16+

Тукай кәзәнкәдән чыксын иде

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры бинасы артындагы Габдулла Тукай һәйкәле янына күбебез елга бер мәртәбә булса да барып, Шигырь бәйрәмендә катнашырга тырыша. Барлык төрки дөньяга күптән танылган, халыклар тарафыннан ихтирам ителә торган олуг, бөек шагыйрь өчен ошбу урын һич туры килми шикелле. Мич артындагы кәзәнкәдә үпкәләп торган...

Г.Тукай һәйкәлен безнең заманда «Ленин бакчасы» дип йөртелгән матуррак урынга, яшеллекләр, чәчәкләр арасына күчереп куярга кирәк. Биредә университет, консерватория, театр, энциклопедия институты бик якын. Гел яшьләр, укытучылар, галимнәр, хәтта чит ил кешеләре йөри торган мәдәни үзәк дип әйтергә була. Ә театр артындагы тыкрыкка махсус рәвештә кем барсын соң? Бакча бакча инде ул, шагыйребез яраткан, кодрәт ала торган урын. Юл өстендә тузанланып торган А.С.Пушкин һәйкәлен дә шунда ук куеп буладыр. М.Ю.Лермонтовка да бер урын табылса, чып-чын шагыйрьләр бакчасына әйләнәчәк бит!
1908 елда язган «Җавап» исемле шигырендә шагыйребез үзе дә шуны теләгән кебек:
«Шигъре Лермонтов вә Пушкин - олуг саф диңгез ул,
Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай - өч йолдыз ул».
Ә театр янындагы Тукай һәм Пушкин һәйкәлләре урынына алар язган әкиятләрдән сыннар композициясе урнаштыру шәһәребезгә матурлык, кызыксыну өстәр иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading