16+

«Минем хатын әйбәт ул...»

Автобус тукталышына чыкканда, бер ир‑ат иярде миңа. Күренеп тора, салмыш бу. Теле дә бәйләнә. Шулай да артымнан калмый үзе, сөйли дә сөйли.

«Минем хатын әйбәт ул...»

Автобус тукталышына чыкканда, бер ир‑ат иярде миңа. Күренеп тора, салмыш бу. Теле дә бәйләнә. Шулай да артымнан калмый үзе, сөйли дә сөйли.

- Әле дә ышанып бетә алмыйм, хатыннан акча сораган идем, 100 сум бирде бит, ничек булган диген, гомердә бирми, сүгә, ачулана иде, ә бу юлы, берсүзсез, 100 сумны чыгарды да бирде, - ди абзый. - Юк, әйбәт икән шул минем хатын. Аңлый ул мине. Мин бит аңа ай саен 40 мең алып кайтып бирәм. Шуңа да кызганмаган инде ул миннән 100 сумны. Көн дә массаж ясыйм, иртән чәй ясап китерәм, авырып китсә, даруларын эчерәм. Хатын да яхшылыгымны бәяли белә. Бу юлы каршы дәшми генә бирде бит акча...

Мин ирексездән елмаям. Абзый һаман үзенекен тукый. Урам себерүче булып эшли икән, ­ пенсия дә ала, тагын кайдадыр каравылчы да булып тора.

- Хатын молодец минем. Ике «пацан» бүләк итте бит ул миңа. Улларым, күз тимәсен, үземә охшаган. Шундый көчлеләр. Сабан туенда кул көрәштереп, призлы урыннар алдылар. Олы улым өйләнде, киленебез - Азнакайдан. Әти дип үлеп тора инде менә. Кайтуга, йөгереп кочып ала, мине күргәч, гел елмая. Хатыным да гомер буе әни белән тату яшәде. Киленебез дә сабырга охшаган. Хатынга рәхмәт инде, барыбызны җайлап тора. Син кунакка кил әле безгә, яме, чәй эчеп чыгарсың. Хатын яхшы минем, тәмле пешерә. Менә миңа да 100 сум бирде бит әле. Хәзер бер йөз грамм алып эчәм дә кайтып йоклыйм. Бүген тавышланырга ярамый. Хатын әйбәт бит...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading