Мин атлар яратам. Колхоз атларын. Әти ел әйләнәсендә колхоз эшендә: җир сөрә, иген ура, суктыра, кышын татар, чуаш авылларыннан тула җыеп кайта. Ул пар ат җигеп Нурлат станциясенә иген ташыганда, мин болында атлар көтәм, ат җигеп печән, салам ташыйм.
Скопировать ссылку
Мин атлар яратам. Колхоз атларын. Әти ел әйләнәсендә колхоз эшендә: җир сөрә, иген ура, суктыра, кышын татар, чуаш авылларыннан тула җыеп кайта. Ул пар ат җигеп Нурлат станциясенә иген ташыганда, мин болында атлар көтәм, ат җигеп печән, салам ташыйм.
Авылыбызда дүрт бригада, ә атлар фермасы бер генә. Таң беленүгә, фермага ат алырга киләләр. Мин дә торып шунда чабам. Озак йокласам, эшкә яраксыз ат калыр дип куркам.
Бүген төнге көтүдән атлар кайтмаган да әле. Ат алырга килгән берсе, җыелышып, тузга язмаганны сөйләп утыра. Имеш, Тинай байның сеңлесе Мәгълүмә Ташкентта прокурор булган, ди. Ул безнең авыл мөәзиненең Әдибен төрмәдән йолып калган. Әллә булмаганны сөйлиләр шунда. Моны белүче юк. Аның каравы, Әдипне яхшы беләләр. Ул әүвәлге елларда, ялтыравык офицер погоннары тагып, авылыбызга еш кайтып йөрде. Соңгы кайтуында салым «недоимка»сын түләмисең дип әнисен мәсхәрәләп сүккән салым инспекторын кыйнаганын да бөтен авыл кешесе белә. Кыйнавы ярады анысы, бик азган иде ул инспектор. Шуннан соңгы кайтуында Әдип безнең мәктәп директорына өйләнеп, аны үзе белән алып китте.
Минем таркаурак булып үсүемне әтидән кала башкалар да белә. Бер тапкыр Маңгир җизни мине йөкче малай итеп район үзәгендәге Хәммәтъярларга җибәрде. Хәммәтъяр үзе читкә китәргә җыена икән. Йорттагы иске-москыны җизниләргә алып кайтырга кирәк. Кайбер иске чүкечләр, күмер белән җылытыла торган үтүкне санамаганда, кирәкле нәрсә күрмәдем мин анда.
Ат ял итеп өлгерде инде. Аны җигә башладылар. Шунда Хәммәтъяр янгын сүндерүчеләр өчен әзерләнгән, кара төскә буялган тәртәләр тартып чыгарды. Имеш, әрәм булмасын. Алыштырырга риза булдым. Тәртәләрнең озын икәнлегенә генә игътибар иттем.
Йөк авыр булса да, ат елга буена бик тиз барып җитте. Аның арт аяклары белән чана табаны арасында ярты метр буш урын калган булуына һаман игътибар итмим әле мин. Көн уртасында кояш карны да эретте. Чана табаны бата башлады. Ат йөз метр барган саен туктый. Аны чыбыркылау да файдасыз хәзер, тәмам арыды. Мин дә чанага утырмыйм инде. Атка капчыктагы саламны да биреп карыйм. Аз гына ашый да әлсерәп ял итә. Инде нишләргә? Болай булса, төнгә калам. Бара торгач урман турысына җиттек. Еракта бер атлы күренде. Килеп җиткәч: «Тәртәң озын, төпкә җик», - диде дә үз юлы белән китеп барды.
Комментарийлар