Нигә шулай икән: Ходай кемгәдер бәхетне өеп бирә, ә кемдер бер телем икмәк өчен күпме тилмерә. Кемдер, үпкә чире белән авырып, рәхәтләнеп бер иркенләп сулыш алырга тели, ә кемдер бирелгән саулыгын сигарет, табак, кальян төтене арасында туздыра. Кемдер менә, бала алып кайта алмыйча, «әни» булырга хыялланып гомер уздыра; шул ук...
Филология фәннәре докторы профессор Резеда ханым Ганиеваның кызын исенә төшергән саен, йөрәге сикерә башлый. Ул үзенең ике баласына гына түгел, алтмышар, җитмешәр студентка ана була алырлык олы йөрәкле кеше. Кулыннан килмәгәне юк. Бик күпләргә терәк, таяныч зат.
Күп нәрсәгә каршы барып була, тик язмышка гына түгел. Үсеп, буйга җиткән, яңа гына тормыш корган, үзе дә инде әни булырга җыена дип тә тормады, тап-таза, сау-сәламәт килеш, тыныч кына йөргән җиреннән тартты да алды йөрәк парәсен.
Аның студентлары кемнәр генә булып бетмәгән, кайсы кайда эшли. Берсе әнә журналистика белән шөгыльләнә. Артык нечкә күңелле, ахры, укытучысының сызлаган йөрәген үзендә тоя алырлык булгач, ни дисең инде тагын. Әнә, лекция вакытында Резеда ханымны бүлеп, Төрекмәнстаннан конференциядә чыгыш ясап кайткан хезмәттәше профессор Хатыйп ага Миңнегулов килеп керә дә юлында күргәннәрен сөйли. Резеда ханымга кечкенә генә бүләк тә алып кайткан. Кәрәзле телефон тышлыгы. Традицион төрки бизәкләр белән чигелгән гади генә тышлык аның күзеннән яшь китерә. Студентлар да аптырый бу минутта: кечкенә бүләк өчен дә шулай шатланып булсын инде. Ә эш башкада икән: үлеме алдыннан кызы биргән телефонны саклау өчен бирелгән бүләк аңа кадерле булыр. «Хәзер менә кайтырмын да телефонны шунда салып куярмын. Һәм «кызымның шалтыратуын» көтеп яшәрмен», - дигән сүзләрдән соң, кайберәүләр күз яшьләрен тыя алмады. Аудиториядә дә төрле студентлар утыра, кайсының әтисе яшьли гүр иясе булган, кайсы ана назыннан мәхрүм булып үскән... Ә Гөлия, күңелдәге хисләрен тыя алмыйча, аларны ак кәгазьгә күчерә иде:
«Аһ вакытсыз өзелгән гомер... Ялгышлык белән өзелгән гомер... Менә хәзер хәтернең соңгы көннәренә кадәр йөрәкне телгәләп, бәгырьне өзгәләп, күзләрдән сагыш яшьләре агызачаксың син. Һәр яфрак кыштырдавы синең тавышыңны юксындырачак, һәр шәрә агач синең җансыз гәүдәңне искә төшерәчәк, ишектәге һәр кыңгырау синең кайтуыңа өмет тудырачак, телефонның һәр чыңы синнән хәбәр көтәчәк... Белә, акыл белән аңлый Ана: аннан хәбәр итмиләр, аннан шалтыратмыйлар, аннан кире кайтмыйлар. Ләкин йөрәк көтә, төшләрдә генә булса да кайтуын, «Әнием бәгърем мин кайттым, бүтән беркайчан да ташламам сине, кадерлем минем!» - диюен көтә.
«Әй бала, бала! Йөрәкләргә мәңге төзәлмәс яра салдың да киттең. Инде ничәнче көз синнән башка килә. Ләкин йөрәкнең генә бер минутка да сине уйламыйча типкәне юк. Шул газиз баласы белән бер сөйләшер, аның тавышын ишетер өчен әллә ниләр бирер иде ана».
Җир йөзендә йөрәк парәңне соңгы юлга озатудан да авыр кайгы юктыр, йа Хода! Моны бары үз җилкәсендә татыганнар гына аңлый ала. Сабырлыгын-түземлеген дә бир син аларга, и кодрәт иясе!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар