Шигырь бер талпынуда, хәтта бер утыруда язылырга мөмкин, ә менә проза әсәренә тотынганчы, бик озак уйланасың, сюжет корасың, булачак геройларың белән яши башлыйсың.
Инде тарихи шәхесләр турында нәфис-документаль әсәр язарга ниятлисең икән, архивларда казынырга, күп укырга, фактик материаллар тупларга бик күп замандашларың һәм галимнәр белән аралашырга, киңәш-табыш корырга кирәк.
М ин студент чаклардан ук татар халкының күренекле уллары турында нинди дә булса әсәр язу турында хыяллана идем. Бу максатыма бик озак еллар бардым. Мактанудан булмасын, вә ләкин композиторлардан Фәрит Яруллин турында (ЖЗЛ сериясеннән роман-хроника), Салих Сәйдәшев тормышыннан (күләмле кыйсса) һәм Рөстәм Яхин хакында (поэма-рапсодия) язу бәхетенә ирештем.
Ләкин бүген сүзем язылмый калган ике әсәр хакында.
Беренче әсәр
Моннан егерме-утыз еллар элек үк инде мин Галимҗан Ибраһимовның - Колчак тылында (1919 ел) һәм Александр Пушкинның Казанда булуы (1833 ел) турында жанры буенча әдәби-нәфис повестьлар язарга ният кылган идем. Шуны онытмыйк: ул чакларда әле минем иҗат тәҗрибәсе аз, Советларның корыч цензурасы исә һәр «шикле» әсәргә тырнагын батырырга һәрчак әзер тора иде.
Башлыйк Галимҗан Ибраһимовтан. Аның Колчак тылында дүрт ай буе йөрүе, тормыш-вазгыятьне өйрәнүе - уникаль күренеш түгелмени?! Баштарак ул олаучы сыйфатында бәрелешләр барган урыннарны кичеп чыга, аннары ямщик, соңрак сатучылык шаһәдәтнамәсе алып, авылдан авылга урак-чалгылар сатып йөрүче сыйфатында Урал һәм Себерне әйләнеп, туган ягына исән-сау әйләнеп кайта.
Уйлыймын: әгәр шушылар турында гына язам икән, биредә бит бернинди дә яңалык булмаячак. Язылачак әсәремдә миңа ниндидер көтелмәгән «ачыш» ясарга кирәк! Бик озаклап баш вата торгач, мин моны таптым шикелле: әдип Галимҗан Ибраһимов, Колчак тылын кичеп чыкканнан соң, илдәге халыкның, гражданнарның акларга-кызылларга бүленеп сугышуын бик зур хата, ялгышлык, бер кирәксез нәрсә дигән фикергә килә. Аның симпатиясе башкисәр большевикларга түгел, күбрәк Колчак ягына таба авыша башлый... Минем версия менә шулайрак иде.
Шушы ниятем-фаразымны, икәүдән-икәү генә очрашканда, Ибраһимовның иҗаты һәм тормыш юлы турында монография язып, докторлык диссертациясе яклаган Мансур ага Хәсәнов белән уртаклаштым. Ул артыгын чишелеп китмәде. «Ай-һай, андый әсәрне басарлар микән?» - дигән шиген белдерү белән чикләнде.
Мин бу иҗади ниятләремне «Татарстан яшьләре»ндә бергә эшләгән иҗади дустым, каләмдәшем Рәфыйк Юнысовка да ачылып китеп сөйләгән идем. Аның сокланып та, көнләшеп тә, икенче яктан «Булдырырсың микән?» дигән сыман шикләнебрәк көлемсерәве истә калган.
Галимҗан Ибраһимовның «Дошманнар арасында дүрт ай» дигән хисап докладын (аның сүзләре) эзләп таптым, җентекләп кат-кат укыдым. Әлеге язмада советка каршы бер генә фикер дә тапмадым. Бәлки, ул чын-ихлас фикерләрен ачыктан-ачык язарга кыймагандыр, хәйләгә сабышкандыр дип, үземне һаман юатырга тырыштым.
Вакыт уза торды, язылачак бу әсәргә һаман әле тотынган юк. 90 нчы елларда үзгәртеп кору җилләре искәч, совет цензурасы тарих сәхнәсеннән очкач, мин әдипнең 1919 елны язылган әлеге язмасын өр-яңадан укып чыктым. Доклад алдындагы түбәндәге юллар мине тәмам «айнытып» җибәрде: «Сибириягә оялаган контрреволюция шөбһәсез пролетариат аяк астында изеләчәк... Бәлки тагы безгә бик авыр көннәр кичерергә туры килер. Ләкин соңгы сүз безнеке, ахыргы җиңү пролетариатныкы, эшче-крестьян барча мәзлүмнарныкы - советларныкы булачак. Иртәгә кояш чыгасына ничек ышансак, моңа да шулай ышанабыз».
Әлеге сүзләргә шик-шөбһә, күләгә төшерү бер дә урынлы булмас иде. Әдип, галим, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов гомеренең соңгы көннәренә кадәр советка хезмәт итте. Бер очрашуда Ленинның «Эшләгез!» дигән сүзе аның күңеленә нык кереп калган булса кирәк. Кара елларда репрессия тырнагына эләгеп, коточкыч җәбер-золымга дучар ителсә дә, Пеләтән төрмәсенең сырхауханәсендә җәфаланып үләр алдыннан да ул «Мин партиягә ышанам» дигән сүзләрне тумбочка өстенә язып калдырган...
Боларның бөтенесен белгәннән соң, мин әдип турында кискен әсәр язарга батырчылык итмәдем. Бу - минем тарафтан дөреслекне бозу булыр иде...
Икенче әсәр
Инде күчик Пушкинга. Аның Казанга килүе, профессор Карл Фукс йортында кунак булуы, шагыйрьнең Пугачев һәм Разин восстаниеләре белән кызыксынуы - тарихта мәгълүм нәрсә. Бу - шулай ук уникаль факт. Пушкин турында дистәгә якын роман язылган. Шушылардан соң мин, гап-гади бер татар язучысы, укучы өчен нинди яңалык өсти алырмын икән соң дип тә шикләнә калдым. Яза калган очракта, миңа ниндидер әдәби «ачыш» ясарга кирәк булачак лабаса. Мин моның чишелешен дә уйлап тапкан идем. Шагыйрь бит Казанга килгәч хөрмәтле кешеләрнең берсе - татарларның бик хөрмәт иткән, хәтта яшәү урынын-йортын да Татар Бистәсеннән сайлап алырга курыкмаган, этнограф-галим, профессор Карл Фукс йортында кунак була.
Менә миңа тема, төп юнәлеш. Казан университеты галиме, милләте ягыннан нимес Карл Фукс та, урысның данлы шагыйре Пушкин да татарларга, Казан каласына битараф булмаган икән ләбаса! Миңа монда, янәсе, халыкара дуслык һәм Совет заманында бик популяр булган интернационализм темасын аркылыга-буйга йөзәргә мәйдан ачылачак...
Байтак материаллар җыйналып та, Пушкин турындагы әсәр барыбер язылмыйча калды. Сәбәбе курку да, шикләнү дә түгел. Алда әйткәнемчә, бу ике зур шәхес турында күп язылган, байтак китаплар дөнья күргән инде, кабатланасы килмәде. Икенчедән, Пушкин образына таянып кына әгәр дә интернационализмны һәм урыс-татар «дуслыгын» күккә чөеп мактый башласам, бу дөрес булырмы? Явыз Иванның Казанны яулавы әле һаман да вәхшәтлек санала, шовинистларның исә әле дә булса тәүбәгә килгәне юк...
Менә шушылар фонында әсәрнең күләгәсе бер кырыйга янтаеп төште, эреп юкка чыкты. Һәм мин моңа үкенмим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар