16+

Җитмеш һөнәрле Роберт

Мәктәптә әйбәт кенә эшләп торганда Роберт Гайнетдинов эшсез калды. Юк, булдыксыз укытучы булудан түгел, оптимальләштерү аркасында. Илледән артык бала укып йөргән Нурлат районының Яңа Әмзә мәктәбен таркаттылар. Башлангычта укытырга нибары ике укытучы калды.

Җитмеш һөнәрле Роберт

Мәктәптә әйбәт кенә эшләп торганда Роберт Гайнетдинов эшсез калды. Юк, булдыксыз укытучы булудан түгел, оптимальләштерү аркасында. Илледән артык бала укып йөргән Нурлат районының Яңа Әмзә мәктәбен таркаттылар. Башлангычта укытырга нибары ике укытучы калды.

Ике кулын кесәсенә тыгып, ике йөзгә якын йорты булган туган авылы урамнарын кат-кат урады Роберт. Нишләргә? Шәһәргә таяргамы? Юк, ярамый! Мин дә китсәм, башкалар да кайтмаса, авыл бөтенләй таралыр бит, дигән фикердә калды ул. «Беркая да китмисең. Әнә, йортта нихәтле эш бар. Рәтле гаражыбыз да юк. Төзе!» - диде аңа әтисе Гали.
Төзелеш булган җирдә йорт та, авыл да таркалмый. Әти-әнисенең сүзен тыңлады егет. Кирәкле материаллар кайтартып, керамзит бетоннан гараж салып куйды. Үз куллары белән гараж төзегәндә тагын уй керде аның башына.
- Тукта әле, - диде ул үз-үзенә. - Моны арзанга төзи ала идем бит мин. Нигә Казаннан хәтле керамзит бетон ташырга? Аны мин үзем дә ясый алам.
Әти-әнисе белән киңәшеп, керамзит бетон җитештерә торган җайланма сатып алды Роберт. Казаннан кирәк-яракны кайтартты, цемент китерергә заказ бирде. Үзе эшләгән мәктәп яныннан мини-керамзит бетон заводы төзергә җир кишәрлеген файдаланырга рөхсәт ала да, җиңел кулдан салынган заводта җитештерелгән керамзит бетонны халыкка сата башлады. Узган көздә аның укучылары автобус белән Мораса мәктәбенә укырга йөри башлаганда, Роберт, яңа һөнәр үзләштереп, үз авылында гына түгел, тирә-күрше авылларда яшәүчеләрнең дә төзелеш материалына ихтыяҗын канәгатьләндерә башлады. Роберт Гайнетдинов җитештергән керамзит бетонны аеруча Чурабатыр авылы кешеләре мактый-мактый сатып алдылар. Ничек мактамассың?! Сыйфатка тел-теш тидерерлек түгел. Юл чыгымы да Казаннан ташыган кадәр чыкмый.
Башта Роберт «заводта» үзе генә эшләде. Йорт эшләреннән бушаганда, аңа әтисе булышты. Төп эшендә вакыт кысан булмаганда, Роберт белән бертуган Илдар да килеп җитә иде энесенең «заводына».
«Завод»ны хутка җибәргәч, Робертның әнисе Рәсимә ханым улының колагына «яңа программа» тукый башлады:
- Балам, сиңа хәзер өйләнергә дә вакыт җиткәндер инде. Тик ялгышма, булачак хатының үзебез төсле гади җир кешесе булса, уңарсың. Биек үкчәле шәһәр кызлары ягына әйләнеп тә карама. Бетонга каткан чалбарыңны юарга да чирканыр андый кыз эләксә. Әнә, абыең Илдар ничек бәхетле булды безне тыңлагач. Ләйсән киленебез акыллы шул. Без дә аны кызыбыз кебек күрәбез.
Дөрестән дә, Ләйсән Гайнетдиновлар гаиләсенә бәхетле аягы белән килеп керде. Илдар белән Ләйсән Гайнетдин бабайлары нигезеннән йөз метр ераклыктагы Әхмәт бабайлары яшәгән урамда, яңа йортта яши хәзер. Ләйсән бер-бер артлы оныклар алып кайтып та куандырды.
Килен каенана туфрагыннан була, дип белмичә әйтмәгәннәр борынгылар. Ләйсән дә бөтен барлыгы белән Гайнетдиновларга кереп чумды. Үз йортындагы эшләрдән арынганда, каенатасы Гали йортындагы гаилә фермасында сыерлар да савыша, каенанасы Рәсимә йорт эшләрендә кайнашканда, төп йортта хуҗабикә булып аш-су да әзерләшә. Эш кушканны көтмичә, үзләре белеп эшли бу нигездәгеләр.
Бу гаилә эшләмичә яши алмый. Биш-алты мөгезле терлек, ат, кош-корт - бөтенесен карарга, ашатырга, эчертергә кирәк. Әле дистәләгән умарта да тоталар. Алары урманда. Умартаны карау йорттагы төп хуҗа Гали өстендә. Тора-бара Роберт та төп хуҗага әйләнер. Бу нигездә традиция шундый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading