16+

“Ватанны саклау, ярату – иманнан”

Урамда мәш килеп бер көтү бала сугыш уены уйный. Һәркемнең кулында агач мылтык, имештер, кемдер дошман, кемдер Совет армиясе.

“Ватанны саклау, ярату – иманнан”

Урамда мәш килеп бер көтү бала сугыш уены уйный. Һәркемнең кулында агач мылтык, имештер, кемдер дошман, кемдер Совет армиясе.

Иртән кичкә чаклы, позицияләрен алмаштырып мәш килә алар. Җитмәсә, окоплар да әмәлләгән үзләре.. Дистә еллар үткәч, балачактагы сугыш уеннары чынга ашар, чит-ят җирләрдә башымны салырмын, дигән уй Балтач егете Айнур Ризвановның уена да кермәгәндер... Язмыш күкләрдә языла, ә кеше шуңа буйсынадыр, мөгаен.

– Сез мине хәзер елатасыз. Әмма ни белгәнемне сөйләргә тырышырмын, – дип сүзен башлады Айнурның балачак дусты Раил Сабиров. – Айнур 1988 елның 2 июнендә Кариле авылында туган, бергә уйнап үстек, күршеләр идек. 2002 елда Норма урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, икебез бергә Норма һөнәри лицеена укырга кердек. Тракторчы-машинист һөнәрен алып чыктык. Ул Хабаровски якларында армиядә чыныгу алды. Махсус хәрби операциягә киткәндә аны озатып калдык, гел аралашып тордык. Айнур беренче эшелон белән китте. Ялга кайткан саен аның белән күрешеп тордык. Яу кырында бер эте булган, гел шуның турында сөйли иде. Һәлак булуы турында ишетүе бик авыр булды. 28 февральдә дроннан төшкән снаряд шартлап һәлак булган. 8 апрельдә аның гәүдәсен алып чыга алганнар, 16 апрель көнне без аны Чапшар авылы зиратында җирләдек.
 

Раил дусты Айнур белән


«Курыккан кеше моны эшли алмаячак»
Балтач районының Чапшар авылы мәчете имамы Мулланур хәзрәт Әсәдуллин сүзләренчә, Айнур чираттагы ялына кайткач, мәчеткә дә кереп чыккан. Сәдака калдырган, хәзрәт белән бик озак сөйләшеп утырганнар.

– Мин аңа: “Энем, сез көне-төне яу кырында, сездә курку хисе бармы?” дигән сорау бирдем, – диде ул безгә. – “Юк, курку, шикләнү дигән уй анда була алмый. Курыксаң, алдыбызда торган бурычны үтәп булмаячак. Егет кеше өчен изге бурыч - туган илен, җирен саклау. Курыккан кеше моны эшли алмаячак”, диде Айнур. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: “Ватанны саклау, ярату – иманнан”, дигән. Хәрбиләребез иманлы бәндәләр. Менә шул иманнарына тугры калып, куркуны белмичә, үзләренә йөкләнгән бурычны үтәп киләләр. Кызганыч, әлеге батыр егетебез Айнур кебек шәһит китүчеләр дә бар. Аллаһы Тәгалә юлында алар җәннәт әһеле була. Корьәннең Бәкара сүрәсендәге "Фәзкуруни" дигән аятендә: "Аллаһ юлында үтерелгән кешеләр (шәһитләр) турында: «Алар үлделәр!» — дип әйтмәгез! Дөреслектә, алар тереләр, ләкин сез аларның нинди мәгънәдә тере икәнлеген аңламыйсыз", дип әйтелә. Айнурның улы Райнур мәчетебезгә гыйлем алырга йөри. Әтисенең рухы өчен догалар кыла. Айнурның өчесен укыттык, шунда мин Райнурга да сүз бирдем. Әтисенә багышлап Корьән сүрәләре укыды.

«Бөтен киемнәренә «Ризванов» дип язып бетергән»
Балтач мәдәният үзәге каршында эшләп килүче «Балкыш» халык, җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе (хормейстер) – Айсылу Әсәдуллина да Айнурны шаян, шук, күңел көрлеге таратучы итеп тасвирлады.

– Елмаеп балкып торган йөзен искә алам да, үзеннән – үзе елмаясым килә. Гәрчә, аның үлеме сәбәпле, күңелдә бушлык пәйда булса да. Айнур әле иремнең өч туганы да. "Балкыш" җыр һәм бию ансамбленә солист егетләр җитми иде. Айнурның җырларга сәләте барлыгын белгәч, аны ансамбльгә чакырдым. Авылы Чапшардан Балтачка чаклы 12 чакрым юлдыр, мөгаен. Айнур шул араны үтеп көн дә җәяү Балтачка килә, ул вакытта әле машина алмаган иде. Атнасына ике тапкыр репетицияләргә җыенабыз. Иҗади яктан сәләтле, җырларга яратты. Җитәкче булгач, шелтәләп тә аласың, чөнки үзешчәннәрнең махсус музыкаль белеме юк, нотага туры килмәгән очраклар да бихисап. Әмма үҗәтлеге аркасында ул ансамбльгә бик теләп йөрде, җырларны да ятлады, биюләрне дә өйрәнде. Моннан тыш, табигатьтән килгән сәләтләре бик күп булган. Кызлар әйтүенчә, ул менә дигән рәсемнәр ясаган. Карандаш белән ак бит ала да, кеше сурәте барлыкка килә. Коеп куйган инде менә. Берара клубта техник хезмәткәр булып та эшләп алды. Ни кызганыч, тормыш иптәше белән юллары аерылган. Улы Райнур нәкь Айнурның үзе.

Айсылу Айратовна сүзләренә караганда, махсус хәрби операция зонасына киткәч тә Айнур аның белән һәрчак элемтәдә булган.
– Бу вакытка инде “Балкыш” ансамбленең составы үзгәргән иде. Алай да ул элекке хезмәттәшләре турында сораша, хәл-әхвәлләрне белешә иде. Еракта булгач, туган як, туган авыл нык сагындыра бит ул. Айнурның сүзләреннән нык сизелә иде бу. Мобилизациягә кадәр ул Балтач юл хуҗалыгы оешмасыннан 1 айга контракт белән киткән булган. Аннары аларны кире Балтачка кайтарганнар, 1 октябрьдән аңа инде мобилизация нигезендә повестка тапшырганнар. Ике тапкыр ялга кайтты. 2023 елның сентябрендә чираттагы ялга кайткан иде. Минем эш бүлмәмә зур кочак чәчәк бәйләме тотып керде. Аның өчен элекке җитәкче генә түгел, ә дусты, сердәшчесе дә идем. Бик озаклап сөйләшеп утырдык. Махсус хәрби операция зонасына киткәч, ул миңа гыйнвар ахырында шалтыратты. Әмма элемтә өзелде. Соңрак миңа, «Айнурдан хәбәр юк», дигән сүз килеп иреште. Дрон аулаган аларны, аннан төшкән снаряд кыйпылчыгы Айнурның йөрәгенә эләккән. Әнисе Рәмзия апа сөйләвенчә, бөтен киемнәренә «Ризванов» дип язып бетергән, махсус эшләгәндер инде. Бер-бер хәл булса, тиз тапсыннар дигәндер. 28 февральдә җан биргән, 8 апрельдә генә аның гәүдәсен яу кырыннан алып чыкканнар. Авдеевка ягында һәлак булган, диделәр. Ике ай якыннары ут эчендә, билгесезлектә яшәгән. Инде менә туган җирендә иңдерелде. Урыны җәннәттә булсын хәрби егетебезнең. 

«Сокланырлык гамәл»
Балтач районының #ПомощьСВО төркеме волонтеры Ленара Гарәфетдинова сөйләвенчә, яңа ел алдыннан Балтач мәктәпләрендә белем алучы егет-кызлар язган хатлар махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләребезгә барып ирешкән. 
– «Солдатка хат» акциясе кысаларында язылган шундый җылы ике хат Яңа ел алдыннан Айнур һәм аның хезмәттәшләре кулына килеп керә. Бергә киңәшләшеп, әлеге ике хат язучыга ноутбук һәм планшет алып җибәрде. Туган ягыннан килгән җылы хәбәрне язган бер укучыны эзләп таптык. Балтач урта мәктәбендә укучы кыз иде ул, аңа Айнурның бүләген – ноутбукны тапшырдык. Ә икенче хат ялучыны таба алмагач, бал-маскарадта Кыш бабай белән лотореяда уйнаттык. Җиңүчегә планшет тапшырылды. Менә шундый сокланырлык гамәлләре турында башкалар да белсен әле. Искитмәле, үрнәк эш бит бу, – дип сөйләде безгә Ленара апа. 

Айнурның якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәт түрләрендә булсын.
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading