16+

«Бер ипи, бер сөт, бер манный», яки нигә туйганчы гына ашый белмибез?

Баулыдан Казанга ­килешли бер авылда кибет-кафе янында тукталыш ясап алабыз. Бик матур татар авылы. Кибеттәге сатучылары да, кешеләре дә якын булып беттеләр инде. Туган якка утыз ел кайтып-китеп йөрибез бит.

«Бер ипи, бер сөт, бер манный», яки нигә туйганчы гына ашый белмибез?

Баулыдан Казанга ­килешли бер авылда кибет-кафе янында тукталыш ясап алабыз. Бик матур татар авылы. Кибеттәге сатучылары да, кешеләре дә якын булып беттеләр инде. Туган якка утыз ел кайтып-китеп йөрибез бит.

Бу юлы да башына ак яулыгын бәйләгән сатучы Халисә безне танып, ачык йөз белән сәлам бирде. «Карагыз, кара, товар да, ашамлыклар да күп кайтты, барысы да свежий, тәмле», - дип, уңган хуҗабикә шикелле, кыстый-кыстый әйберләрен күрсәтә башлады. Акча ягы яхшы чак иде, дөрестән дә, бар әйберләренең тәмле булачагын белеп, сумканы байтак тутырдык. Инде акча түләп чыгып китү ягына барганда, кибетләренә авыл каймагын китерделәр. Бушатканны көтеп торган арада чандыр гына, җыйнак гәүдәле бер әби килеп керде. Өстендәге совет вакытында дояркалар кигән зәңгәр төстәге уңган халаты, аягындагы озын кунычлы резин итекләре дә, башындагы ике катлап чөеп бәйләгән яулыклары да бик чиста итеп юылган, кулындагы акча янчыгы пакетына пөхтә итеп төрелгән иде аның. Андый әбиләргә мин һәрвакыт сокланып карыйм. Өстендә артык бер әйбере дә юккамы, әллә авылча итеп, эшеннән бүленеп, йөгереп кенә кибеткә килеп китүенме, төгәллек, гадилек бөркелеп торгангамы, белмим, әллә әниемә ошатаммы аларны.
Безнең кебек прилавкалар карап йөреп тормады әбиең. Исәнләшеп, салмак адымнар белән сатучы алдына килеп басты. Ул авызын ачып әйбер сораганчы, Халисә: «Бер сөт, бер ипи, бер манныймы?» - дип, алдына шул әйберләрне тезеп тә куйды. Һәрберсен пакетына тутырганда да, акчасын төгәл итеп санап биргәндә дә, мин тагын аннан күземне дә алмыйча сокланып, яратып, күзәтеп тордым. Бернинди кабалану, ашкыну юк, комсызланып, ашамлык тикшереп сумка тутыру юк. Үзенчә үз җиткәнен кадерләп пакетына салуы шундый җай гына, килешле, матур иде аның. Кергәндәге шикелле артык сүз дә куертып тормыйча, ул кибеттән чыгып китте.
Ачкүзләнеп тагын ике банка авыл каймагын тотып Халисә янына килеп басканда, миңа нигәдер оят, уңайсыз иде. Белеп ашыйбызмы соң без бу кадәр, белештермичәме? Гадәткә генә әйләнеп бармыймы соң безнең бу табын артында сыйлануларыбыз? Күп алабыз, артыгын алабыз ризыкны, тамак туйганчы түгел, күз туйганчы ашыйбыз дигән акыллы фикерләр белән чыктым мин кибеттән авыр сумкамны күтәреп...


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading