьюлы хәсрәт тә, горурлык та кичерәбез. Улыбызны инде берни дә кире кайтара алмаячак, алга таба яшәргә кирәк. Горурланабыз. Елый башлагач, аның каһарман булуын искә төшерәбез дә, бераз тынычланабыз, – ди әти кеше.
Алмазның хатыны, 6 һәм 2 яшендәге ике баласы калды. Абыйсы Әгъзәм дә хәрби, подполковник дәрәҗәсендә – Мәскәүдә Хәрби академиядә белем ала.
«Геройларча тәрбияләгәннәр»
– Күз алдында үскән күршем Хәмитнең улы Алмазның батырларча һәлак булуы турында ишетүе һәркем өчен авыр булды, – дип сөйләде безгә Арчадан Фәкия Шәрәфетдинова. – Авылда туып-үсмәсә, яшәмәсә дә, чыгышы белән безнең авылныкы бит ул. Җәйге ялга кайта иде ул балалар. Үз дә хәрби булып хезмәт иткән Хәмит улларын да чын геройларча тәрбияләгән. Батыр якташыбыз, татар герое хәтерләребездә мәңге сакланыр! Хәмит, Нурия олы кайгыгызны уртаклашабыз. Ходай сабырлык бирсен сезгә! Алмазның урыннары җәннәттә булсын!
“Мәчесе дә сизә, бугай”
– Алмаз миңа үз улым шикелле якын иде, – дип сөйләде безгә туганнары Рәмзия апа Әгълиева. – Хәмит ялга чыккан саен безгә кайталар иде. Килендәшем Нурия Мамадышныкы, алар анда кайталар, Алмазны улларым белән бергә уйнасын дип үзебездә калдырам. Кечкенәдән мәче-эт яратты, урамда берәр мәче, эт күрсә, шуларны ашатмыйча, тынычланмый иде. Әнә хәзер өйләрендә ул урамнан табып кайткан Барсик кушаматлы мәче яши. Ул да хуҗасының үлеме турында сизенгән сыман, соңгы арада боек, ди. Авыр хәсрәттән арынып булмый. Улыбызның урыны җәннәт түрләрендә булсын.
Югалту ачысы белән килештек дисәләр дә, ата-ана күңелендәге өмет чаткысы сүрелми. Бу авыр хәсрәтне бары тик Алмаз турындагы истәлекләр генә бераз баса алыр. Тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы мәңгелек бит.
Язманың тулы вариантын "Шәһри Казан Язмыш" газетасының 26 август саныннан укый аласыз.
Фотолар шәхси архивтан
Комментарийлар
0
0
Бик авыр мондый хэбэрлэрне укырга.Ходай сабырлык бирсен туганнарына.
0
0