16+

Аны немец хатыны коткарган

Сугыш дигән афәт беркемне дә читләтеп үтмәгән. Балтач районы, Дорга авылында 1918 елда дөньяга килгән әниемнең абыйсы Илья Рябчиков колхозда эшли. 1938 елда армия сафларына алынганнан соң, аңа тиз генә туган ягына әйләнеп кайту насыйп булмый. Молдавия чикләрендә хезмәт иткән вакытта сугыш башлана һәм ул турыдан-туры фронтка китә. Дәһшәтле елларның...

Сугыш дигән афәт беркемне дә читләтеп үтмәгән. Балтач районы, Дорга авылында 1918 елда дөньяга килгән әниемнең абыйсы Илья Рябчиков колхозда эшли. 1938 елда армия сафларына алынганнан соң, аңа тиз генә туган ягына әйләнеп кайту насыйп булмый. Молдавия чикләрендә хезмәт иткән вакытта сугыш башлана һәм ул турыдан-туры фронтка китә. Дәһшәтле елларның башыннан ахырына кадәр тынычлык өчен көрәшә ул. Киев шәһәрен азат итүдә «Киев оборонасы өчен» медале белән бүләкләнә. Тик чолганышта калып, абыебыз дошманнар кулына эләгә. Туганнарыбызга Илья Рябчиковның батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә.

Тик аның гомере бетмәгән була. Әсирлектән алар бер рус егете белән качалар.

Днепр елгасын йөзеп чыгып, Германиянең бер авылына килеп чыгалар. Артларыннан немецлар куып килгәндә, аларны бер йортта немец хатыны яшерә: егетләрне сыер тагарагы эченә салып, өсләренә печән ябып куя.

Абый сугышны старшина булып тәмамлый. «Батырлык өчен» медале һәм башка бик күп орден-медальләре бар. Туган ягына 1946 елда әйләнеп кайта. Абыебыз күп еллар буе кибеттә сатучы булып эшләде. 2003 елның август аенда 75 яшендә безнең арабыздан бакыйлыкка китеп барды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading