16+
01 сентябрь 2026, 08:06 #ФОТО

Республика көненнән фоторепортаж

Кичә Республика көнен гөрләтеп бәйрәм иттек!

Татар моңнары яңгырап, гармуннарда татар көйләре уйнап, Тинчурин театрыннан Кабан күле буйлап Камал театрына кадәр күңелле гармунчылар йөреше узды. 🎶

Гармунчылар сафында Казаннан, республикабызның төрле районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән килгән вәкилләрне күрергә мөмкин иде.

Бер көйгә кушылып, бер моң белән бәйрәм итеп, татар мәдәниятенең, теленең һәм традицияләренең көчен тагын бер кат тоеп яшәдек. ❤️

Казан урамнарында яңгыраган гармун моңнары күңелләрдә озак саклансын!

Дамир Бәдриев фотолары 

 

Мөһим

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар