Татарстанда ике дәүләт теле булса да, туган телебез, минемчә, тормышта аз кулланыла. Әти-әниләр, тормышта югалып калмасыннар, дип, балаларын кечкенәдән рус теленә өйрәтә. Нәтиҗәдә, ул балалар туган телендә вата-җимерә сөйләшүче булып үсә. Саф татарча сөйләшергә тиешле авыл кешеләре дә еш кына рус сүзләре кыстырып, русча белгәнлекләрен күрсәтә. Яшьләр дә, аралашу теле...
Татарстанда ике дәүләт теле булса да, туган телебез, минемчә, тормышта аз кулланыла. Әти-әниләр, тормышта югалып калмасыннар, дип, балаларын кечкенәдән рус теленә өйрәтә. Нәтиҗәдә, ул балалар туган телендә вата-җимерә сөйләшүче булып үсә. Саф татарча сөйләшергә тиешле авыл кешеләре дә еш кына рус сүзләре кыстырып, русча белгәнлекләрен күрсәтә. Яшьләр дә, аралашу теле итеп, күбрәк рус телен сайлый. Бервакыт шәһәр паркында ике кыз арасындагы сөйләшүнең шаһиты булырга туры килде. Кинәт берсе: «Әйдә, «крутойлар» кебек русча гына сөйләшик әле!» - дип әйтеп куймасынмы... Бу сүзләргә исем китте. Татар башың белән урамда русча сөйләшеп йөрү ничек инде «круто» булсын ди! Киресенчә, татарча сөйләшү текәлек, минемчә.
Быел башкалабызда узачак күптән көтелгән зур вакыйгага беркем дә битараф түгелдер. Берәүләр дулкынланып-сагаеп, икенчеләр горурланып көтә ул көннәрне. Универсиада уңаеннан Казан урамнары рус һәм чит телдә язылган мәгълүматлар белән тулды. Татар иле булгач, нигә бу язуларны беренче чиратта татарча, аннары гына русча һәм инглизчә язмаска?! Максатыбыз чит ил кунакларына телебезнең һәм милләтебезнең матурлыгын, үзенчәлеген күрсәтү булырга тиештер бит. Универсиада үтә дә китә, ә бу язулар озак вакыт эленеп торачак әле.
Шулай уйланып утырам да күңелемә «Телебезгә мөнәсәбәт шундый булса, милләт үзен саклап кала алырмы? Әллә киләчәктә татар теле белән китаплар аша гына танышып булырмы?» дигән уйлар килә. Моның чынга ашачагын уйларга да куркыныч. Үз илебездә туган телебезгә ихтыяҗны һәм хөрмәтне арттырырлык эш-гамәлләр күбрәк кылынса, нәтиҗәсе булмый калмас иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар