Балык Бистәсе районы Биектау авылында туып үскән Рәзил Рәис улын Гыйлемҗановны дуслары сабыр, итагатьле дип искә ала.
Ул һәрвакыт елмаеп тора. Уку да җиңел бирелә аңа, өлкәнрәк сыйныфларда төгәл фәннәр буенча кыенлык кичергән сыйныфташларына укытучы күрмәгәндә, контроль эшләрен күчерергә бирә, чөнки теләсә нинди мәсьәләне җиңел генә чишә ала. Аның яраткан фәннәре физика һәм математика булган, сәгатьләр буе төрле биремнәрне чишә алган, китаплар укыган һәм үскәч укытучы булырга хыялланган. Әлеге хыялы аны Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлегенә китерә. Соңгы курста укыган егетне армиягә чакыралар, хәрби хезмәтен ул Чита өлкәсендә үтә. Ара ерак булгач, әти-әнисе килә алмый аның янына, шулай да посылкаларын салып торалар. Бер ел сизелми үтә анысы, шактый җитдиләнеп, тагын да чибәрләнеп кайта Биектау егете. Соңрак Алабуга икътисад зонасында эшли башлый. Ипотека буенча фатир ала. Аны да түләп бетерә тырыш егет.
Адым саен... куркыныч
2022 елның 28 сентябре. Иртәнге сәгать 5. Егетләр бер-бер артлы Алабуга хәрби комиссариаты каршына җыела тора. Кайсы хәтта кечкенә баласы, хатыны белән килгән. Икенче бер почмакта япь-яшь егет янында бер кыз өзгәләнеп елый, сөйгәне булса кирәк.
Рәзилне озата килгән әтисе Рәис һәм Рауза апа бу манзарага карап таң кала. Билгесезлектән бигрәк тә шомлы биләп ала. Күпмегә һәм кая китә бу балалар? Нинди хезмәт башкарырлар? Озакка булмасын иде, һәрбер егетне өйдә якыны көтә бит. Биш вакыт намазын калдырмаган Рауза апа эчтән генә догаларын укый. “Хәерлегә булсын. Амин”, дип кат-кат кабатлый әни кеше, йөрәге үрсәләнсә, өзгәләнсә дә, үзен тыныч тотарга тырыша. Юкса, аның борчылуын күргән улына да мең тапкыр кыен булачак. Ана догалары саклап йөртсен аны, алар бит сихри көчкә ия.
Уйларга бирелә башлагач, Рауза апа бер хәдисне искә төшерде. Борын заманда бер сугышчы булган. Ул сугыш мәйданына һич куркусыз, саклану чараларсыз – хәзергечә итеп әйткәндә бронежилет кимичә чыга торган була. Әйтеп-әйтеп карасалар да, берәүне дә тыңламаган. Ә беркөнне күрәләр: шул сугышчы баштанаяк томаланган. Иптәшләре, аптырап: «Ни булды, нигә киендең?» – дип сорыйлар. «Кичә мин әниемне җирләдем... Хәзер саклаучым – минем өчен дога кылучым юк», – дип җавап бирә ул...
Әнә шулай Рауза апаның һәр көне догада үтә. Көн туды исә күзе телефонда, берәр хәбәр юкмы. Ярый ла хәзер телеграмм, ватс ап бар, минуты-сәгате белән бар яңалык килеп ирешә. Махсус хәрби операция үткәрелгән зонага киткәннән бирле 1232 ротасы егетләреннән бернинди дә хәбәр булмый, менә шул билгесезлектә аларның якыннары 17 ноябрьгә кадәр яши.
Аннан соң да элемтә белән өзеклекләр була. Хәтта ике айга сузыла бу.
Донецк юнәлешендә, Луганскта Татарстанның 1232 ротасы егетләре гаять хәтәр штурмнарда катнаша.
Май аенда егетләрне ике атналык ялга кайтара башлыйлар.
Рәзил киткән эзгә карап әнисе Рауза апа укыган догалары аны гүя саклап, яклап йөри. Шулай килеп чыкты да, әйтерсең лә, егет ниндидер могҗизалы көчләр яклавы астында иде. Ә бит күпме куркыныч саклап йөрде аны. Адым саен...
Туган йорт, ничек сагынылган бит сине
Рәис абый капка ишегалдына килеп туктаган машинаны күреп урамга ашыга.
– Кем булыр икән анда?
Машинадан зур букет күтәргән улы Рәзилне күргәч, атылып диярлек өйдән әнисе Рауза да килеп чыга.
– Рәзил, улым, абау, әллә каралгансың.
– Соң, әни, анда кыш булмый диярлек, ә яз бик иртә килә, шуңа кояш та иртә чыга. Тик җилләре бик әче. Үтәли кисә торган, – ди егет өйгә керә-керешли үк. Эх...туган нигез, туган йорт, ничек сагынылган бит сине.
Кич белән аларга бөтен туган-тумача, күрше-күлән, дуслары җыела. Авылның карап торган егете Рәзил кайткан бит. Шатлыклы көннәр бер мизгел сыман үтә дә китә. 27 майда китә ул. Тагын билгесезлек һәм көтү.
– Чираттагы ялына 2024 елның 5 июлендә кайтты. Ул кайткач, көн дә төрледән – төрле ризык пешереп сыйларга тырыштым. Киткәндә бик ямансу булды. Иптәшләре озата китте аны, – дип истәлекләре белән уртаклаша әнисе Рауза апа.
Һаман да ышанмыйм
2024 елның 31 августында чираттагы штурм вакытында Рәзил Гыйлемҗанов вафат була. "Баба Яга" дип аталган дрон һөҗүм итә аларның позицияләренә.
