16+

Авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Шушы көннәрдә алдынгы игенчеләр һәм кыр батырлары, сыер савучылар, механизаторлар һәм тагын бик күп авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгенә җыелды.

Авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Шушы көннәрдә алдынгы игенчеләр һәм кыр батырлары, сыер савучылар, механизаторлар һәм тагын бик күп авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгенә җыелды.

Биредә тиздән билгеләнеп үтәчәк Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан (быел ул 14 октябрьгә туры килә) ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү мәҗлесе булды. Бәйрәм чарасында шулай ук ТРның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты.
Рөстәм Миңнеханов барлык авыл хезмәтчәннәрен, әлеге тармакның ветераннарын, район һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен бәйрәм белән котлады һәм: «Быелгы ел җиңел булмады, шулай да җайга салынган һәм төгәл эш, тырышлык ярдәмендә без бөртеклеләрдән 3 млн тонна уңыш җыеп алдык», - диде. Ул шулай ук, быел республика сөт һәм яшелчә белән дә тәэмин ителгән, дип билгеләп үтте.
«Авыл ул - мәдәният һәм гореф-гадәтләрнең нигезе дә. Без моны онытмаска тиеш. Бүгенге көндә авылга ярдәм буларак гамәлгә ашырыла торган программаларыбыз да зур әһәмияткә ия. Без эре агрохолдингларга ярдәм күрсәтәбез, шәхси хуҗалыклар, фермерлар белән актив эш алып барабыз», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, җитештергән продукцияне сату өчен дә мөмкинлекләр булырга тиеш. Һәм тиздән ачылачак Агросәнәгать паркы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен базарлар белән тәэмин итүнең мисалы булып тора.
Бәйрәм чарасында ТР Президенты алдынгы хезмәткәрләргә ТР Дәүләт бүләкләрен дә тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading