Мөхәммәт тауга бармаса...
Машинага утырганчы, шәһәр буенча метрода хәрәкәт итү күпкә җиңелрәк. Бердән - тиз, икенчедән - нервың да исән-сау...
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Машинага утырганчы, шәһәр буенча метрода хәрәкәт итү күпкә җиңелрәк. Бердән - тиз, икенчедән - нервың да исән-сау...
Әле Универсиада башланырга бер елга якын вакыт бар, әмма казанлылар өчен мәхшәр хәзердән үк тулы көченә гөрли. Шундый зур масштабтагы вакыйганың бездә булуына шатланабыз, әлбәттә, Казан өчен горурлык күкрәккә сыймый... Әмма юллардагы бетмәс-төкәнмәс ремонтлар, очы-кырые күренмәгән төзелешләр инде бүгеннән үк сабыр касәләреннән ташып түгелә башлады. Эшкә бару маршрутын көйлисе, эштән бакчага соңармый кайтып җитәсе бар. Балаң бакчада иң соңгысы булып калып, аның үпкә тулы күзләренә бер генә күтәрелеп кара - шундук бәгырьнең кыл уртасына ук килеп кадала!.. Балаңа синең «бөкең» ни дә, Универсиадаң ни!
Мөхәммәт тауга бармаса, тау Мөхәммәт янына килә, диләрме әле?! Мин дә, иксез-чиксез бөкеләрдә нервы бетергәч, кабат метрога төшеп утырдым. Менә, мәйтәм, машинаны комфорт чыганагы диген син!.. Ул күпчелек казанлы өчен хәзер нервы туздыру чыганагына әйләнеп бара. Биш минутта узардай юлны кайчагында икешәр сәгатьтә теркелдәсәң, ирексездән маңгайда җыерчык артыр да чигә чәчең агарыр шул. Әле шул бөкедән машинаң белән исән дә чыгасы килә - анысы да йөрәккә май өстәми.
Ә хәзер... Хәзер, бердән, йокым туя башлады. Икенчедән, минутына-сәгатенә кадәр эшкә кайчан барып җитәсемне беләм. Өченчедән, гайре табигый тынычлыкка ияләнеп киләм. Юлдагы каударлану юк. Метро станциясенә биш минутта барып җитәм дә эшкә кадәр 15-20 минутлык юл. Эштән кайтышлый машинага утырам да бала янына китәм. «Син, әнием, үстең, хәзер мине иң беренчеләрдән ала башладың», - дип мактады да әле үземне кызым.
Җир өстендәге төзелеш, тузан, утыз градуслы эсселеккә түзеп булмагач, ирексездән, җир өстендә төзегәнче, җир асты юлы станцияләрен арттырсыннар иде, диясе килә. Бу, бердән, һаман да шул мәңгелек бөкеләрне чишәргә ярдәм итсә, икенчедән, күпме кешенең вакытын саклап калыр иде. Ә вакыт ул, кем әйтмешли, акча...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер районында янгында өлкән яшьтәге ике хатын-кыз янып үлгән
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча юлларда 1 млн кв метр асфальтның өске катламы җәелгән
-
#Спорт
“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар
-
#Язмалар
Һәйкәлгә менеп басу кайчан модага керде соң ул, җәмәгать?
-
#Төп тема
Сөю белән генә тук булмассың, хокукларыңны да бел
Комментарийлар