Тик бездә ничек? Күп кенә гаиләләрнең табынында тозлы кыяр, тозлы кәбестә, тозлы помидор, тозлы гөмбә, тозлы балык өзелеп тормый. Без тозсыз ашарга мөмкин булган кайбер ризыкларны да, мәсәлән, йомырканы, кыярны, помидорны, тәгәрәткән бәрәңгене дә тоз белән ашыйбыз. Яратабыз шул без аны. Без генә түгел: җир шарында халык елына уртача 20 миллион тонна тоз ашый.
Тозның алтын бәясенә торган заманнары да булган. Рим легионерлары хезмәтенә тоз белән түләгәннәр. Урта гасырда ул бик кыйммәтле ризык булып саналган. Мәҗлесләрдә аны кадерле кунакларга гына биргәннәр. Бу яктан кытайлылар аеруча өлгерлек күрсәткән. Алар тоз кулланучыларга салым салганнар. 1113 елда Русь илендә дә салым салырга тырышып караганнар, ләкин бу халык чуалышларына китергән. Тарихи документлардан күренгәнчә, 1648 елда тозга бәя арту аркасында, Мәскәүдә халык баш күтәрә. Ә 1671 елда Петр I аңа дәүләт монополиясе керткән һәм тоз сату дәүләт карамагына тапшырылган.
Тарихи язмаларда башка кызыклы мәгълүматлар да бар. Мәсәлән, бөек Француз революциясе тоз аркасында килеп чыккан, диләр. Чөнки Франциядә аңа зур салым сала башлаганнар. Закон нигезендә, һәр француз ел саен 7 килограмм тоз сатып алырга тиеш булган. Бу халыкның ачуын китергән - 40 меңнән артык крестьян баш күтәргән. Француз революциясе җиңгәч, салымны бетерәләр. Әмма Наполеон император булып алгач, янәдән тозга салым сала башлыйлар.
Хәзер тозга йод кушып саталар. Бу - без куллана торган аш тозы. Казандагы «Солена» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Татарстан халкын тәэмин итеп тора. Монда аны чит төбәкләрдән алып кайтып, пакетларга тутырып саталар. Гомумән, ул Оренбург өлкәсенең Илецк районыннан да, Пермь өлкәсенең Соликамск шәһәреннән дә, Белоруссиядән дә, Казахстаннан да килә. илдә запас күп, бетәр дип борчыласы юк, ул үзеннән-үзе артып тора икән. Җир шарында тозның якынча 200 миллион тонна запасы бар, диләр. СССРда ул ел саен 25 миллион тонна чыгарылган. Советлар Союзы таркалгач, аның территориясендәге байтак кына тоз ятмалары башка төбәкләрдә калды.
XVII гасыр башында ук Русь илендәге тозның 70 процентын Соликамск биргән. Россия эшмәкәрләренә дә ул күп табыш китергән. Шулар арасында Строгановлар аеруча мактала. Алар тоз сатудан кергән акчага кулъязмалар һәм борынгы китаплар саклана торган китапханә, картина галереялары төзиләр. Шундый игелек күрсәткән Соликамскида тозга бронзадан һәйкәл салалар.
Әлбәттә, диетолог-табиблар тозның чамасын белеп кулланырга киңәш итәләр, шуның белән беррәттән, дәвалау үзәкләре турында искә төшереп торалар. Беренче бөтендөнья сугыш вакытында күп кан югалткан солдатларның кан тамырларына тозлы яңгыр суы салганнар. Аны йөткерүдән дару сыйфатында файдаланганнар. Борынгы греклар, ашаганнан соң, аз гына тоз кабып куйган. Ул ашказаны согы бүлеп чыгаруга булышкан. Табиблар, юкка гына, диңгез кәбестәсе ашарга кушалар дип беләсезме? Анда тоз күп. Шуңа да диңгез кәбестәсен, атеросклероздан саклану чарасы буларак, даими ашарга кирәк. Ул югары кан басымы, диабет белән авырган кешеләр өчен дә файдалы. Ни генә дисәләр дә, тоздан башка эш кыен. Ул аш тәмләткеч кенә түгел, кайвакытта дару урынына да ярап куя шул.
Комментарийлар