Җәй җиттеме, дәрвиш каны уйнаклый башлый бездә. Дуслар-туганнар, машинага төяләбез дә, атна-ун көнгә, күз күрмәгән җирләргә сәяхәткә кузгалабыз.
Быел да Башкортостан, Оренбург, Чиләбе, Төмән якларының аркылысын-буйга урап, төрле милләтләр белән аралашып, Урал тауларыннан сихәт, термаль чыганаклардан тәнгә дәва алып, сәхрәләрдә күңел ачып, чит җирләрдә гыйбрәт җыеп кайттык. Илгә чыксаң, илле... Россия-анакай ниләр белән истә калды соң?!
Кояшка таба киттек!
- Я, хатын, навигаторны кай тарафка таба көйлим, маршрутны әйт, - диде Степан.
- Башкортостанның Куергазы районы Якут авылында бер тозлы күл бар дип ишеттем...
- Якут эзләргә булдың алайса, вакытлар табылмыйдыр якут белән, якутлар табыладыр вакыт белән. Кичкә шунда булачакбыз. Киттек: Кояшка таба барабыз!
Юлда кымызлар эчеп, баллар татып карап, радиодан башкортча җырлар, яңалыклар тыңлый-тыңлый, ниһаять, җиде төн уртасында барып туктадык без анда. ике сәгатьлек күчешне дә исәпкә алсаң, вакыт бик соң, палаткаларны сүтеп җыярлык хәл калмаган иде, ярый әле Фәргать исемле мөлаем гына башкорт абзые безне кунакханә дисәң хәтере калырлык бер йортка урнаштырды. Бер кичкә, кер - мичкә. Ничек ятсак, шулай тордык та. Дөресрәге, Степан уятты.
- Кызлар, сез йоклаган арада мин разведка үткәрдем: мондый гына күлне Яковка, Малмыжка янында да табып була, бу тирәдәге шәһәрләрдә яшәүчеләргә ял көннәрен табигатьтә уздырырга ничава урын. Ә без, тоткарланмыйбыз, әйдәгез, дәлше киттек. Моннан бик хикмәтле җир - Аркаимга ерак калмады. Бүген кич без шунда булырга тиеш.
"Агыйделнең аръягында бер инәгә - бер сыер, барып карасаң, берни юк, инә сыер дигән сүз икән", - булып чыкты алайса. Ярар, сүз озайтып тормыйбыз, көненә 600 чакрым җир - сәяхәтче өчен проблема мыни! Җилләрдән җитез җилдерттек Оренбург далалары буйлап Чиләбе өлкәсенең Казахстанга якынлашкан урынына.
Серле Аркаим
Аркаим - тыюлык, археология һәйкәлләре, ачык һавадагы музей, гаҗәеп энергияле урын. 1987нче елда гына табылган бу борынгы цивилизация кыйпылчыгы - җитди бәхәсләр чыганагы, аны фәнни дөнья кабул итмәскә, санламаска маташа. Тик анда археологлар, тарихчылар, этнографлар белән бергә гыйбадәт кылырга, дәва эзләп, уйларын тәртипкә салырга килүче космоэнергет, эзотерик, сихерче, экстрасенс, кришнаит, "МироТворцы" һәм башкаларның чуты юк. Аларны тыңлап торсаң, исең китәр: Гитлер да хакыйкый ариецларны эзләп, нәкъ бирегә ыргылган, диләр. (Миңа барысы да кызык, кара: татар, марида да бар түгелме соң ул АР тамыры?! Сыйфатлы милләт булып чыгабыз бит әле, болай булгач!) Тарихи парк, "Тимер" курганы, бакыр-таш гасыры поселогы, "Казак ызбасы", юрталар, тирмәләр, "Табигать һәм кеше" музее, күчмә тормыш белән яшәүчеләр тукталышы, Шаман, Мәхәббәт, Теләкләр чынга ашу калкулыклары... Әстәгъфирулла, бу нинди җир астыннан чыгып торган куллар тагын?! "Тимер" курганы Мисырдагы фиргавеннәр каберлекләрен бер якка куя... Объектларны бер көндә генә карарга сыешып та бетә торган түгел.
Халык гаҗәп күп. Тау башына бергәләп менеп Кояшны озаттык. Беркем бер-берсе белән таныш түгел, бер авыз сүз сөйләшмәгән, тик алар сиңа үзең белән үзең калырга берсе дә комачауламый. Тынычлык, җан рәхәте. Төнлә олы учак янына җыелыштык. Гипотезалар, гыйбрәтле бәяннар, кызыклы тарихлар, дәртле җырлар берсен-берсе алыштырып кына тора. Мәгълүматның ниндие генә юк. Фикерләрнең тулы плюрализмы, башкаларга хөрмәт белән карау. Күңелле, кызыклы, серле... Бернинди алдан уйланылган сценарие юк, үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Балачагым искә төште: Кырымдагы Халыкара "Артек" пионерлагеренда кичергән идем мин бу хисләрне: рухи бердәмлек, уртак өметләр. Яхшы нәрсәләрнең барысына да ышанасы килә. Менә шулай һәркем, башкаларга комачауламый гына, җаны теләгән эш белән шөгыльләнгәндә, кемнең гамәлләре яхшырак, кемнең булдыклырак икәне ап-ачык күренә бит ул. Югарыга ыргылган ялкын телләренә ияреп, йолдызлы, серле күккә карыйм. Адәм баласы гомер бакый шулай галәмгә карап уйланган, хыялланган, үзен дулкынландырган сорауларга җавап эзләгән.
Мең еллар элек тә... Бу дөньяга күпләр килеп киткән. Шул ук таулар, шул ук табигать... Кешеләре генә башка... Кеше акыл көче тупларга, яктыга, югарыга омтылырга тиеш. Һади Такташның "Мокамай" шигыре искә төшеп китте. "Мин тормышта һаман яктыга, югарыга таба юл алдым, ә син менә алмадың, калдың, югалдың..." Без еш кына иң гади нәрсәләрне дә аңларга теләмибез, гел башкаларны гаеплибез, уңышка ирешкәннәрдән көнләшәбез, хәтта аяк чалабыз. Әнә телевизорда бер җүнле хәбәр юк: зур бульдозер экран тутырып консервларны, авыз суларын китерерлек җиләк-җимешләрне таптатып маташа. Эмбарго имеш. Я, Хода! Кая барып җиттек: исраф бит бу, кемнәрнеңдер хәләл тырыш хезмәте җимешен юкка чыгару.
Көньяк Корея тавыш көчәйткечләр аша КНДРга каршы пропаганда алып бара, тегесе акыл сатуларга чыдый алмый, сугыш башламакчы ди. Украиннары тына белмәде инде һаман. Сирия халкы Европага агыламы?! Ахыры ни белән бетәр?! Тираннар акча, власть бүлешә, сугышалар, нәтиҗәдә тыныч тормыш белән яшәүче гади халык тилмерә, күпме корбаннар китә. Бергәләп һаваның, суның, җирнең чисталыгы, иминлеге турында уйлыйсы урында... Кичә генә Европа һәм Азия чиген үттек: бер багана аерып тора аларны. Кешеләренең бер аермасы да юк... Ә монда кайлардан гына килмәгәннәр, уртак тел таптык бит...
Парижларга җитсен дип...
О, Париж! Синең Эйфель башняң янында басып торырга кем генә хыялланмаган. Шул исәптән мин дә. Дуслар бүләккә алып кайткан магнитчык, сувенирларны тотып, Мамадышыбызның Эйфель башнясы, Нократ яр буендагы Парижга 3873 километр дип язылган флюгерлы тирмә астында басып торган бар. Әллә шул уйларымның матдилаша башлавы инде: юл читендә Париж дип язылган күрсәтмә тактасы күземә чалынды. Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районында шундый исемдәге авыл бар икән бит! Яңа салынып яткан юлдан ремонтчылар үткәреп җибәргәнен көтә-көтә, урау басу юлларыннан барып кердек без Парижга. Француз оригиналына караганда алты тапкыр кечкенәрәк, тик барыбер мәһабәт Эйфель башнясын таптык.
1812нче елгы сугышта казаклар тарафыннан Парижны яулау хөрмәтенә куелган ул. Янында өелеп торган утын әрдәнәләрен күргәч, көләсе дә килеп китте. Кайбер урамнарга газ кереп бетмәгән икән. Янәшә капкага кадакланган реклама баннерын укып та көлештек: "Әйдәгез, дуңгыз урынына, тәвә кошы асрый башлыйбыз!" - дип язганнар. Башня янында уңлы-суллы фотога төшүчеләр шактый. Машинабыз янына урамнан узып баручы бер хатын туктап:
-О-о-о, татарлар килгән, -диде.
-Ә сез татар түгелмени, татарча сөйләшәсез бит.
-Ирем -әйе, ә мин -нагайбачка!
-Андый халык та бар мени?
-Бар. Әнә музейдан кереп сорашыгыз. Ашыгам, баланы алырга кирәк.
Музей хезмәткәре Елена белән сөйләшмәгән тема калмады. Сәүдәгәр Андрей Тинибаевның бик яхшы сакланган зур казак йортында 1987нче елда музей ачканнар.
Искиткеч бай музей. Казак йорты интерьерында ата-бабаларның иске йорт җиһазлары, тарихы, көнкүреше яхшы чагылдырыла. Нагайбакларның этник тамырлары төрле. Чиста рус һәм татар фамилиялеләре дә очрый. Россия чикләрен күчмә кабиләләрдән саклау өчен бирегә Башкортостаннан күчерелгәннәр, төрки тел, православие дине, казак сословиесе, шул ук вакытта мәҗүсилек йолалары - барысы да бергә катнашкан. Алар өчен ата-баба йоласы - беренче планда һәм һәр адымда үзләренең уникальлелекләре, үзидентификацияләре турында тәкърарлыйлар. Тарихи хакыйкатьне торгызганнар: аз санлы халыклар исемлегенә кертүне сорап, кайларга гына нинди генә хатлар язмаганнар, Н. Н. Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институтыннан күптән көткән җавапны барыбер алганнар: "Үзләрен нагайбаклар дип саныйлар икән, булсыннар!"
1812нче елгы Ватан сугышында җиңүне үзләренең бәйрәмнәре дип саныйлар. Наполеон: "Бу казаклар миндә булса, мин бөтен дөньяны яулар идем!" - дигән имеш. Күренекле "Бистро" француз кафеларын нагайбаклар тудырган диләр. Атка атланган килеш кафега барып кергәннәр һәм русчаны вата-җимерә: "Бистро-бистро, налей-ка чаю!",-дия торган булганнар. Нагайбакларның Ватан сугышында җиңүдә хәлиткеч роль уйнауларына инанганлыгы аларны 2012нче елның көзендә Европа шәһәрләренә сәяхәткә барырга этәргән.
22 нагайбак катнашкан әлеге тур бер атна дәвам итә, төркем Польшаның (Остроленка), Германиянең (Берлин, Кассель) һәм Франциянең (Париж, Фершампенуаз, Арси) (үзләрендә нәкъ шундый исемдәге авыллар бар) шәһәрләрендә була. Сәфәрнең төп максаты - омоним-шәһәрдәшләр белән туганлашу, Европада адашып калган нәсел дәвамчыларын табу. "Гармунга кушылып башкарылган милли җырлар" белән алар бабалары эзләре буйлап йөргәннәр...
Пыяла күкәй тәгәрәттем, аппагым,
Париж, Париж, Парижларга җитсен дип...
"Үз һәм чит" чикләрне үтеп чыгу эксперименты, төрле мәдәниятләр контакты... Телләрне белмәү чик түгел. Киемнәре, халык җырлары белән европалыларның күңелләрен әсир иткәннәр. Алар белән фотога төшәргә теләүчеләр күп була. Бу адымнарын этномәдәнилекләрен үстерүдә мөһим чара дип саныйлар, үз авылларында, Чиләбе өлкәсендә үз өйрәләрендә генә кайнап ятуларына, аралашу мохитен арттырмауларына, үзләренең уникальлелекләре турында бөтен дөньяга аваз салмауларына бик үкенәләр.
Әйтәм бит: кызыксынучанлыкларына, кыюлыкларына чик юк, эчке асыллары, рухлары нык боларның. "Париждан - Парижга" проектының дәвамы булыр кебек тоела миңа. Әйе, һәр халык үзенчә бәхетле, дөньяга карашы, үзенең гореф-гадәтләре, йолалары белән бәхетле. Һәр милләт баласы бәхетле булып туа, һәр кеше бу дөньяга үз бәхете белән килә. Ашыкмаучы, җиңелү ачысын иҗат һәм уңыш энергиясенә әйләндерүче алга бара.
Уйлану өчен тагын бер кызыклы факт: шушы районның Сарашлы авылы кызы Юлия Савельева Җөриебезгә килеп, керәшеннәрнең "Питрау чибәре" конкурсында җиңү яулады, көмеш таҗны ел буе башында йөртәчәк!
Төмән: масаючымы, эшлеклеме?
Шадринск ягыннан җимерек асфальт юлдан килгәндә машинабызның төбе төшеп кала язды. Мәгълүм акыл иясенең: "Россиядә ике проблема - юллар һәм җүләрләр", -дигән сүзләре безнең гасырда да актуаль булып кала. Чү, "Төмән өлкәсе" дип язылган стелланы узуга, юлыбыз тип-тигез кара тасмага әйләнде. Менә ичмасам. Төньяк боз океаныннан Казахстангача чикләрне, Ямал-Ненец һәм Ханты-Мансийскны да үз эченә алган, Россиянең 63% нефте һәм 90% газы җитештерелгән өлкә шул бу.
"Нефтьдолларлы, ыспай һәм масаючы Себер башкаласын" күрергә бик исем китеп тормаган иде. Тик карый, кызыксына башлагач, ошады тагын. Тарихи биналары күп, уникаль һәйкәлләр бар: Троицк монастыре, Знаменский соборы, Спасс һәм Крестовоздвиженск чиркәүләре - искиткеч (Бөек Петр тарафыннан бирегә Себерне "чиркәүләндерү" өчен җибәрелгән Киев митрополиты Филофей (Лещинский) 25 ел эчендә 300ләп чиркәү салган, сәүдәгәрләрнең борынгы йортлары реставрацияләнгән, Республика урамының иске кварталлары «Нева проспект»ын да хәтерләтә. "Газпром", "Лукойл", "Транснефть" офислары каршында кыйммәтле автомобильләр мыжгып тора... Ленин һәм Республика урамнарының аркылысын-буйга урадык. Туңдырма ялый-ялый, күзәтү боҗрасына утырып манзараны биектән күзәттек. Чиста, матур, төзек, бай. Кешеләре дә кунакчыл, фикерләре үк икенче төрле.
"Кара алтын" барысына да җитә, димәк. Төмәннең визит карточкасы саналган "Верхний Бор" СПА курортында бер атна ничек ял итүебез турында язарга сүзләрем җитми: аны үз күзләрең белән күрү, тәэсирләрне үзең кичерү шарт... Акча булса, бар да бар: көнгә өч тапкыр ашата торган швед өстәле, рәттән тезелеп киткән төрек-хаммам, фин, урыс, инфракызыл нурлы мунчалар, джакузи, массаж, СПА процедуралар ясый торган кабинетлар - барысы да бер түбә астында. Фирүзәдәй зәңгәр сулы, төннәрен төрле төсләргә кереп яна торган термаль сулы бассейннар (безне нәкъ шушы үзенчәлекле су бирегә тартып китерде дә инде), аниматорлары, катамараннары, әкият геройлары, минизоопарклары...
Монысына бәяне сеңлем Миләүшә бирде: "Минем Гарәб Әмирлекләрендә, Төркиядә, Мисырда, Испаниядә, Израильдә, Һиндстанда, Балтыйк буенда булганым бар, ә болар - бөтен илләрдәге кеше өчен кызыклы, файдалы, хикмәтле нәрсәләрне бергә җыйганнар, барысының да борыннарына чирткәннәр, молодцы, Себердәге шаккаткыч урын бу!"
Карабаш һәм Златоуст
Урал таулары аша кайтып киләбез. Карабаш дигән шәһәрнең стелласы янында фотога төштек. Алда ниләр көтәсен чамаласак, төшмәгән дә булыр идек. Кая китте бу яшеллек, нинди пеләш башлы таулар бу, нинди, пычрак сулар ага?! Бу кадәр соры төтеннәр чыгарып утыручы торбалар биредә яшәүче халыкны ничек тончыктырмый?! Җитмәсә, Миләүшә телефоныннан: "Карабаш - Җир йөзендә экологик яктан иң пычрак шәһәр", - дигән сүзләрне укып бара. 20 минут чыктык. Артыма янәдән борылып карыйм: өнем булдымы соң бу, төшемме?!
Әллә башка планетага эләктек инде?! Кара: беркөнне Марска бер якка очу өчен төркем туплыйлар дип ишеткән идем. Теләүчеләр бихисап икән, барысына да урын җитмәс барыбер. Кызыл планетадан бер ким җире дә юк, төркемнәренә хәбәр итәргә кирәк: экстрим яратучылар шушында гына килеп, сикергән акчаларына урын тапсыннар. И-и-и, адәм балалары табигый байлыклар, файдалы казылмалар алабыз дип, нинди генә хәлләргә төшерми үзләре яшәгән җирне...
Карабаштан алган негатив уйлар күпме дәвам итәр иде, белмим, ярый әле алдыбызда Златоуст дигән мәһабәт кала калкып чыкты, искиткеч манзара ачылды! Кырымның Ялтасын хәтерләтте бу тирәләр, аралары кул сузымы гына булган ике торак пунктның аермасы - җир белән күкнеке! Әллә исем дә җисемгә тәэсир итә микән ул, ә?! Озаклап тукталырга вакыт тар, ярар, бирегә янәдән әйләнеп кайтырбыз әле...
Ничек йокыга киткәнемне сизми дә калганмын...
Әссәләмегаләйкем!
Степанның: "Тор, шәкерт, җиттек Мамадышка, алдыбызда бит - Мамадыш!" - дигән тавышына уянып киттем. Ни арада кайтып җиткәнбез?! Нократ елгасы өстеннән кояш күтәрелеп килә. Нинди хозурлык! Сагындырган туган як! Сәяхәтләр кешене үзгәртә, аннан берәү дә элеккеге булып кайтмый диләр. Без - калебебез чиста, ниятебез изге, гамәлләребез ихлас булган, маҗара эзләп йөрүче туристлар төрле үрнәкләрне, мисалларны үз күзләребез белән күп күрдек, гыйбрәт алдык. Бу дөньяда һәрнәрсә гади һәм даһи икәненә тагын бер кат инандык: галәм кануннарына буйсынып, рухи кыйблаларга таянып, шөкер итеп яшәргә кирәк. Һәр яңа туган көн - бәхет-шатлык тулы бәйрәм. Кояшның җылысы һәммәбезгә җитә. Күңелләрдә булсын ул кояш, Җир шары җылылык һәм мәхәббәт белән тулсын. Бөтен җиһанга ишетелерлек итеп кычкырып җырлыйсы килә:
Ачыйк бәхет ишекләрен, бәхетле булсын һәркем.
Әй кардәшләр, милләттәшләр, әссәламегаләйкем!
Алда безне яңа биеклекләр, яңа җиңүләр көтә.
Мөһерле җөмлә
Дөньяның киләчәге - яңа буыннар кулында. Төрле милләтләр гомер кичергән илебездә, бер-беребезне ничек бар шулай кабул итәргә, хөрмәт белән карарга, башкаларны танып белергә өйрәник, тәнкыйтьләмик. Тормышчан булыйк, гафу үтенә белик, башкаларның йомшаклыкларына сабыр итик, иң мөһим сорауларны үз-үзебезгә бирик, әйләнә-тирәдәгеләр белән дустанә мөнәсәбәтләр генә урнаштырыйк, тәкъвалыкта ярышыйк. Милләтләр күп, ил -бер генә!
Комментарийлар