– Яу кырыннан улымның җәсәден 5 сентябрь көнне алып чыкканнар. Ә 6 сында безгә “Алай-болай Рәзилдән хәбәр юкмы”, дигән шалтырату керде. Шул мизгелдән тынычлык югалды. Улымны иптәше алып чыккан, бу хакта белгән икенче бер хәрби авыр хәбәрне миңа әйтә алмыйча энемә шалтыраткан. Ике энем Чаллы шәһәрендә яши. Алар баксаң, миңа әйтми генә Котлы Бөкәштә яшәүче энемә кайтканнар. Нидер сизенеп, кичкырын энемә шалтыраттым. “Нигәдер борчылам”, дидем аңа, энем: "Килмикме сезгә?" ди. "Килегез соң", дидем. Алар килеп керделәр, 3 энем, киленнәрем. Шунда барысы да аңлашылды. Шунысы күңелне тынычландыра, Рәзилемнең җәсәде чит җирдә озак ятмады. 12 сентябрьдә аны алып кайттылар да, шул көнне җирләдек. Үз гәүдәсе булса да, ышанмадык. Һаман да ышанмыйм. Каядыр кебек кенә. Бөтен булышкан кешеләргә, волонтерларга бик зур рәхмәт. Иптәшләре Рәзилнең бөтен әйберләрен алып кайттылар. Алар безнең өчен зур истәлек, – ди Рауза апа.
Олы уллары Рәмис авылда калган, хәзер аның өчен яшибез, ди әти-әни.
«Барс» Татарстан Республикасы буенча мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү автоном коммерциячел оешма җитәкчесе Илдар Зәйнуллин да Рәзил белән ничек танышуы турында сөйләде.
– Махсус хәрби операция башланганнан бирле алгы сызыкка, егетләребезгә ярдәм ташу белән шөгыльләнәм, – диде ул. – Барган саен төрле кешеләр белән танышырга туры килә. Ә анда чит җирдә, чит төбәктә Татарстан белән бәйле һәр истәлек башкача кабул ителә. Егетләр белән кочаклашып күрешәбез. Айлар буе позицияләрдә яткан хәрбиләребезгә туган якларыннан килгән һәр яңалык куаныч китерә. Балык Бистәсе районы, Биектау авылы волонтерлары белән дә таныш мин. Алар аша Рәзилнең әти-әнисе аңа исемле посылка тапшырган иде. Аны алгы сызыкка барып тапшырдым, шундый куанды ул. Бик ачык, мөлаем, гади авыл егете. Аның сабырлыгына да шаккаттым. Дуамал кешеләр белән дә очрашырга туры килә бит. Посылка алып барган саен, җай чыкса, Рәзил хезмәт иткән ротага сугылып чыгарга тырыша идем. Биредә хезмәт иткән егетләр махсус хәрби операция зонасында иң хәтәр участокларда хезмәт итте. Анда баргач, хәрбиләрдән хәл-әхвәлләрне сорашасың бит, күзләреннән барысы да аңлашыла. Тормышның бер мизгел булуына кат-кат инанасың. Рәзилнең һәлак булуы турындагы хәбәрне ишетүе дә бик авыр булды. Җәсәден туган авылына алып кайтуларын белгәч, аны соңгы юлга озатырга килдем. Соңрак аңа багышлап, ул яшәгән йортка истәлек тактасы да куелды. Батырларыбызның даны мәңгелек булсын. Киләсе буын алар хакында онытмасын иде.
"Син бит биредә ятарга тиеш түгел идең"
Рәзилнең сыйныф җитәкчесе Лира Хәбибрахмановна Федорова дә хәрби турында үз истәлекләре белән уртаклашты.
– Рәзилне җирләгәннән соң, көн артыннан көн үтте, яра тирәнәя генә бара, – диде Лира апа. – Сыйныф җитәкчесе буларак, Рәзилне үземнеке дип саныйм. Укытучылар арасында үзара сөйләшкән вакытта: үз укучыларыбыз турында "Синеке", "Минеке" дибез. Укытучы ул лаеклы ялда булуга карамастан, укучысы өчен борчыла, кайгысы өчен көенә, шатлыгы белән сөенә. Рәзилнең повестка алып яу кырына китүен ишеткәннәр дә "Синең Рәзилеңне алганнар", диделәр. Шул дәвердән соң гел сорашып, борчылып тордым. Ә аның үлеме турында ишеткәч, әти-әниләре, туганнары белән беррәттән мин дә кайгырдым. Бер көнне зиратка Рәзил кабере янына дога кылырга баргач, аның белән сөйләшәм: "Син бит биредә ятарга тиеш түгел идең", дим. Үзем аек акыл белән аңласам да, язмыштан узмыш юк. Рәзил турындагы истәлекләр көннән-көн яңара. Бер тапкыр сыйныфташлары белән бергә Рәзил дә минем хәл-әхвәлемне белергә килгән иде. Һәрберсе турында сорашып чыктым. Чират Рәзилгә җитте. "Рәзил, гаиләле булырга уйламыйсыңмы әле?", дип соравымны биргәч, үзенең җор телле җавабын бирде. "Лира апа, мин бит әле ипотекага өйләндем", диде. Рәхәтләнеп көлдек. Хәзер аңа безнең догаларыбыз гына кирәк. Бүгенге көндә яу кырында булган хәрбиләребез исән-имин кайтсын, алар өчен көн дә дога кылыйк.
Искәрмә
Рәзил Рәим улы Гыйлемҗанов 2023 елның 17 июлендә Россия Оборона Министрлыгының "II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән;
2023 елның 25 декабрендә «Батырлык өчен» медале белән;
2024 елның 14 мартында Махсус хәрби операциядә катнашучы медале белән;
Үлгәннән соң "Батырлык" ордены белән бүләкләнгән.
Комментарийлар