16+

Тынгы белмәс җан бит ул

Тынычлык бистәсендәге «Тынычлык» мәчетенең төзелә башлавына быел 20 ел инде. «Тынычлык» мәчетендә имам хатип Камил хәзрәтнең хуҗалык эшләре буенча ярдәмчесе - мәчетебезнең рәисе Рамил әфәнде мәчетебезне, аның тирә-юнен төзек, матур тотар өчен һәрдаим үзенә борчу, ә мәчетебез өчен бик тә мөһим эшләр табып тора.

Тынгы белмәс җан бит ул

Тынычлык бистәсендәге «Тынычлык» мәчетенең төзелә башлавына быел 20 ел инде. «Тынычлык» мәчетендә имам хатип Камил хәзрәтнең хуҗалык эшләре буенча ярдәмчесе - мәчетебезнең рәисе Рамил әфәнде мәчетебезне, аның тирә-юнен төзек, матур тотар өчен һәрдаим үзенә борчу, ә мәчетебез өчен бик тә мөһим эшләр табып тора.

Халыктан җитәр-җитмәс кенә җыелган акчаларга төзелгән мәчетебездә әледән-әле яңа мәшәкатьләр булып тора. Моннан берничә еллар элгәре мәчетебезнең җылыту системасы начар эшли башлады. Гыйнвар суыклары яхшы ук сизелде, мондый көннәрдә картлар, «салкынча», дип зарланалар иде.
Рамил, кирәкле эшмәкәрләрне табып, җылыту системасын яңартуга иреште. Хәзер мәчетебездә җылы, ә газ өчен түләүләр кимеде. Бәдрәфләребез хәрабә хәлдә дип әйтерлек булмасалар да, хәзерге көн таләпләренә җавап бирмиләр иде инде. Хәзер алары да ялт итеп тора.
Инде 20 ел эчендә түбә калайлары да ачылган, түшәмгә су үтә башлаган иде. Көннәр шактый матур торган арада түбәнең искесен сүтеп, яңасын ясап та куйдылар инде. Калайлары ялгаусыз, кәрнизләре күз явыңны алырлык матур булды.
Аллаһы Тәгалә бу егеткә исәнлек-саулык, эшендә һәм шәхси тормышында зур уңышлар насыйп итсә иде. Әле тагын бер җаваплы-саваплы яңалык керде бит безнең мәчетебезгә. Бу елларда Рамазан ае эссе, бик тә озын кояшлы көннәргә туры килү сәбәпледер, күп кенә дини гаиләләрдә шактый катлаулы хәл килеп туды. Рамазан айларында гомер-гомергә авыз ачтырырга кунаклар җыючы, зур табыннар әзерләүче апаларыбыз үзләре олыгая төштеләр. Шуңадыр, көне буе ураза тотып, төнен кунаклар сыйлау аларны бераз куркытты. Тик алар Рамазан аен авыз ачтырусыз күз алларына дә китерә алмыйлар үзләре. Шунда, ифтар ашларын мәчеттә үткәреп карасак, ничегрәк килеп чыгар икән, дигән уй килде. Мәчетебездә узган ел ук, ай буе диярлек, ифтар ашлары үткәрә башладык. Һәм бу ысул күпләргә ошап китте. Савабы бер үк, ә өйдә бернинди мәшәкате юк бит, ә?!
Менә инде быел да әллә ничә кеше мәчеттә авыз ачтырды. Мәчетебезнең беренче катында кимендә 60 кеше утырырлык өстәл әзерлибез. Савыт-саба, аш-су җиһазларыбыз да, шушы бик тә кирәк, бик тә җаваплы эшне башкаруда пешекчеләребез дә җитәрлек. Рамазан аеның көннәре җитешмәгән очракларда ике кеше бер булып та ашлар уздырабыз. Бабайларыбыз сирәкләнә барса да, намазга, мәчеткә йөрүчеләр арта гына бара. Шунысы куандыра, бу балалар, яшьләр хисабына.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading