9 декабрьдә илебез Ватан геройлары көнен билгеләп үтте. Бу көнне республика һәм ил күләмендә төрле чаралар узды.
Скопировать ссылку
9 декабрьдә илебез Ватан геройлары көнен билгеләп үтте. Бу көнне республика һәм ил күләмендә төрле чаралар узды.
Мәскәүдә узган тантаналы чарада Татарстан делегациясе дә катнашты.
Мәңгелек дан
Казанда исә тантаналы чара Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында үтте. Республикада яшәүче каһарманнарны котларга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич та килгән иде.
- Ватан геройларының ил өчен кылган батырлыкларын бәяләп бетереп булмый. Яу кырында, галәм киңлекләрен ачканда, җитештерү һәм авыл хуҗалыгы тармагында эшләгәндә бу кешеләр безнең илне данлап кына калмады, алар яшь буынны тәрбияләүче традицияләр барлыкка китерде. Батырлыклар югалтусыз булмый. Яу кырында ятып калган геройларыбызның исемнәре гасырлар дәвамында хәтер тарихында уелып калсын өчен, без барысын да эшлибез. Батырлык кылып, алар безнең халыкның көчен тагын бер кат дәлилләде. Хәзер аларның тарихын яшь буынга җиткерү мөһим, - дип белдерде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та республика халкын олы бәйрәм белән тәбрик итте.
- Бүген без каһарманнарыбызны искә алабыз. Сезнең кылган гамәлләрегез, вакыт үтсә дә, үз дәрәҗәсен югалтмаячак. Бу кешеләр барысы да илебезнең куркынычсызлыгын ныгыту өчен бик күп нәрсә эшләде. Алар Ватанга хезмәт иткәндә һәр кешенең дә роле мөһимлеген үз мисалында дәлилләде. Батырларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, республикада урам исемнәре бирелә, хәтер аллеялары барлыкка килә, мемориаль такталар куела, кадет мәктәпләре аларның исемен йөртә, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Тәбрикләү сүзләреннән соң, илебезнең азат һәм бәйсез булуы өчен көрәшеп, яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан иттеләр.
Залда батырлардан тыш, каһарман исемен һәлак булганнан соң алган сугышчыларның якыннары, бу көннәрдә армия сафларына хезмәт итәргә китәчәк армиягә чакырылучы яшь егетләр дә бар иде. Яшьләр, сәхнәгә менеп, геройлар алдында илне сакларга, хезмәтенә, офицер намусына тугры булып калырга ант итте.
Кем син, каһарман?
Инде искәрткәнебезчә, Мәскәүдәге зур чарада республикадан Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән Россия Герое Александр Супонинский катнашты. Олы юлга аларны «Молодая Гвардия« активистлары һәм Казан Суворов көллиятенең барабанчылар взводы озатты. Геройлар башкалада төрле мәдәни чараларда катнашты. Россия Президенты Владимир Путин һәм Һава десанты гаскәре командиры, генерал-полковник Владимир Шаманов белән очрашты.
Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов турында без бер генә тапкыр язмадык инде. Әлеге исемгә ул 17 яшендә лаек була.
Борис Кузнецов
- Ватан Геройлары көне безнең өчен мөһим, зур дәрәҗәгә ия вакыйга, - ди ул. - Ул көнне без фронтовик дуслар, танышлар белән очрашабыз, сугыш елларын искә төшерәбез. Мин Казанда да, республикадан тыш та, бик күп чараларга йөрим. Кешеләр алдында чыгыш ясыйм. Бигрәк тә яшьләр сокландыра. Мәктәп укучылары тын да алмый авызга карап тора. Шул вакытта күздән яшь килә хәтта. Мондый яшьләр һәм шундый киләчәк өчен сугышканга мин бер дә үкенмим.
Александр Супонинский Россия Герое исемен йөртсә дә, шактый тыйнак булып чыкты.
Александр Супонинский
Мәскәүгә барганда орденнарын да күкрәгенә такмаган иде, «Поездда югалтырга куркам», - дип, кыюсыз гына елмайды ул. Александр Чечня сугышында катнашып, күрсәткән батырлыклары өчен 2000 елда Россия герое исеменә лаек була. Ул - Чечня республикасы, Шатой районы, Улус-Керт авылында 776 нчы биеклектә дошман белән көрәшкән мәлдә исән калган алты солдатның берсе. Яу кырында аның 84 хезмәттәше ятып кала. Бу вакыйгалар «Шестая рота» нәфис фильмында сурәтләнгән. Александр бүгенге көндә Әлмәттә яши.
- Мондый исемне йөртү зур дәрәҗә. Балаларым минем белән горурлана. Алар өчен үрнәк әти булырга кирәк, - ди ул.
Россиянең Татарстанда яшәүче тагын бер каһарманы Газинур Хәйруллинның да батырлыгы фильм итеп төшерелгән.
Комментарийлар