16+

Ышаныч телефоны

- Әлү, исәнмесез. - Исәнмесез, хәерле көн. - Ни... бу ышаныч телефонымы? - Әйе, бу - аноним ышаныч телефоны. - Нәрсә дигән сүз соң ул аноним? - Сезнең безгә чылтыратканыгызны берәү дә, шул исәптән без дә белмәячәкбез дигән сүз. - Хатын да белмәячәкме? - Хатыныгыз да белмәячәк. - Ә нәрсә...

Ышаныч телефоны

- Әлү, исәнмесез. - Исәнмесез, хәерле көн. - Ни... бу ышаныч телефонымы? - Әйе, бу - аноним ышаныч телефоны. - Нәрсә дигән сүз соң ул аноним? - Сезнең безгә чылтыратканыгызны берәү дә, шул исәптән без дә белмәячәкбез дигән сүз. - Хатын да белмәячәкме? - Хатыныгыз да белмәячәк. - Ә нәрсә...

- Әлү, исәнмесез.

- Исәнмесез, хәерле көн.

- Ни... бу ышаныч телефонымы?

- Әйе, бу - аноним ышаныч телефоны.

- Нәрсә дигән сүз соң ул аноним?

- Сезнең безгә чылтыратканыгызны берәү дә, шул исәптән без дә белмәячәкбез дигән сүз.

- Хатын да белмәячәкме?

- Хатыныгыз да белмәячәк.

- Ә нәрсә сөйләргә ярый?

- Бөтенесен дә.

- Минем күрше самагун куя, аны сөйләргәме?

- Сөйләгез.

- Юк, сөйләмим, самагуны яхшы, үзем дә алгалыйм. Ә икенче күрше беренче күршенең хатыны белән йөри, аны сөйләргәме?

- Сөйләгез.

- Юк, күршеләрне сугыштырып булмый инде. Өйгә ут төртүләре бар. Ә тагын нәрсә сөйләргә?

- Наркоманнар турында сөйләгез.

- Ә култык астына сибә торган нәстә эчүче ул наркоманмы?

- Юк, наркоман түгел.

- Алайса, безнең авылда наркоманнар юк икән. Тагын ни турында сөйләргә?

- Закон бозу турында сөйләгез.

- Ә нәрсә соң ул закон?

- Закон ул - бөтен кеше дә буйсынырга тиешле әйбер.

- Ә-ә, алайса хатын кебек нәрсә икән. Бездә хатыннар, буйсынсаң, баш төзәтергә бирә. Ә закон ни бирә? Сыерларга фураж бирәме?

- Юк, закон ул - закон. Сез сүзне читкә бормагыз, закон бозу турында сөйләгез.

- Ә мин президент су­рәте төшкән трусик киям. Хатын базардан алды. Бу закон бозумы? Ә күрше Галәви ана дуңгызына Конституция дип исем кушты. Озакламый ул аны суеп сата. Бу закон бозумы? Ә Галәвинең хатыны, бу хөкүмәт ... фәлән җиремә дә салым салмас микән, ди. Бу да закон бозумы? Ә мин, гомумән, бу ил Галәви хатынының фәлән җиренә дә ярамый дим. Бу закон бозумы? Ә? Нигә дәшмисез.

- Дәшәбез.

- Нәрсә дәшәсез?

- Киенегез дә чыгыгыз. Сезне машина көтә.

- Нинди машина?

- Хатыныгыз, Галәви һәм Галәвинең хатыны утырган машина.

- Ә кая барабыз?

- Законның нәрсә икәнен аңлата торган җиргә.

- Әлү...

Карикатура: Александр Алешин/chayan.su

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading