16+

Сезне романтика һәм әкият иле көтә

Республика яшүсмерләр китапханәсендә 3 февральдә, Мәдәният елы кысаларында, 34 нче мәктәп һәм 15 нче Балалар сәнгать мәктәбе филиалы педагогларының һәм укучыларының иҗади эшләре күргәзмәсен тәкъдим итү чарасы узды.

Сезне романтика һәм әкият иле көтә

Республика яшүсмерләр китапханәсендә 3 февральдә, Мәдәният елы кысаларында, 34 нче мәктәп һәм 15 нче Балалар сәнгать мәктәбе филиалы педагогларының һәм укучыларының иҗади эшләре күргәзмәсен тәкъдим итү чарасы узды.

Әлеге күргәзмә «Романтика, фантазия һәм әкият» дип атала. Күргәзмә 34 нче мәктәп, 29 нчы музыка мәктәбе һәм Республика яшүсмерләр китапханәсенең үзара хезмәттәшлеген дәвам итү максатын да күздә тотты. Бу укучыларның танып белү офыкларын киңәйтүгә, аларның төрле яктан үсешенә һәм иҗади эшчәнлекләрен популярлаштыруга ярдәм итә.
Тәкъдим итү программасы «Как прекрасен этот мир, посмотри...» һәм «Китап. Илһам. Картина» дигән бүлекләрдән тора иде. Ул 34 нче мәктәп һәм 29 нчы музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, китапханә укучылары катнашында тантаналы шартларда үтте. Музыка мәктәбе укучылары, Э.Емельянова, Т.Рудакова һәм И.Ферапонтова җитәкчелегендә, бай концерт программасы әзерләгән иде. Анда бүгенге композиторларның вокаль һәм инструменталь әсәрләре яңгырады. 34 нче мәктәпнең рәсем сәнгате укытучысы Светлана Кузнецова күргәзмә экспозициясе белән тыныштырды. 8А классы укучылары Юлия Назарова белән Настя Гнеденкова, үзләренең иҗатлары турында мавыктыргыч итеп кенә сөйләп калмыйча, яшьтәшләрен киләчәккә планнары белән дә таныштырдылар. Технология укытучысы Линуза Рәхмәтуллина һәм аның укучылары күргәзмәдәге эшләр белән танышучыларга тукымага бизәк төшерү һәм салкын батик техникасы серләрен ачты. Ә башлангыч сыйныфлар укытучысы Мария Емелина педагогларның иҗади эшләрен тәкъдим итте. Республика яшүсмерләр китапханәсенең баш китапханәчесе Екатерина Гусева күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясады.
Гомумән алганда, «Романтика, фантазия һәм әкият» экспозициясе үз эченә 40тан артык гаять кызыклы иҗади эшне - чын сәнгать әсәрләрен ала. Алар төрле жанрларга һәм техникага карый.
«Йөз кат ишеткәнче, бер кат күрүең яхшырак», - ди халык мәкале. Республика яшүсмерләр китапханәсендә 3 мартка кадәр күрсәтеләчәк әлеге күргәзмәгә рәхим итегез!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading