16+

Гаделлек тантана итә

Гаделлек тантана итә

Николаевка авылында үтә салкын килгән яз тормышы үз җаена тыныч кына агып ятканда, үзәк урамда ыгы-зыгы башланды һәм авыл мунчасы янына бер көтү халык җыелды. Баксаң-күрсәң, авыл кешеләренә кайнар су өләшәләр икән. Бушлай. Аның каян килгәнен аңлатучы булмаганлыктан, кешеләр арасында «Африкадан гуманитар ярдәм китергәннәр» дигән имеш-мимеш таралды. Дөрес, «бу бер ришвәтче чиновниктан конфискацияләнгән су булырга тиеш» дигән фикерләр дә ишетелгәләп китте. Кыскасы, цистерна янында берсен-берсе этешә-төртешә халык өелде. Бераздан суның үлчәп кенә биреләчәге һәм бөтен кешегә дә эләкмәячәге ачыкланды. Комсызланып зур чиләкләр күтәреп килүчеләргә, колхоздан гариза язып чыккан фермерларга һәм сәясәт белән дөрес шөгыльләнмәүчеләргә су бирелмәячәк, диделәр. Катып үлмәле яз көнендә суның температурасы сәгатьләп түгел, ә минутлап суына барганлыктан, чиратта торучылар шаулаша башлады.

- Бер кулга бер литрдан артык бирмәскә! - дип кычкырдылар арттагылар.

Көтмәгәндә, цистерна өстендә авылның атаклы шәхесе - гомере буе дөреслек өчен көрәшүче Сенька пәйда булды.

- Туктагыз! - дип кычкырды ул, аек тавыш белән. - Халыктан күпме көләргә була? Тагын иң мохтаҗларны читкә тибәргәннәр!

Колхоз рәисе кранны тиз генә ябып куйды да цистерна өстенә менеп кунаклаган Сенькага эндәште:

- Сиңа нәрсә җитми инде тагын?

- Мин гаделлек булуын телим! - дип җавап бирде Сенька.

- Синеңчә ничек була соң ул гаделлек?

- Гаделлек ул гадел була.

- Туктат әле шул демагогияңне. Ачык итеп сөйләш.

- Бөтен кешегә дә тигез бүленсен.

- «Бөтен кешегә дә тигез»не ничек аңларга? Син конкрет сөйләш, ничәшәр литр бирик?

Сенька югалып калды. Бөтен белеме өч класс һәм дүрт коридор гына булганлыктан, арифметика өлкәсендә ул көчсез иде.

- Африка кадәр Африкадан суытмыйча алып килгәннәр, ә сез монда... - дип канәгатьсезлек белдерделәр арткы рәтләрдән.

- Бәлки, маймыллануны туктатырсыз да өләшә башларсыз, ә?

- Җылы су давай!

Су өләшү туктатылуга ачуы чыккан халык сүгенеп, җикеренеп цистернага килә башлагач, Сеньканың чырае яктырып китте:

- Уйлап таптым! - дип кычкырды ул, кулын болгап һәм рәиснең колагына иелеп, нидер пышылдады.

- Нәрсә пышылдашасыз анда? Тагын хәрәмләшергә уйлыйсызмы? - дип җикерделәр арттан.

- Юк, - дип башын күтәрде Сенька, - Һәркемгә тигез бүләчәкбез. Гаделлек тантана итә!

Колхоз рәисе аның сүзләре белән килешеп башын селкеде дә шоферга ниндидер боерык бирде. Машина моторы кинәт үкереп эшләргә тотынды һәм перси, шлангыны болгый-болгый, халык өстенә кайнар су сиптерә башлады. Шулай итеп, гаделлек җиңде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading