“Булат юл-транспорт һәлакәтенә очраган икән. Мотоциклын тапканнар. Үзен һаман таба алмыйлар...”.
Авылдагы кичке тынлыкны бүлеп, бу хәбәр йорттан-йортка таралды. Кеше кайгысына битараф булмаганнар шунда ук эзләшергә кереште. Кемдер өендәге утын сүндермичә, яхшы хәбәр килгәнне көтте. Кайберләре егетнең кайда, нинди хәлдә икәнлеген белә торып та, мыштым гына халык арасында йөри бирде. Телләрдә бу көнне Булат кына булды. “Бигрәк уңган иде инде”, “Кызлар эшен, ир-ат эшен аерып тормады”, “Әнисенә бик йомшак булды”, “Армия бозды”, “Бәхете генә булмады” кебек сүзләр дога урынына җырланды. Ләкин бу сүзләр генә егетнең дә гомерен озынайтмады, якыннарының да хәлен җиңеләйтмәде.
Үзе яшәгән авыл янәшәсеннән тимер атын табып кайткач та, Булатны төрле җирләрдән эзләп карадылар. Хастаханәгә дә шалтыраттылар, дус-ишләрен барладылар. Ләкин суга төшкән кебек юкка чыккан егетне тапмыйча тынычлана алмадылар. Көзнең ачы салкыны тәнгә генә түгел, җанга да үткән, бәгырьгә тигән мизгелнең һәр секунды үзәк өзгеч иде. Һәр минутның кадерле булуын белеп өзгәләнде якыннары. Барлык җирдән эзләп аргач, кабат вакыйга булган урынга юнәлделәр. Һәр аршын җир инә күзеннән үтте.
Мотоциклны алып кайткан җирдән шактый еракта, хәтта юлның икенче ягыннан, һич тә көтелмәгән җирдән егетнең канга баткан гәүдәсен табып алдылар. Салкыннан өшеп күшеккән, авыртуны тоймаска әверелгән егет аңсыз иде. Салкын җирдә шул рәвешле 5-6 сәгать ятуы ачыкланды. Аны “Ашыгыч ярдәм“ машинасы белән үзәк хастаханәгә озаттылар. Әй, ул хастаханә белән авыл арасындагы юлның озынлыклары. Булат аны көнгә әллә ничә әйләнә иде дә бит, “Ашыгыч ярдәм” артыннан барганда, югалтырбыз дип курыккан газизләре өчен аңардан да ерак юл юк кебек тоелды. Йокысыз таң атуын да, хәтта авызга су капканнары югын да, көзге җилнең салкынлыгын да алар аңларлык, тоярлык хәлдә түгел иделәр.
Шушы вакытта ук якыннарының башына төрле уйлар килде. Руль артында һәрчак төгәл йөргән егетне бу юлы нәрсә ашыктырган? Юлын ни бутаган? Ни өчен ул мотоциклыннан шулкадәрле ерак тәгәрәгән? Ник аны беркем дә күрмәгән? Ничә сәгать эчендә юлдан берәү дә узмаган? Нишләп үзе генә йөргән? Дуслары кая булган?
Борчулар, чарасызлык эчендә узган көннәрдә әти-әнисенең, туганнарының артык уйларга бирелерлек тә, сорауларга җавап эзләрлек тә, кемнәндер шикләнерлек тә көче булмый. Күңелләрендә бер генә теләк: Булат терелсен иде дә, аякка бассын иде. Әле яши генә башлаган гомер дәвам итсен иде. Аның өчен акчасын да, вакытын да кызганмадылар. Хастаханәдә дә бер минутка да үзен генә калдырмадылар. Ишек төбендә булса да утырып торырга тырыштылар, күзләрен ачкан вакытта янәшәсендә булырга теләделәр.
Бер ай буе Булат яшәү белән үлем арасында тарткалашты. Башы күпереп шешеп, күзләре ачылмас дәрәҗәгә җитсә дә, яшь йөрәк яшим дип типте. Аның бит әле барысы да алда иде. Киләчәккә ал тасма булып сузылган планнары, якты уйлары бар иде. Нәни кызчыгын өзелеп ярата иде... Ләкин... Һәлакәткә бер ай тулган көнне, энесенең никахы булырга тиешле көндә, Булат соңгы сүзен дә әйтә алмыйча, мәңгелеккә күзләрен йомды.
Якыннарының ачы дөреслек белән килешми хәле калмады. Энесе Бәширнең исә никахы билгесез вакытка кичектерелде. Булатны кызы Әлфиягә бер яшь тулган көнне җир куенына иңдерделәр. Әти белән кыз күрешә алмады, чөнки хатыны Диана кызы күңелен авыр тойгылар белән чуарларга, хәтта үлемнең ни икәнен аңламаса да, вакыйга булган урында кызчыкны күтәреп йөрергә теләмәде.
Егетне җирләгән көнне коеп-коеп яңгыр яуды. Гүя табигать тә туганнарының хәлен аңлаган сыман, ярсып-ярсып елады, үкседе, өзгәләнде. Ачы җилнең агач ябалдашларын урталай бөкләп сызгыруы җаннарга тиде. Адәм баласына сыгылганда да, сынмаска әнә шул горур агачлар көч бирде. Иң якын дуслары туфрагының суынып бетүен дә, җирнең урнашуын да көтмичә, Булатның каберен тимер рәшәткә белән әйләндереп алды, баш очына бәхилләшү билгесе буларак таш куйды. Ә үзләре елый-елый көн саен әлеге сукмакны урады. Булатның якыннары белән юллары еш кисеште... Әнә шулай алар кеше белмәгән гаепләрен юып, бәхилләшү алырга теләде сыман. Тик шулай гына күңелләре тынычланып, җаннарына юаныч таптылар микән? Кеше күз яше аша бәхетле була алдылар микән?
...Булат – гап-гади гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән. Кечкенәдән эшләп, энекәш һәм сеңелкәшләренә терәк, таяныч, ярдәмче булырга өйрәнеп үскән улларына әти-әнисе дә зур өметләр баглаган. Ялкаулана белмәгән ул: идәнен дә юган, ашарына да пешергән, терлеген дә караган, техникасын да төзекләндерә белгән. Физик яктан да нык, спорт ягыннан көчле була егет.
Мәктәпне тәмамлау белән, Булат армия сафларына китәргә повестка ала. Яшьтәшләре арасында иң беренчеләрдән булып солдатка китүе өчен горурланып та йөри әле. Әни кеше баласы өчен һәрчак кайгыра-өзгәләнә бит инде ул. “Улым, синнән башка нишләрбез инде?” – дигән сүзләренә каршы да: “Бурычымны үтәп кайтыйм да, аннары сезнең өчен генә яшәрмен, борчылмагыз, безнең гомер алда әле”, – дип җавап бирә. Курку белмәс уллары хәрби хезмәткә дә үзе теләп, очынып бара. Сәламәт, көчле кешеләрне анда да тиз күреп алалар. Һава гаскәрләренә эләгә. Аннан соңгы бер елын Чечняда хезмәт итә. Ләкин беркайчан зарланмый, өйдәгеләрне борчымый, авырлыкны үз җилкәләрендә күтәрә белә.
Чыннан да, гомере булгач, туган нигезенә исән-сау әйләнеп кайта. Шулай да, ут эчендә йөргән көннәр, яңа гына янәшәсендә атлап барган, бер телем икмәкне дә бүлешкән дусларын югалткан вакытлар эзсез калмый. Алар бар да йөрәк түренә җыела, хәтердә саклана. Характерында, үз-үзен тотышында күп кенә үзгәрешләр сизелсә дә, улларының исән-сау булуына сөенгән әти-әнисе, аның тынычлануына, вакытның барысын да оныттыруына өметләнә. Тиз кызып китүчәнлек, үз-үзенә артык ышану, азрак салгаларга да өйрәнү аның тормышын чуарлыклар белән аралаштыра.
Барча кеше кебек Булат та гашыйк була. Күрше район кызы Диананы килен итеп алып кайта. Улларын өзелеп яраткан өлкәннәр киленне дә шатланып каршы ала. Үз кызлары кебек кабул итеп, бик кадерләп кенә яшәтәләр аны. Соңрак яшь гаилә башка районга күченеп китәргә теләк белдерә. Өйдә, Булаттан башка да балалар барлыгын искә алып, аларның бу теләкләренә дә каршы килмиләр. Хәлдән килгән кадәр булышырга, аралашып яшәргә дигән теләкләр белән, гаилә үз көнен үз күрә башлый. Гаиләдә беренче мәхәббәт җимешләре туа. Аңа Әлфия дип исем кушалар.
Ләкин бала туу гаиләне ныгытмый. Диана элегрәк кызны әтисенә калдырып күңел ачу урыннарына йөри. Аннан иреннән канәгатьсезлек сүзләре ишетелә башлагач, аны исерткечләр белән сыйлап чыгып китәргә күнегә. Өй эшләрен дә аннан-моннан гына башкара. Ирне бөтенләй санламаска өйрәнә.
Ахыр чиктә кавышуларына ике ел дигәндә гаилә таркала. Хатын яшәгән урыннарында кала. Булат кире әниләре янына авылга күченеп кайта. Тик тагын да үзгәреп, башкача, үзенә бикләнеп, моңсуланып яшәргә өйрәнеп. Кызын үзенә күрсәтмәүләрен, төрле ямьсез сүзләрне оныту, күңел ярсуларын басар өчен ниләр генә эшләми ул. Әнисе үгетләре, әтисе киңәшләре азмы-күпме башына керсә дә, ул әле тиз генә кире үз сукмагына баса алмый. Тормышы барып чыкмавы белән дә килешми. Кызын сагынудан өзгәләнә. Ә инде үземне кулга алам дип, көч туплаган мизгелдә шушы күңелсез вакыйга килеп чыга.
Кайгы ялгыз йөрми, диләр. Борчулы көннәрдә Бәширдә дә кызлар, гыйшык-мыйшык кайгысы булмый. Булачак кәләш исә салкынлыкны тиз сизеп ала. Мәхәббәте өчен көрәшәсе урында, ул башка ярлар белән очрашып тынычлана. Булатның кырыгы узган көнне, Бәшир тынычлану, аңлау, эчендәге сагышны бүлешү өчен кыз янына ашыга. Ләкин янган йөрәккә киресенчә утлы күмер өстәлә. Сөйгәненең капка төбендә башка ярлар белән басып торуын күреп, алга барырга да, артка чигенергә дә белми тора.
Яралы күңел белән булса да, иң элек аны аңларга тырыша. Кыз акланыр сәбәпләр эзләмичә, шул егетләр белән утырып ук киткәч, мәхәббәтен дә югалтуын аңлый. Аралары башка ялганмаслык булып өзелә. Абыйсын югалту кайгысы белән чагыштырганда, бусы кечкенә генә булып тоелса да, Бәшир айный алмый бик озак йөри. Аннан башка ул кызны юлында очратмау максаты белән, ерак калага ук китеп бара. Әти-әни өчен бусы да авыр бер эз калдыра.
Булатның ашлары узып, азмы-күпме вакыт үткәч, якыннары вакыйганы анализларга керешә. Авылга: “Дуслары белән булган низаг нәтиҗәсе” дигән ым-шымнар да тарала. Алар да күңел тынычлыгы бирми. Сеңелләре хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Ә алар кат-кат мотоциклчының зур тизлек белән килүен, тәгәрмәче таеп китеп һәлакәткә юлыгуын исбатлап, үз схемаларын суза. Күп санлы аңлатмалар, шаһит язулары барлыгы да ачыклана. Югалту белән килешмәгән як кына тикшерү эшләрен дәвам итүне, дус-ишләрен тикшерүне, медицина белешмәлеген дә читтә калдырмауларын үтенә.
Дөрес, өзелгән гомерләр кире кайтмый. Ә шулай да гаделлек булырга, гаепле җәзасын алырга тиеш кебек! Ни өчен соң кемдер караңгы җир астында ята да, ә гөнаһлылар авыз ерып җир өстендә йөри. Әнә шундый килешмәүчәнлекләр белән алар үз сүзләрен әйтә. Тикшерү башланган булыр идеме, юкмы, анысы билгесез. Ләкин шул төндә Булат сеңелесенең төшенә керә. “Тукта, йөрмә. Миңа бит инде бернәрсә дә кирәкми. Ә алар иртәме-соңмы минем янга киләчәк. Син мине дә борчыма, үзең дә тынычлан”, – ди ул усал гына.
Абыйсына булган хөрмәте нәтиҗәсендә, кыз башка милиция бүлегенә бармый, гаризалар язмый, вакыйга ничек бар, шулай кала. Күз яшьләре аша көннәр, айлар, еллар үтә. Сагыну сагышын, бала югалту хәсрәтен бернинди дарулар да басмый.
Авыл халкы тынычлана. Укый белгәннәр Булат рухына дога кыла. Таныш-белешләре сирәк кенә булса да, сагынып искә ала. Тик менә якыннарының күзендә генә яшь тамчысы кибә торган түгел. Ул - мәңгелек. Йөрәк җәрәхәте төзәлә торган түгел. Шуның өстенә гаделсезлек тә ярадан кан саркыта.
Булатның истәлеге булып нәкъ аның төсендәге кызы үсә. Ул килеп кергәч, йорт яктырып, сулышлар киңәеп киткәндәй була. Диана күптән инде кияүгә чыккан. Яңа гаиләсендә шулай ук баласы үсеп килә. Булатның барлыгын искә аламы икән, юкмы, анысы билгесез.
Еллар дәвамында бәйләнеп, очы һаман да яшерелгән сер йомгагы ничәмә тапкырлар талпынып карасалар да сүтелмәгән булыр иде. Булатны терелмәслек дәрәҗәгә китергән дусларының берсе – егетнең җан дусты Марат, ничә ел узса да, күңеленә тынычлык таба алмый. Үз гаиләсен булдырып, тормышын көйләгәч тә яшәү көче таба алмый. Күңеле йомшарган саен, зират юлларында йөрүдән туеп, үз-үзен гафу итә алмыйча, Булатның туган көнендә ул да җепкә үрелә. Ә кесәсендә язу: “Мине Булат янәшәсенә күмегез! Каршы ал, дустым, мин синең янга киләм!”.
Бер ялгыш Булатны – 22, ә Маратны 30 яшендә якты дөньядан, яшәү бәхетеннән мәхрүм итә, гаиләләрне мәңгелек хәсрәткә сала. Вакытында әйтелмәгән сүзләр төзәтә алмаслык адымнарга китерә. Ә кеше күңеле тимер түгел, вөҗдан газабы дигән төшенчә сындыра, тезләндерә. Закон каршында җавап тотмаса да, гаеплеләр үзенә дигәнне ала. Кызып китеп ясалган адымны төзәтеп булмый, арадан киткәннәр үз гомерең бәрабәренә дә кире кайтмый. Җаваплылыктан качсаң да, хакыйкатьтән качу мөмкин түгел. Бала югалткан ата-ананың хәлен тулысынча аңлау өчен дә, үзең шул хәлдә калу кирәктер. Маратның вафатыннан соң да, Булатның әти-әнисе хәсрәтләрен бүлешергә килде. “Сезнең дә бала хәсрәте күрүегезне теләмәгән идек. Үзебезнең юылмый торган кайгы утында януыбыз да бик җиткән”, – диләр алар.
Ничәмә елларга сузылган сагыш сөреме күз яшьләре булып кабат тышка ургылды. Аның һәр бөртегендә өзгәләнү, сагыну, әрнү ята иде.
Ләйлә Искәндәрова.
Фото: freepik.com
Комментарийлар