Кайсы гына авылга барсам да, басу йә юл уртасында моңаеп утырган ялгыз каберләргә игътибар итәм. Чардуган белән уратып алган ул җирләрнең күбесенә мәет җирләнгән булса да, кан коелган һәм еш кына җан да кыелган урын, олы фаҗига шаһиты була ул.
Күптән түгел генә Татарстанның тау яклары авылларында йөргәндә дә игътибарым күпер янындагы зәңгәр чардуганга төште. Һөнәри кызыксынуым сәбәпче булды – авыл апасы авызынннан моңсу бер хикәя ишеттем.
– Коточкыч фаҗига булган урын, – дип башлады ул сүзен. – Бер ир-ат үзенең тракторы белән ат чанасында барган гаилә өстенә менә. Юк, ялгыш кына да түгел, махсус, куып тотып таптата. Чана өстенә трактор кадәр трактор менгәч, ни булганы билгеле инде. Кызы белән әтисе авыр җәрәхәтләнеп, хастаханәгә озатыла. Табиблар бик озак аларның тормышы өчен көрәшә һәм, шөкер, үлемне җиңеп чыгалар. Ә инде әниләренең гомере беткән булгангадыр, япь-яшь килеш салкын җир астына кереп ята. Җинаятьченең дә башыннан сыйпамыйлар. Хөкем карары каты була: 20 елга ирегеннән мәхрүм итәләр.
Исәннәр барыбер бер кайта, үлгәннәр генә кире кайтмый шул, дип көрсенде әңгәмәдәшем. Әйе, бу фаҗигага инде шактый еллар узган. Җинаятьче тракторчы да дистә еллардан соң срогын тутырып, кабат авылына кайткан. Өйләнергә дә өлгерми калган булган ул: гаиләсе дә, балалары да юк. Әнисе дә көтеп җиткерә алмаган – бала кайгысыннан бакыйлыкка күчкән. Хәзер ялгыз гына яшәп ята, ди. Җитмәсә, төрмә ул куророт түгел, анда сәламәтлек артып кайтмый. Бу абзыйның да үпкәләре зәгыйфьләнгән ди.
Язмыш дибез инде мондый хәлләр хакында ишеткәч. Башыбызны иеп, тәкъдир дибез. Ләкин еш кына адәм баласы язмышын үзе дә языша бугай. Менә монда да бу олы фаҗиганы булдырмый калып буласы булган бит. Кеше сүзе кеше үтерә дигән гыйбарә юктан гына бар булмаган инде ул безнең акыллы халкыбызда. Монда да вакытында телләрен тешләгән булсалар...
Тыныч кына үз көйләрнә яшәп яткан көндә авылда бер ир-ат вафат була. Тракторчының әтисе. Авылда төрле имеш-мимешләр тарала. Авыл күз дә, колак та бит ул. Анда барысы да кеше күз алдында, бияләй эчендә селкенгән бармагыңны да яшерә алмыйсың. Бригадир ханым әтисе кайгысыннан айнымаган да ирне эшкә чакырырга килгән. Тегесе карышып торгач, аның белән ачуланышкан. Сүз ара сүз чыгып: “Син атаңны да үтердең бит!” – дип ычкындырган. Адәм баласы гомере беткәнгә, вакыты җиткәнгә китә инде бу дөньядан. Бу сүз болай да кайгыдан аңгыраеп калган егетне тәмам акылдан яздырган.
Сүз бит ул чыпчык кебек – авызыңнан очып чыкса, аны тотып булмый. Бу хәбәр тикшерүче тиешле рәсми органнарга да килеп ирешкән. Гаеплене ачыклар өчен ата кешенең каберен казып, экспертиза уздырганнар. Бу улын гына түгел бөтен авыл халкын тетрәндергән. Кадерле кешеңнең каберен казып кәфенләнгән гәүдәсен алуны күрү беркемгә дә, дошманыңа да язмасын! Гаепле дип тапмаганнар. Ләкин егетнең җанында нәкъ менә шул чакта “дөньяларда яшәтмим” дигән усал үч кайнаган. Озак та үтми үз дигәнен иткән дә. Яшь ана кызы белән ирен калдырып бакыйлыкка, ә тракторчы ир тоткынлыкка рәшәткә артына киткән.
Әңгәмәдәшемне игътибар белән тыңлап тордым да мондый фикергә килдем. Эх! Авызыңны үлчәп ачарга кирәк шул бу дөньяда, шуңа да утыз ике теш артына урнаштырган Аллаһы Тәгалә ул сөяксез телне. Юкка түгел бит инде. Ләкин күп вакыт шагыйрь әйтмешли җибәргән җилләр дә кайчак авыр сүз булып барып ирешә. Шуңа да, җиде кат уйла бер кат кис, дигәннәр дә бит... Җиде түгел бер кат уйлаганчы ук кайчы тураклый башлый.
Язмышлар күктә язылса да, аны кеше үзе дә языша. һәм кайчакта кара белән сызып та ташлый. Ләкин язмышның кара битен ертып ташлап булмый шул. Менә монда да берсе телен тыйса, икенчесе ачуын эчкә җыеп йотып җибәрә, кичерсә алса мондый хәл дә, авыл уртасында зәңгәр чардуганлы кабер дә булмас иде. Кызганыч, бар ул һәм яныннан узучыларга язмыш белән уйнарга яратмаганны искәртеп тора.
Бу авылның адресын да, гройларның исемнәрен дә махсус язмадым. Анысы алай ук мөһим түгел. Адәм балалары яшәгән һәрбер авылда булырга мөмкин бу аяныч хәл. Без кешеләр, беребез дә хатадан хали түгел. Ә менә гыйбрәте мөһим дә, зур да. Шунысын онытмаска иде.
Фото архивтан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар