16+

Хатын җитәкчем белән йоклаган

Гомерем буе дөрес яшәдем. Матур гаиләм бар. Икебезгә дә 33 яшь. Ике бала үстерәбез.

Хатын җитәкчем белән йоклаган

Гомерем буе дөрес яшәдем. Матур гаиләм бар. Икебезгә дә 33 яшь. Ике бала үстерәбез.

Заводта эшлим. Күптән түгел яңа вазифага билгеләделәр – цех җитәкчесе булдым. Барысына да сөекле хатынымның ярдәме белән “ирештем”. Моны аннары гына белдем. Ул миңа җитәкче белән хыянәт итте. Эштәгеләрнең сәер карашын тоя идем инде. Әйтерсең лә, алар миңа нидер сөйләргә тели, әмма сөйләмиләр...

Бервакыт көтмәгәндә премия бирделәр. Күктән төшкән бәхет сыман булды ул. Егетләр белән тәмәке тартып торганда, тагын кемнәрнең премия алуын сорадым. Баксаң, миңа гына эләккән икән. Шунда берсе: “Тагын кемгә бирсеннәр инде ул премияне? Синеке бит җитәкче белән чуала. Безгә андый премия кирәкми”, – диде. Тагын ниләр әйткәнен хәтерләмим. Егетләр аерганчы төйдем үзен...

Хатынның хыянәт итүе турында җитәкченең сәркатибе дустына сөйләгән. Шуннан киткән, таралган гайбәт. Бу хәлне тыныч кына үткәреп җибәрә алмадым. Җитәкченең бүлмәсенә кереп, йөзен җимереп чыктым. Бу хәлдән соң бер атна утырып чыгарга туры килде. Кайтканда, өйдә кеше юк иде. Хатын балаларны алып, сөяркәсе янына чыгып киткән. Һәрхәлдә, мин шулай дип уйлыйм. Өстәлдә әниләренә китүе турында язу калдырган, ахырдан гафу үтенгән, “яратам” дип язган.

Өч көннән соң, хатынның әтисе шалтыратты. Хатынның бертуктаусыз елавы турында сөйләде. Тыңларга түземлегем җитмәде, трубканы ташладым.
Эштән ял алдым, эчүгә сабыштым. Ә бит без гаилә белән Сочига ялга китәргә җыенган идек. Барырсың сиңа! Хәзер миңа нәрсә кирәген үзем дә белмим. Хатын белән күрешергә бер теләгем дә юк. Беркөнне эштән хезмәткәр хатын килде. Ашарыма алып килгән. “Эчмә, үзеңне кулга ал. Эшкә чык. Җитәкче тиздән китә, югары урынга күчерәләр”, – диде.

Хәзер җитәкченең ни өчен мине тузга язмаган командировкаларга җибәрүен бик яхшы аңлыйм. Хатын белән күрешергә җайлы булсын дип, миңа эшне өеп кенә торды.

Эшкә барырга теләк юк. Әмма бармыйча да булмый. Хәзер яши торган фатирны завод бирде. Фатирны үзебезгә калдыру өчен ун ел заводта эшләргә кирәк.
Иң аянычлысы – хатынның шундый кабахәт булуы. Нәфрәтем кайный. Ничек шундый адымга барган ул? Соңгы арада еш шалтырата, смс яза башлады. Күрәсем дә, ишетәсем дә килми...  

Таһир Х.


 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

6

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading