Бу мәһабәт ак бинаны күрүгә, бер мәлгә күзләрем камашып китте: бәрәкаллаһ! Әле кайчан гына үрдәкләр йөзгән камышлыкта шушы булачак үзәккә нигез ташларын салган идек! Нәкъ җырдагыча, «Күрми калдым, белми калдым» дигәндәй, бу хәтле дә матур «Ярдәм» мәчетенә беренче килүемә оялып та, исләрем китеп, сокланып та карап, сүзсез калып басып тордым....
Тырышкан - табар, ташка кадак кагар, дигән борынгылар. Тышкы нурлылыгы күңелләрне иркәләсә, аякларга сихри көч кергәндәй, чистартылган сукмактан, җирне тоймастай очынып, эчкә керәм. Бүген бирегә Казаныбызның төрле төбәкләреннән абыстайлар килгән икән. Чараны «Ярдәм» мәчете имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә абыстай Гыйльметдинова һәм «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиатуллина оештырган. Без башта тернәкләндерү үзәге белән таныштык. Китапханә дә бар икән монда. Икенче бер бүлмәдә өстәл тулы кулдан ясалган әйберләр, рәсемнәр күреп, шаккаттык. Шундый матур төсләр, камил рәсемнәр! Бу бит күрмәүчеләр ясаган әйберләр күргәзмәсе!
Күрмәүчеләрнең ашханәсен, йокы бүлмәләрен карадык. Бөтен җирдә чисталык-арулык күзгә ташлана. «Биредә тегәргә, рәсем ясарга өйрәнәләр. Без хәзер халыкара мәйданда инде. Мондый үзәк башка бер җирдә дә юк. Ай саен 60 кешене укытабыз. Юл хакын түләү, тору, ашау-эчү - бездән. Казахстаннан, Чечня һәм Дагыстаннан да укырга киләләр. Безгә дәүләт түләми, фәкать кешеләрдән җыелган сәдака хисабына яшибез», - ди Мәликә ханым.
Мөслимәләрнең «Ярдәм» мәчетендә җыелуы киләчәк буынны иманлы, тәүфыйклы, рухи сәламәт итеп тәрбияләүнең торышын билгеләүдән, әхлакый сафлыкның яшәү мәгънәсе икәнлеген төшендерүдә бер утырып киңәшләшүдән гыйбарәт иде.
- Без нинди бәхетлеләр! Дөньяда бердәнбер булган «Ярдәм» мәчетенә җыелдык. Аллаһы Тәгалә безгә гаҗәеп игелекле бәндәләрен - Илдар хәзрәт белән Мәликә абыстайны бүләк итте. Мәчетләребездә ислам динен укытулар оештырылды, юллар ачылды. Инде Коръән кушканча яшәргә тиешлегебезне, ниһаять, аңладык. Әмма бу гына җитми әле, җәмгыяти яшәешебезне савыктыруда да җиң сызганып эшләвебез кирәк, - диде Әлмира апа.
Менә Илдар хәзрәткә сүз бирелде. Без аны «Сөләйман» мәчетендәге изге эшләре буенча да белә идек инде. Ул - аз сүзле кеше. Бу юлы да:
- Бүген бик шатлыклы, файдалы чарага җыелдык. Мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә укытасыз, Аллага шөкер. Бу изге эшегездә Хак Тәгаләнең ярдәмнәре булсын, рәхмәте яусын, саваплар язылсын. Динебезне, шөкер, сакладык, булдыра алганча, киләчәктә дә сакларбыз, - дию белән чикләнде.
Аның каравы, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровның сөйләр сүзләре күп иде. Ул, мөгаллимәләргә рәхмәт сүзләрен әйткәннән соң, хиҗап мәсьәләсен уңышлы хәл итүләрен бәян кылды. «Андый хәлләрне ишетсәгез, безгә шунда ук хәбәр бирегез. Закон безнең якта», - диде Рөстәм хәзрәт.
«Ак калфак» җәмгыяте рәисе Кадрия ханым Идрисова сүзләренчә, без үзебезнең татар хатын-кызларының яшәү рәвешен төзәтүдә бергә эшләп, һәр гамәлебезне башкаруда актив катнашырга тиешбез. «Ак калфак»ның бүлекләрен бөтен өлкәләрдә, районнарда оештыру мөһим. Анда табиблар да, юристлар да, мөгаллимнәр дә һәм башкалар да булырга тиеш. Гореф-гадәтләребез: яучылык, бәби туйлары, исем кушу, бишек җырлары яңартылсын. Бәбинең кендек бавы чүплеккә ташланмасын!
Мөхтәрәмә Рәшидә абыстай Исхакый фикеренчә, изгелекләребез изгелекләр булып кайтсын, белем алыйк, гыйлемле булыйк, Коръәнебезнең һәр сүрәсен, аятен балаларыбыз һәм оныкларыбыз җанына сеңдерик!
- Милли үзаң, милли горурлыкны, тарихыңны белмичә торып, тәрбияләп булмый балаларны, - дип башлады сүзен Флера Ханнанова. - Әдәбият сүзе тамырында әдәп дигән хакыйкать ята. Дин, китап, әдәбият халкыбызны саклап килә. Борынгы әдәбиятны, татарның Гаяз Исхакыйларын, Дәрдемәндләрен алыгыз. Милләтне тәрбияләүчеләр бит алар. Әдәбиятны, язучыларыбызны пропагандалау кирәк бүгенгеләргә, бу аеруча мөһим.
Бөтенроссия «Татар гаиләсе» рәисе Миләүшә ханым Гайфуллина, университетта гарәп телен укытучы олы галимәбез Лена Таҗиева, танылган мөгаллимә Сәйдә Аппакова да шул ук фикерләрне куәтләде.
Татарым кайда да рухи матурлыкка омтыла, кайда да өлге булырга тырыша. Афәрин, өлге булыйк, өлге булыйк!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар