16+

Үземне тыя алмадым – күз явын алырлык матур ир-егеткә бирелдем

Узган ел иптәш кызның киңәше буенча Кырымга ялга бардым. Үзем генә диңгезгә баруга башта ирем бик каршы булды. “Психологлар да шулай киңәш итә, бәхетле парларга аерым ял итү файдалы”, - дип тукый торгач, ниһаять, ризалашты.

Үземне тыя алмадым – күз явын алырлык матур ир-егеткә бирелдем

Узган ел иптәш кызның киңәше буенча Кырымга ялга бардым. Үзем генә диңгезгә баруга башта ирем бик каршы булды. “Психологлар да шулай киңәш итә, бәхетле парларга аерым ял итү файдалы”, - дип тукый торгач, ниһаять, ризалашты.

Чынлап та, ирем белән бик бәхетле яшибез. Ун ел яшәү дәверендә ялларны һәрвакыт бергә үткәрә идек. Иремнән ял итәсем килде дип әйтмим, ләкин һәр мөнәсәбәтне яңартып, аңа яңа сулыш биреп торырга кирәк.

Кырымда бик яхшы ял йортына урнаштым. Ашау тәмле, нурлы кояш, җылы диңгез... һәм ялгыз чибәр ирләр! Ялгыз дип, минем кебек парларын өйдә калдырып килүчеләр инде. Өч-дүрт көн бер-беребезгә күз атып йөргәннән соң, үземне тыя алмадым – күз явын алырлык матур ир-егеткә бирелдем. Оялсам оялдым, әмма нәфесемә каршы килә алмадым. Аның тәҗрибәле кулларында үземне чын хатын-кыз итеп тойдым. Дөресен генә әйткәндә, түшәктәге кыланмышларымнан үз-үземә шаккаттым. Иртән оялып йөрим дә, төнлә тагын дөньямны оныта идем. Мәхәббәт төннәре бик назлы, рәхәт булды.

Әлбәттә, безнең арада ярату, гашыйк булу дигән нәрсә булырга мөмкин түгеллен икебез дә аңладык. Баштан ук килешеп куйдык: ял белән бергә башкасы да тәмам булачак. Шуңа күрә без җиңел һәм матур аерылыштык. Ә менә өйгә кайткач башланды, чын капкынга эләктем. Беренчедән, иремне тагын да ныграк яратуымны аңладым. Икенчедән, аның белән йоклаганнан соң бөтен кәефем бетте. Элек мине бар да канәгатьләндерсә, хәзер алай түгел, тәнем башка назлауларны тели. Тик бу хакта аңа ничек әйтергә? Ачыктан-ачык әйтсәм, эшнең нидә икәнен шундук сизәчәк. Иремне бик яратам, аны югалтырга теләмим. Шул ук вакытта элеккечә мәхәббәт белән шөгыльләнү миңа кызык түгел, аңа моның башка юлларын ачарга телим. Бәлки аның үзен генә ялга җибәрергәдер?

Динә А. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

2

4

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Бик дөрес фикер, һәр ел саен аерым барып, зиначылык галәмәтләрен яңартырга кирәк. Сез бу язмагыз белән, авыруы аркасында, диңезгә барырга кирәк булган күпме саф хатын-кызларның юлын ябасың. Аннан ник ирләр шулкадәр хатын-кыз ны хөрмәт итмиләр дип әйтәбез. Әлбәттә, алар беркайчан да хатыннарына ышанмаячаклар. Синең кебек җилбәзәк-күбәләкләр адым саен очрап торгач.

    • аватар Без имени

      1

      1

      Нормальный мужик никогда не отпустит жену отдыхать одну, значит он тоже хорошо отдохнуть без тебя

      • аватар Без имени

        1

        1

        Алдама, иренне яратмыйсын. Ярату андый булмый!

        • аватар Без имени

          1

          0

          Блин,Ире ярар ял итсен дип жибэргэн,бу хатын яхшы ял иткэн,вот мин гомердэ анламадым и телэгемдэ юк шындый бичара хатыннарны анларга,хатын Кыз бит инде чиста,Матур,пэхтэ,акыллы булырга тиеш,кычык кебек аягын кутэреп уйнап цабырга тиеш тегел бит инде ул...шындый хатыннар язгач йонып торып баса биллэхи,кецерткэн БН кыйнар идем Бер жирлэрен,жаль шындый возможность юк!

          Мөһим

          loading