16+
17 октябрь 2026, 01:21 #ФОТО

Радик Сабиров истәлегенә: туган авылында музей экспозициясе ачылды

Аксубай районының Яңа Үзи авылында күренекле журналист, "Шәһри Казан"ның элекке мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Радик Рәшит улы Сабировны искә алу чаралары узды.

Яңа Үзи мәдәният йортындагы музейда танылган якташыбызга багышланган экспозиция ачылды. Истәлекле чарада Радик Сабировның якыннары, туганнары һәм авылдашлары катнашты.

Шулай ук авылның яңа мәчетендә җомга намазыннан соң Радик Рәшит улының рухына багышлап Коръән мәҗлесе узды.

Радик Рәшит улының якты истәлеге күңелләрдә саклана. Урыны оҗмахта, рухы шат, туфрагы җиңел булсын! Укылган догалар, уздырылган мәҗлесләр кабуллардан булсын!

Мөһим

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар