Хәтирәнең бала чагы сугыш чорына туры килде. Әтисе сугыштан кайтмады. Әнисе Камилә ун яшьлек Хатирәне ияртеп, әбиләре өенә кайтты. Әбисенең кечкенә генә өендә алар алты кеше иде.
Тормышның авырлыгын бары әнисе генә аңлагандыр. Алга таба ничек яшәргә? Бу йортта алар кызы белән артык иделәр шул. Озак та тормый хатыны үлгән күрше авылдагы Исламга димләделәр аны. Камилә кызын да үзеннән калдырмады. Исламның да хатыныннан калган бер улы бар иде. Бу гаиләдә яңадан уртак малай туды. Ислам бик вакчыл холыксыз кеше булып чыкты. Камилә барысын да көйләргә тырышты. Кызы Хәтирәнең көннән-көн үсеп матурланып китүенә куанды. Үги әтисенең күзләре гел Хәтирәне күзли иде. Хәтирә аның янында ялгыз калырга тырышмый иде. Үги ата бик хәйләкәр булды. Әнисе эштә чакта Хәтирәне мыскыл итте. Хәтирәнең яшьлек хыялларын, бөтен тормышы җимерелгән кебек булды. Бу хурлыктан ул нишләргә дә белмәде. Әллә суларга төшеп үлимме икән, дип уйлады. Әнисен кочаклап елады. Ана белән бала икесе дә көчсез иде. Камиләнең дә бер җиргә барыр урыны юк. Бөтен бәхетсезлегебез сугыш аркасында дип елады. Явыз иренә авыз ачып сүз әйтергә дә курыкты.
Шулай авыр һәм газаплы тормышта яшәп ятканда Ислам үлеп китте. Өч бала белән Камилә тагын ялгыз калды. Хәтирә дә әнисенә ияреп колхоз эшенә йөрде. Малайлар да бик тырыш булдылар. Күңелендә авыр ярасы булса да, Хәтирә дә авылындагы егеткә кияүгә чыкты. Хәтирәнең ире бик акыллы кеше булды. Аларның кызлары туды. Матур гына яшәп ятканда, Хәтирәнең ире үлеп китте. Урманда агач кискәндә өстенә агач төшкән.
– Ник һаман мин бәхетсез? Үз тормышыбыз бар, дип сөенеп кенә яшәгәндә, – дип елады ул. Хәтирә дә кыз баласын ияртеп анасы өенә кайтырга мәҗбүр булды. Бу вакытта әнисе дә авыр хәлдә урын өстендә ята иде. Озак та тормады әнисе гүр иясе булды. Бу үги малайлар янында Хәтирә үзенә урын булмаганын да, алга таба болай яшәп булмаячагын да аңлый иде. Нишләргә? Хәтирә дә әнисе шикелле кызын ияртеп яңадан кияүгә чыкты. Хатын торырга үз йортым булыр дигән шатлыктан, иренең холкын да тикшереп тормады. Ничек итсә итте, яшәргә тырышты. Иренең кимсетүләренә түзде. Озак та тормый ул икенче сабыен туачагын белде. Хастаханәгә киткәч, өйдә әллә нинди хәлләр булыр дип күз алдына китермәде. Күңеленә әз генә дә шик кермәде. Бәхетсезлек янәшәдә генә йөргән. Өйдә ялгыз калган кызын үги атасы мыскыл иткән. Бу хәбәрне кызы елый-елый әнисенә сөйләде. Хәтирә кайтуына шундый яңалыктан сыгылып төште.
– Әни, мин бу өйдә тора алмыйм, чыгып китәм диде. Син кайтканны гына көттем, – диде кызы. Икенче көнне төенчеген тотып таң белән чыгып китте баласы. Хәтирә аның артыннан елап карап калды. Йөрәге белән сизде: бу баланы башка күрә алмаячак ул. Китеп бер ай торгач, хаты килде. “Мин җылы якка киттем. Әни, минем өчен борчылма, тиз генә күрешә алмабыз”, –дип язган.
Хәсрәтләрне басар өчен Хатирә яз саен елга буйларына төшә. Ташу киткәнен карарга төшмичә кала алмый ул. Бозларның бер-берсен бәрелеп барулары, болганчык суны күреп, Хәтирә дә сискәндерми калмый. И ачы язмыш белән үткән гомерләр дип, күзләреннән чыккан яшьләрен яулыгы белән сөртте ул.
...“Язмыш” газетабыз өчен бу хәлләрне миңа бер апа сөйләде. Исемнәрен дә үзгәртергә туры килде. Бу хәлләрне кичерү түгел, язуы да бик авыр. Ни кызганыч, Хәтирә башка кызын күрә дә, хәбәр дә ала алмаган.
Комментарийлар