Яшь чагымда Камил исемле егет белән йөрдем. Безнең арада шундый зур мәхәббәт иде. Әмма тормыш без дигәнчә генә бармый. Кавышу насыйп булмады, кеше сүзе араны бозды. Хәзер инде икебез дә гаиләле, икешәр балабыз бар.
Инде ничә ел үтте, күпме сулар акты, ә Камил сирәк булса да, төшемә керә. Ерактан серле генә елмая ул. Нидер әйтергә тели, әмма эндәшми. Бервакыт яныма килеп кулымны тотты, тик бер сүз дә әйтмәде. Югыйсә, аны уйламыйм, үз тормышым белән яшим. Ә ул шушы еллар дәвамында гел төшкә керә, әйтерсең лә, аны онытуымны теләми.
Ни өчен Камил төшемә керә? Моның берәр аңлатмасы бармы икән? Белүчеләр булса, әйтегез әле, зинһар!
Исемемне Ләйлә дип языгыз
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар