16+

Агросәнәгать паркы 11 майда ачыла

«Казан» агросәнәгать паркының ачылышы 11 майга билгеләнгән. Җиңү Проспекты һәм Аграрная урамнары киселешендә урнашкан парк ишекләрен иртәнге 8.00 сәгатьтә ача дип белдерә «KZN. RU» сайты. Татарстан халкы биредә арзан бәядән авыл хуҗалыгы продукциясен алу мөмкинлегенә ия булачак. Авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр сатып алучылар игътибарына сөт продуктларының, бал, бөртеклеләр, кондитер эшләнмәләренең...

«Казан» агросәнәгать паркының ачылышы 11 майга билгеләнгән. Җиңү Проспекты һәм Аграрная урамнары киселешендә урнашкан парк ишекләрен иртәнге 8.00 сәгатьтә ача дип белдерә «KZN. RU» сайты. Татарстан халкы биредә арзан бәядән авыл хуҗалыгы продукциясен алу мөмкинлегенә ия булачак. Авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр сатып алучылар игътибарына сөт продуктларының, бал, бөртеклеләр, кондитер эшләнмәләренең киң ассортиментын тәкъдим итәргә җыена. Паркның ачылышы көнендә «Җиңү Проспекты» метросы тукталышыннан Агросәнәгать паркына кадәр 20 минут интервал белән түләүсез автобуслар йөреп торачак.
Агросәнәгать паркының төп максаты - республиканың авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрен авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм сату өчен кирәкле матди-техник база белән тәэмин итү. Бу парк авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендәге технологик комплекс булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading