Соң, абзый, минәйтәм, хатыны ич инде мин аның. Абзый аптырап калды. Бераздан: «Ярар, әйтсәм әйтим инде, Фатыйх бит Куакбашта: «Минем хатын карт инде, үзе бөкрерәк, сукыр, торыпша капланып мич каршында гына утыра. Инде бер дә йоклаганыбыз да юк дип сөйли, бөтен авыл хатыны кызгана инде үзен - шундый дастуен ир шундый хәлдә дип», - ди бу. Бабаң мут нәрсә, мине шундый дип күрсәтеп, үз эшләрен җайлап йөргән. Әз генә ишеткән идем дә инде. Ну нишләтәсең, гомере буе хатыннар яратты шул бабаң. Таза, чибәр иде - тыеп торырлык түгел иде... Ярар, шулай үтте бу. Бабаң исән-сау ике еллап эшләп кайтты Куакбашында. Аннан сугыш чыкты. Өч-дүрт тапкыр военкоматка барып йөрде дә, бронен ташлап, сугышка китте. Ярты елдан публигы (бездә сугыштан килгән үлем хәбәрен нигәдер шулай атыйлар иде) килде. Кайтмасмы дип көттем дә бит - кайтмады.
Сиксәненче елларда Сылу әби, үлем түшәгенә егылыр вакыты җиткәч, без оныкларын җыйды да тыныч кына сөйләде боларны. Аннан: «Балалар, үсеп беттегез, гаиләләр корырсыз, Куакбашлар белән генә кушылмагыз. Бабагызның анда берничә баласы бар, кан катышырга мөмкин»,- диде. Безнең исебез китте. Әлбәттә, әби сүзен тыңлап беребез дә Куакбашлар белән кушылмады. Кызлары бик чибәр булса да.
Туксанынчы елларда, район газетасында эшләгәндә, мин берничә тапкыр шунда, авылның иң өлкән кешеләреннән берсе Нух бабай янына бардым. Туксанның өстендә, умарта тотып, сарык асрап ятучы искиткеч карт иде ул. Ул миңа шактый иске китаплар бирде, сәнәк сугышы, 21 нче елгы ачлык турында шактый истәлекләр алдым мин Нух бабайдан. Бабай һәм аның балалары турында сораштым. Нух бабай, кулларын артка куеп, өй буенча йөрде, бабайны мактап, шактый сүз сөйләде, тик мине кызыксындырган мәсьәлә буенча берни әйтмәде. «Нигә кирәк алар сиңа, икесе дә шактый зур нәсел хәзер»,- диде ул.
Алар да минем туганнарым, аралашасым килә дип әйтү дә, башка сүзләр дә Нух картка тәэсир итмәде. Әйтмәде. Аннан тагын күпмедер шыпырт кына эзләнеп карадым - юк, бу авыл серне яшерә белә - әйтмәделәр. Белгәннәрен дә беләм - ну партизаннар кебек - юк и все. Ярар, кул селтәдем. Үземнең балалар үсеп бетте, мин Казанда, олы малай әнисе белән Лениногорскида. Бервакыт малай шалтыратты: «Әти, мин өйләндем пачти, никах белән генә бер кыз белән торырга уйлыйбыз. Инде яшәп ятабыз», - ди. «Ярар, улым,минәйтәм, изге эш, яратышкач, яшәгез генә. Килен кайсы якларныкы соң?» «Куакбаш авылыннан, әти», - ди малай. Утырган урындыгымнан тәгәрәп төшә яздым. «Соң, ярар инде, язмыштыр»,- дидем мин, бераз тын алгач.
Менә шундый истәлекләр. Әйткәнемчә, мәрхүмнәргә дога булып барсын инде бу язма...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар