16+

«150 миллионлык трамвайда утырып карадым»

Наталья Карачёва бик тә романтик һөнәр иясе, әмма үзе, бер романтикасын да күрмим, ди.

«150 миллионлык трамвайда утырып карадым»

Наталья Карачёва бик тә романтик һөнәр иясе, әмма үзе, бер романтикасын да күрмим, ди.

Ул быел сентябрь ахырында узган һөнәри бәйгедә Чаллының иң оста трамвайчысы булып танылды. Биш кенә ел стажы булган бу ханым 30 ел трамвай йөртүчеләрнең дә борынына чиерткән.

Трамвай йөртүче күпме хезмәт хакы ала?

- Наталья, ничек трамвай йөртүче булып киттегез?
- Кайчан да булса трамвай йөртермен, дип башыма да китермәдем. Озак кына җәмәгать туклану өлкәсендә официант, бармен, администратор булып эшләдем. Улыма 1 яшь 7 ай тулгач, балалар бакчасына урнаштым. «Электротранспорт»та эшләгән ирем трамвай йөртергә тәкъдим иткәч, ризалаштым. Бер ел курсларда укыдым. Төркемдәге 25 кешенең барысы да хатын‑кыз иде, икесе, төрле сәбәпләр аркасында, укуны тәмамлый алмады. Хәзер курслар күпкә кыскарак. Ә без көн саен иртәнге сигезгә килеп, көндезге өчкә кадәр утыра идек. Күбебез укудан соң кондуктор булып та эшләде. Иртән баланы бакчага илтәсең дә курсларга чабасың. Озак укыганыма үкенмим, аның каравы, бөтен нәрсәне җиренә җиткереп өйрәттеләр.

- Ни өчен трамвайда күбесенчә хатын‑кыз эшли икән?
- Ирләргә күбрәк хез­мәт хакы кирәктер. Тагын шул ягы да бар: безнең коллективта күбесенчә хатын-кызлар булганлыктан, хәләл җефетләре үз ирләрен андый урынга җибәрергә куркадыр. Трамвайчыларның уртача хезмәт хакы - 18 мең сум, стажга, сәгатьләр санына карап, кемгәдер күбрәк, кемгәдер азрак чыга.

- Беренче эш көнегезне хәтерлисезме?
- Хәтерлим, бер куркынычы да булмады. Аңа кадәр ай буе стажировка уздык. Кайбер остазлар, стажерларны ял иттерү өчен, үзләре йөртеп алган, ә минеке бөтен эшне үземә ышанып тапшырды.
Соңгы бер елда 12шәр сәгать - иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр эшлим. Тукталыш исемнәрен үзем әйтергә яратам. Дөрес, кемдер минем белән бәхәсләшер, автоәйткечтә дикторлар, куелган тавыш белән, аңлаешлы, төгәл әйтә. Тамагыма салкын тисә генә автоәйткечне кабызып куям.

- Трамвай юллары ике якка аерылганда, һаман да лом күтәреп, укларны үзегез күчерәсезме?
- Автомат рәвештә күчерелергә тиеш. Тик кар яуса, уклар тыгылып, үзеңә чыгарга туры килә. Күптән түгел лом белән бик озак маташып та, максатыма ирешә алмагач, ир‑ат пассажир чыгып, ярдәм итте. Икәүләшеп көч‑хәл белән күчердек. «Йә Хода! Ничек сез монда эшлисез?!» - дип гаҗәпләнде ул.

«Трамваем рельслардан чыкты»

- Берничә ел элек Чаллыга яңа трамвайлар кайтарткан иделәр. Искеләре белән чагыштырганда, аерма нинди?
- Үзебезнең һәм чит ил машинасын чагыштыр­ган кебек. Мин машина да йөртәм, шуңа күрә аерманы сизәм. Яңа трамвайда җылы, талгын гына хәрәкәт итә, ә искеләре селкенеп бара. искергән трамвайларны депода ремонтлап торалар. Яңаларының һәркайсы 15 миллион сум. Баштарак йөртергә шүрләп тә тордым.

- Сез көне буе кабинада, кондуктор - салонда. Кай арада аралашырга өлгерәсез?
- Сменага ике тапкыр 20шәр минут ял итеп алабыз, буфетта тамак ялгаганда аралашабыз. Кондукторым Мөслимә апаны беркемгә дә бирмим, ул бөтен нәрсәгә күз‑колак булырга өлгерә. Кайвакыт пассажирларның чыкканын, кергәнен күреп бетермәскә мөмкинмен, андый чакта кондуктор ярдәмгә килә. Иске вагоннарның ишек­ләре хәтәр бит, бер кыссамы...

- Бала‑чага хәзер дә кышын трамвай артына тагылып йөриме?
- Ничек кенә. Алар белән берничек тә көрәшеп булмыйдыр. Тукталышта үсмерләр җыйнаулашып басып торса, инде чамалыйм: рельска йә таш, бомбочка куйганнар, йә тагылырга телиләр. Берсендә, күпер астына кергәндә, бомбочка шартлап, кайтавазы бик көчле булды, пассажирлар куркуга калды. Трамвайны туктатып, халыкны тынычландырдым. Рельсларга карап барабыз, депоның юл хезмәте дә аларны гел тикшерә.
Беренче ел эшләгәндә өстәмә вагон тагылган трамваем рельслардан чык­ты. Чатта вагонның беренчесе завод, икенчесе шәһәр ягына китте. Беркем зыян күрмәде, трамвай сәгатенә ике километр тизлек белән барды. Транспортның рельстан нәрсә аркасында чыкканын беркем ачыклый алмады. Авария хезмәте килеп, трамвайны күтәргәч, эшемне дәвам иттердем.

- Трамвайчыга нишләргә ярамый?
- Телефоннан сөйләшергә, радио тыңларга, игътибарны читкә юнәлтергә. Кешеләрне, тирә-­якны, машина йөртүчеләрне күзәтергә яратам. Ярамый дигәннән, никадәр эссе булса да, кыска майка, итәк, шорты кию тыела. Өч сантиметрга кадәр үкчә рөхсәт ителә, аны соңгы мәртәбә кайчан кигәнемне хәтерләмим дә. Кроссовкалар киям дә чыгып чабам.
Агрессив, дуамал кешеләр дә очрый. Кондук­торымны рәнҗеткәндә, минем дә күңелгә тия, ишетеп торам бит. Кәефе булмаса, кеше үзенең ачуын кондукторга чыгара, ә ул каршы әйтә алмый. Кабинага кереп, мине дә сүгәләр әле.

«Барыбер минем трамвайны көтәләр»

- Иң оста трамвайчы конкурсы ничек үтте?
- 21 кеше катнашты. Хезмәт күрсәтү культурасы, тукталышларны игълан итү, пассажирларның хокуклары, бурычларына кагылышы сорауларга җавап бирдек. 2013 елда икенче урынны алган идем. Ул елда бөтенроссия конкурсы Волгоградта үтәргә тиеш иде, әмма шәһәрдәге теракт аркасында, ике елга кичектерелде. Беренче урынны алучы декретка китеп, быел июнь аенда Самарадагы илкүләм конкурс­та, Чаллы данын яклап, 38 кеше арасында 9 нчы, аерым номинациядә беренче урынны алдым. Арабызда 11 ир‑ат та булды. Гомумән, соңгы арада безгә дә эшкә ирләр килә башлады. Быел шәһәрдә беренче урынны алып, 2017 елда үтәчәк бөтенроссия конкурсына инде бүгеннән әзерләнә башлаячакмын.
Чаллыда трамвайлар юл кырыеннан йөри, ә Самарада, Казандагы сыман, юл уртасыннан. Самарада 150 миллион сумлык трамвайның эченә керергә насыйп булды, космик корабка охшаган. Ул вакытта трамвай эшсез тора иде, хәзер инде шәһәр буйлап йөри.

- Такси, метро, автобус, троллейбус трамвайдан күпкә тизрәк хәрәкәт итә. Ничек уйлыйсыз, трамвай якын киләчәктә кулланыштан төшеп калмасмы?
- Юк, аның киләчәге бар. Мин менә Чаллыдагы маршруткаларга каршы, алар кечкенә, әйләнеп капланса, чыга алмаячаксың. Шоферлар юл йөрү кагыйдәләрен санга да сукмый. Тукталышта әби-бабайлар гына басып торса, туктамыйлар. Трамвайда күбесенчә өлкәннәр йөри, яшьләр гел ашыга. «Сезнең трамвай озак кыймылдый. Маршруткада барсам, күптән кайтып җитәр идем», - дип уфтаналар.

- Берзаман Казанда кызыл автобусларга һөҗүм барган иде, кичләрен тәрәзәләренә аттылар...
- Безнең трамвайларга да аталар, нидер ыргыталар, рәсем ясыйлар. Былтыр, караңгы төшкәч, минем вагонга да яныбыздан үтеп барган машинадан аттылар. Чыгып карасам, тәрәзәдә тишек. Пассажирларны башка трамвайга утыртып, депога кайттым да вагонны алыштырдым. Кай арада рәсем ясарга өлгерәләр, диген? Юылмый да бит әле. Хәзер бөтен җирне чуарлыйлар: тукталышларны, җир асты кичүләрен, коймаларны...

- Даими пассажирларыгыз бармы?
- Заводта эшләүчеләр белән бер-беребезне таныйбыз, исәнләшәбез. Мин­нән берничә минут алдан нәкъ шундый маршруттагы трамвай үтсә дә, даими пассажирлар барыбер минекен көтеп, үз урыннарына кереп утыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading