Көз җитте... Матур, көтелгән көз. Тик безгә ярап булмый. Көзнең беренче төнендә бераз суытты да вак кына яңгыр ява башлады.
Таныш бер туташ, телефоннан сөйләшкәндә, авыр сулап: «Менә җәй дә бетте инде, яратмыйм суыкны», - дип куйды. Әле бер атна-ун көн элек кенә ул: «Кайчан бетәр инде бу эссе, туйдым, яратмыйм», - дип уфтанган иде. Эссе булса, салкын кирәк, салкынча булса, эссене сагынабыз, булганга шөкер итү ничектер хас түгел бугай безгә.
Авыл кибетендә бер карчыкның сатучыларга: «Нәстәмә дип ул егерме төрле колбасагызны кайтарып тутырдыгыз?» - дип ачуланып торганын күреп аптыраган идем. Әле кайчан гына, бөтенләй үк карчык түгел чакта, шул ук апалар шәһәргә барып сәгатьләр буе колбасага чират торганын да хәтерлим. Аларның әйбер юклыктан зарланганын хәтерлим. Анда да начар иде, бүген дә нәрсәдер ярамый. Брежнев вакытында Сталинны сагындык, Андропов вакытында - Брежневны, Горбачев килгәч, бөтенесен сагындык, Ельцин булганда Горбачевы да ничектер якынга әйләнеп алды. Тәртип көттек. Килде тәртип. Күбебез бу тәртип вакытында да кемнедер сагынырга маташа әле. Колбаса - җаның теләгәнчә, аракы - эчеп бетерерлек түгел, Брежнев вакытында еллар буе чират торып та ала алмаган машиналарны хәзер дәшми торсаң, өеңә китереп кредитка биреп китәләр. Башкасын әйтмим дә инде. Хәзер инде акча җитмәгәннән генә зарланабыз бугай. Тик анысы беркайчан да җитмәгән һәм җитмәячәк бер нәрсә бугай. Чөнки акча дигән нәрсә синдә никадәр генә күп булса да, башка берәүдә барыбер күбрәк булачак. Шуңа җитми ул. Җитмәячәк тә.
Уйланып, язгалап-сызгалап утыра торгач, өйдә тәмәке бетеп киткән икән. Бөтен кесәләрне дә актарып та бер генә сигарет та тапмагач, ятып йоклармын дигән идем - булмады. Озак азапландым. Психландым, Марат Кәбиров әйтмешли. Яшисе килми башлады. Түзмәдем, киенеп, яңгырлы көзге төнгә чыгып киттем... Ә тышта үзе җылы, үзе матур, рәхәт яңгыр ява. Берәм-сәрәм кешеләр, сирәк машиналар. Дымлырак, тик назлы көз җиле исә. Тәүлек буе эшли торган кибеткә кереп, тәмәке алдым, бар да җайланды. Кәеф күтәрелде, урамнан үткән машиналар да утлары белән миңа күз кыскандай тоела башлады. Тормыш чыннан да рәхәт икән бит!
Булганына шөкер итәр өчен безгә әз генә булса да нидер җитми торуы кирәк, күрәсең. Шул дәвалый.
Төнге бер тулып киткән иде инде. Теге таныш туташка шалтыраттым. «Берәр нәрсә булдымы әллә?» - ди. «Булды! Беләсең килсә, тугыз айдан - җәй җитә!»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар