16+

Кемгә кирәкми ул акча

Өченче көнне танышым шалтыратты: синең белән киңәшләшәсем килгән иде, күрешик әле, диде дә телефонын тиз генә куйды. Бездә шулай бит инде ул, яхшыга юраганчы, иң элек начар әйбер турында уйлыйбыз.

Кемгә кирәкми ул акча

Өченче көнне танышым шалтыратты: синең белән киңәшләшәсем килгән иде, күрешик әле, диде дә телефонын тиз генә куйды. Бездә шулай бит инде ул, яхшыга юраганчы, иң элек начар әйбер турында уйлыйбыз.

Көне буе, берәр проблемасы бармы икән әллә, дип, аның өчен борчылып йөрдем. Аллага шөкер, бернинди дә борчуы юк икән. Күп итеп акча «эшләп кенә» алырга булган...
Ул өч ел элек кулын сындырган иде. Гипс куеп кайтарып җибәргәннәр иде, берничә атнадан аны салдырып карасалар, кулы терсәктән бөгелгән килеш катып калган. Бактың исә, ул сынып кына калмаган, сөякләре яньчелеп, әллә нәрсәләр булып беткән икән. Операция ясап карарга булдылар, операция ярты көнгә сузылды. Шуннан кулының терсәк буенда зур гына җөй эзләре дә калды. Хезмәттәше, шуны күреп алып, бу «сәнгать әсәреңнән» акча эшләп була бит, дип котырткан. Имештер, үзеңне авырулардан яки күңелсез хәлләрдән иминиятләштереп куясың да, күпмедер вакыт узгач, таныш табибларың аркылы кирәкле белешмә-кәгазьләрне алып, иминият компанияңә барасың һәм, сәламәтлегеңне югалткан сәбәпле, тиешле процентларыңны аласың. «Синең кайчан операция ясатканыңны белүче юк, аның каравы - төп дәлилең терсәгеңдә ярылып ята», - дип акыл да биргән хезмәттәше. Әйе, бар ул сәламәтлеген яки тормышын иминиятләштереп куючылар. Ул бигрәк тә чит ил йолдызлары арасында популяр: аякларын, күперткән иреннәрен, күкрәкләрен, хәтта елмаюлары белән тавышларына кадәр әллә ничә миллион долларга иминиятләштереп куя алар. Күз тиеп, тавышларын югалта, бөтен горурлыгы булган - колактан ук үскән аяклары сына калса, дәваланырга акча бик күп кирәк булачак бит. Иминиятләштерүнең бу формасы да, иң беренче чиратта, менә шуларны күз алдында тотып уйланган югыйсә. Сәламәт булып исән-имин эшләп йөргән чакта, киләчәгеңне кайгыртып, үзеңне иминиятләштереп кую яхшы әйбер. Сәламәтлегең какшап китсә, Аллам сакласын, инвалид булып куйсаң, ул акчаларның кирәге чыгып куя. Яхшы теләктән эшләнгән нәрсәләрне безнең халык үз файдасына кулланмый каламыни инде ул. Ансат ич: җиде кат тиреңне чыгарып эшләргә кирәкми, табиб белән җайлап кына сөйләшәсең дә вәссәлам. Сынган кул-аяктан битәр, бу акчаларны алу өчен, кайбер хатын-кызлар, балага махсус узып, аборт ясатып, соңыннан, балам төште, дигән булып, акча даулап йөриләр икән. Танышым шуларның берсен белә дә булып чыкты. Аның әйтүе буенча, ул иреннән аерылган, ике бала тәрбияли. Яхшы гына урында эшли дә. Елына икешәр тапкыр чит илгә ял итәргә дә бара, рестораннарда күңел ачарга, яхшы киенергә дә ярата икән. Күрешкән саен акча юклыктан да еш зарлана, ди. Кулым сынды дигән булып, гипста йөреп, ялган белешмәләр алып иминият компаниясендәгеләрне ышандырган, акчасын алуга ирешкән үзе. Нәфесне тыеп буламыни аны, бу аферасы барып чыккач, тагын бер кат тәвәккәлләргә булган. Бу юлы очрашып йөри торган кешесеннән балага узып куйган. Бер айга хәтле йөреп, тизрәк көмәнен төшерткән дә тагын акча сорарга киткән. Андагыларга шик кергән бугай, бу юлы акчасын кайтармаска маташалар ди. Хәзер инде юрист яллап, аңа акча түләп, икәүләп суд юлында йөриләр. Акчасын алган очракта да шуның рәхәтен күрермен дип уйлыймы икән ул? Баласызлык дигән проблеманы белми шул. Баласын табып, аны кочагына алып сөю бәхетенә тилмергәннәр урынына үзен куеп караса, андый адымга бармаслар иде алар. Зәгыйфь булып туган балалар күпме? Сабые авырып китеп, аны дәвалау-тернәкләндерү өчен миллионнар түккән аналарның исәбен кем алган? Радио-телевидение, газеталар аша ярдәмгә мохтаҗ сабыйларны күрсәтеп туймыйлар. Шуларны күреп тә күпме гыйбрәт алырлык бит югыйсә. Берәүләр нарасыен дәвалар өчен тиенләп акча җыйганда, намуссыз хатыннарның, акча эшлим, дигән булып, балага махсус рәвештә узып, аннары аборт ясатып йөрүләре җанны өшетә. Акча кемгә кирәкми икән соң? Нәфесеңне тыя белмәсәң, акчаның җиткәне юк ул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading