Эдуард Балтач район үзәгендәге урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Тик уку йортын тәмамларга өлгерми, армия сафларына чакырыла.
– Казанда эшлим мин, 3 көн шәһәрдә, 4 көн ял итәм. Ә мин юк вакытта улым йортны, сеңелләрен карап торды. Кече сеңлесе Альбинага 13 яшь. Аннан соң безнең тагын опекунлыкка алган ике кызыбыз бар. Эдуард алар өчен дә үлеп торды. Олысы еш чирли, шуңа хастаханә юлларын күп таптарга туры килде. Кая кирәк булса, улым шунда йөртте безне. Абыем дип өзелеп тора иде кызлар аның өчен. Улым кече яшьтән техникага хирыс булды, тракторда эшләде. Соңгы елларда "Энергетик" ширкәтендә хезмәт куйды, – дип сөйләде Сәвия апа.
Мобилизация игълан ителүе турында Эдуард яңалыклардан ишетеп белә, бу хакта якыннарына әйтә. Эш-мәшәкать белән бу онытыла да. Ләкин көтелмәгән хәбәр озак көттерми. Эдуардка повестканы авыл җирлеге башлыгы үзе тапшыра.
– Беренчел мәлне күңелдә аптырау хисе барлыкка килде, – ди хәрбинең әнисе. – Ник минем улым, нигә алар китәргә тиеш. Ләкин Эдуард шулчаклы тыныч булды. Аннан соң улымның халәте миңа да күчте булса кирәк, кешеләрдән сорашып әйберләр хәстәрли башладык. Егетләребезне ЭКСПОга алып киттеләр. Үзем дә Казанда эшләгәч, бер көн калмый аның янына йөрдем. Үкенечкә калмасын, һәр буш вакытымны улым белән белән үткәрим дип уйланылгандыр инде. Газизем белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырабыз да, кайтып китәм. Аннан соң аларны махсус хәрби операция зонасына алып киттеләр. Бик озак вакыт Эдуардтан хәбәр булмый. Әмма Сәвия апа кешеләр аша эзләттерә аны. Таба бит. Баксаң, улы “Шайтан” кушаматын алган икән. Моның сәбәбен әле дә белми әни кеше.
Эдуардның соңгы көннәре турында да билгеле була. 15 октябрь көнне аларның ротасын штурмга кертәләр. Ике яктан да ут ачалар. Егетләребез ничек тә каршы тора. Тик менә каяндыр танк килеп чыга да хәрбиләребезгә каршы ут ача, Эдуардның аягына снаряд кыйпылчыгы эләгә.
– Яраланган улымны иптәшләре носилкага салып яшел зонага алып чыга башлый, ләкин ара ерак була, – ди Сәвия апа. – Юлда аларны янә утка тотканнар, әмма бәхетләренә егетләр чыгып җитә. Әле алып чыккач та носилкадан торып утырган улым. Иптәшләре белән сөйләшкән, ул шундый сабыр иде. Хәрбиләр әйтүенчә, бер тыны да чыкмаган Эдуардның, бер зарланмаган ул. Эвакуация машинасында кан күп югалтудан үлгән улым. Аны авылга алып кайту өчен олы улым, туганым белән Ростовка, моргка махсус бардым. Юкса, аның гәүдәсен алып кайту тагын да озаккарак сузылыр иде. Болай да аны эзли башлаганнан бирле, ике атна дәвамында билгесезлектә яшәдек. Ике атна авызымнан ризык үтмәде. Аллаһка шөкер, гәүдәсен алып кайттык, саубуллаштык, каберенә барырга була. Аллаһы Тәгалә шунысына булышты.
Комментарийлар
1
0
0
Бик авыр.. ходай сабырлыклар ьирсен гаилэсенэ.. Авыр туфрагы динел булсын
0
0